-
Мисал аша фаш итүҖирдә яшәгән иң бөек кеше
-
-
«Хезмәтчеләр» — пәйгамбәрләр. Аларны «хуҗа», Йәһвә Аллаһы, үзенең «йөзем бакчасындагы» «йөзем үстерүчеләргә» җибәреп тора. «Йөзем үстерүчеләр» — Исраил халкындагы җитәкчеләр, ә халык — Изге Язмаларда ачыкланганча, Аллаһының «йөзем бакчасы».
-
-
Мисал аша фаш итүҖирдә яшәгән иң бөек кеше
-
-
Шулай итеп алар үзләре дә абайламыйча үзләренә хөкем чыгара, чөнки алар да Йәһвәнең «йөзем бакчасында», Исраил халкында, «йөзем үстерүчеләр» санына керә. Йәһвә андый «йөзем үстерүчеләр» җимеш китерер дип көтә, ягъни үзенең Улына, чын Мәсихкә, иман итәрләр дип өметләнә. Әмма алар андый җимеш китерми, шуңа күрә Гайсә аларга болай ди: «Язмаларда [Мәдхия 117:22, 23 тә]: „Төзүчеләр кире каккан таш — ул иң мөһим почмак ташы булып китте. Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“,— диелгән. Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы? Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк. Һәм шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк, ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».
-