Мәңгелек тормышка ага торган чишмә
«Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк». (ЯХЪЯ 4:14)
«КИНӘТ ай артыннан... ялтырап торган аксыл-зәңгәр асылташ килеп чыга. Зәңгәрсу төстәге нәфис планета әкрен генә җилфердәп торган нәзек ак тукыма белән бизәлгән. Бу планета тирән, кара, серле диңгездәге ашыкмыйча күтәрелгән кечкенә энҗегә охшаш». Мондый шигьри сүзләр белән астронавт Эдгар Митчелл космостан күргән Җирне сурәтләгән.
Ни өчен безнең планетабыз шулай ялтырап тора? Су аркасында, ул җирнең дүрттән өч өлешен диярлек каплый. Ул безнең планетабызны матурлый һәм шулай ук җирдәге тормыш өчен кирәк. Мәсәлән, кеше тәненең 65 проценты судан тора. Шуңа күрә су турында «Британника энциклопедиясе»ндә болай дип әйтелә: «Ул тормыш өчен бик мөһим, чөнки үсемлекләрдә һәм хайваннарда булган һәр процесста диярлек катнаша».
Җиргә суны беркайчан да өстәп торырга кирәкми, чөнки җирдә булган су һәрвакыт чистарып тора. «Уорлд бук» энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Без кулланган суның һәр тамчысы диярлек кире океаннарга әйләнеп кайта. Анда ул кояш ярдәмендә парга әверелә. Аннары ул яңгыр булып җиргә төшә. Су кат-кат кулланыла. Һәм ул беркайчан да бетми». Якынча 3000 ел элек бу искиткеч процесс турында Изге Язмаларда болай дип язылган булган: «Барлык елга-сулар диңгезгә коя, әмма диңгез тулып ташымый; сулар кабат башланган җирләренә әйләнеп кайта, яңадан инеш-елга булып ага башлый». Әйе, суның табигатьтә өзлексез әйләнеше — искиткеч могҗиза! (Вәгазьче 1:7).
Су тормыш өчен бик мөһим һәм ул беркайчан да бетми, шуңа күрә аның турында Изге Язмаларда 700 тапкырдан күбрәк әйтелүе безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Изге Язмаларда еш кына суның искиткеч сыйфатлары — бигрәк тә чистартырга сәләте һәм яшәү өчен кирәкле булуы — рухи әйберләрне күрсәтер өчен кулланыла (Ишагыйя 58:11; Яхъя 4:14).
Изге Язмаларның чистартырга сәләте
Исраиллеләр һәрвакыт су белән юынганнар һәм киемнәрен юганнар, шуңа күрә алар физик чисталыклары белән билгеле булган. Гадәттә, кешегә ашар өчен өйгә кергәндә аякларын юарга кирәк булган (Лүк 7:44). Исраиллеләр үзләрен һәм үз әйберләрен чисталыкта тотканнар, әмма алар шулай ук суны йола буенча юыныр өчен кулланганнар. Изге чатырда хезмәт иткән руханилар үзләрен һәм үз әйберләрен еш юарга тиеш булган (Чыгыш 30:18—21). Соңыннан Сөләйман Иерусалимның гыйбадәтханәсендә бакырдан «коелма диңгез» ясаган. Аңа 44 000 литр су салганнар һәм чисталык турындагы Аллаһы Канунының таләпләрен үтәр өчен бу җитәрлек булган (2 Паралипоменон 4:2, 6). Суның мондый кулланылуы бүгенге мәсихчеләр өчен нинди мәгънә йөртә?
Рәсүл Паул сүзләре буенча, Гайсә мәсихче җыелышны «сүз аша су белән пакъләндергән». Су физик яктан чистарткан кебек, Аллаһы Сүзеннән хакыйкать безне әхлакый һәм рухи яктан чистарта. Мондый чистару Мәсихнең шәкертләренә «изге һәм керсез» булырга ярдәм итә (Эфеслеләргә 5:25—27). Шуңа күрә Аллаһыга яраклы булырга теләгән бар кешеләргә үзләрен әхлакый һәм рухи яктан «тапсыз, кимчелексез» итеп саклар өчен тырышлыклар куярга кирәк (2 Петер 3:11, 14). Аллаһы Сүзе аларга моны эшләргә ничек ярдәм итә?
Йәһвә Аллаһыга яраклы булырга теләгән кешеләр регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнеп, рухи суны алалар. Белем аларның йөрәкләренә һәм акылларына үтеп кергәндә, аларның Изге Язмаларның мондый сүзләре буенча эш итәргә нык теләк туа: «Зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый алырсыз» (Римлыларга 12:2).
Аллаһы ихтыярын яхшырак белү бу кешеләргә үз тәртипләрендә һәм фикер йөртүләрендә тапларны һәм кимчелекләрне күрергә ярдәм итәчәк. Изге Язмаларның принципларын үз тормышларында берникадәр вакыт дәвамында кулланганда, Аллаһы Сүзе, су кебек, аларга хәтта җитди гөнаһтан да «юылып чистарынырга» ярдәм итәчәк (1 Көринтлеләргә 6:9—11).
Испаниядә яшәгән Альфонсо исемле бер яшь кешенең мисалын карап чыгыйк. Аның тормышы бик нык үзгәргән. Ул болай дип сөйли: «Миңа 18 яшь булганда, мин тормышта бәхетсез идем». Ул наркотиклар куллана башлаган һәм җинаятьче булып киткән. Альфонсо болай ди: «Үземә һәм башка кешеләргә карата мөнәсәбәтем аркасында мин үземне пычрак итеп сизә идем».
Ул болай дип дәвам итә: «Уку йортында мин бер яшьтәш кызны күрдем. Ул башка студентлардан үзенең тышкы кыяфәте һәм әхлакый яктан сафлыгы белән аерылып тора иде. Аның үрнәге миндә аныкы кебек саф тормыш алып барырга теләк уятты. Аның тәкъдиме буенча мин Йәһвә Шаһитләренең очрашуына бардым. Тиздән мин Изге Язмаларны өйрәнә башладым һәм Аллаһы белән дуслыкны үстерә башладым. Бер ел эчендә мин үз тормышымны үзгәрттем һәм Йәһвә Шаһите булып киттем. Миндә булган бу зур үзгәрешләрне күреп, якын тирәдә яшәгән күп ата-аналар үзләренең наркотик кулланган яшүсмер балаларына ярдәм итәргә сорыйлар иде».
Мәңгелек тормыш бирә торган су
Бер тапкыр Гайсә Ягъкуб коесыннан су алырга килгән Самарея хатынына «тереклек суы» турында сөйләгән. Ул аңа болай дип әйткән: «Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк» (Яхъя 4:10, 14). Гайсәнең сүзләре буенча, «тереклек суы» Аллаһы тормыш өчен биргән бар нәрсәләрне символлаштыра; моның турында Аллаһы Сүзендә аңлатыла. Аллаһы тормыш өчен биргән бар нәрсәләр кешеләргә мәңге яшәргә мөмкинлек бирә. Бу символик суның мөһим өлеше — Мәсих Гайсәнең йолым корбаны. Гайсә болай дип аңлаткан: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).
Алда әйтелгән Альфонсо Аллаһы биргән «тереклек суын» бик кадерли башлаган. Җинаятьчелек һәм наркотик белән бәйле тормышны алып барган кешеләр турында ул болай дип әйтә: «Минем бертуган абыем һәм бар элекке дусларым үлде. Аллаһы Сүзеннән белем минем тормышымны коткарды. Йәһвәнең рухи ярдәме аркасында мин исән». Альфонсо Аллаһы Сүзеннән белемнәр алган, шуңа күрә Аллаһы вәгъдә иткән яңа дөньядагы мәңгелек тормышны түземсезлек белән көтә (2 Петер 3:13).
Бар кешеләр өчен чакыру
Изге Язмаларның соңгы китабында «Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән чыккан, кристалл сыман ялтырап торган тереклек суы елгасы» турында әйтелә (Ачылыш 22:1). Елга Аллаһы биргән бар нәрсәләрне күрсәтә. Ул нәрсәләр кешеләргә ахыр чиктә кешелек тарихының башында Адәм белән Хаува камил булган кебек камил булырга ярдәм итәчәк.
Бу елга турындагы сүзләрдән соң Изге Язмаларда мондый чакыру язылган: «Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын» (Ачылыш 22:17). Бүгенге көндә бу чакыру бөтен дөнья буенча ишетелә. Йәһвә Шаһитләре һәр ел 235 тән артык илләрдә һәм территорияләрдә кешеләргә Изге Язмалардагы тормышны коткара торган белемне кабул итәргә ярдәм итеп бер миллиардтан күбрәк сәгать үткәрә.
Ә сез тереклек суын алырга телисезме? Чиста суны «эчеп», ягъни Барлыкка Китерүчебез биргән бар нәрсәләр турында белеп, сез дә «чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә туплаган» кешеләр арасында булырсыз (1 Тимутегә 6:19).
[16 биттәге өстәмә текст]
Су физик яктан чистарткан кебек, Изге Язмалардан хакыйкать безне әхлакый һәм рухи яктан чистарта.
[17 биттәге рамка/иллюстрацияләр]
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ЯЗЫЛГАН ЧОРДАГЫ СУ ЧЫГАНАКЛАРЫ
Изге Язмалар язылган чорда кешеләр ышанычлы су чыганакларын табар өчен күп көч куйган. Ибраһим белән Ягъкуб үзләренең өйдәгеләренә һәм малларына җитәрлек су булсын өчен, Беер-Шеба янында коелар казыганнар (Яратылыш 21:30, 31; 26:18).
Сай коелар озын эссе җәйләрдә корыганнар. Ә тирән коеларда һәрвакыт су булган (Гыйбрәтле сүзләр 20:5). Лахиста 44 метр тирәнлектәге бер кое сакланган. Гаваонда урнашкан башка коеның тирәнлеге 25 метрдан күбрәк, ә киңлеге 11 метрдан артык. Бу коены казыр өчен 3000 тонна таш чыгарырга туры килгән. Ягъкуб коесыннан су алырга килгән Самарея хатыны Гайсәгә: «Кое тирән»,— дип әйткән. Бу коедагы су 23 метр тирәнлектә булган (Яхъя 4:11).
Борынгы Якын Көнчыгышта суның башка чыганагы — цистерналар булган. Октябрь аеннан алып апрельгә кадәр җир астындагы бу камераларга яуган яңгыр суы җыелган. Суны цистерналарга җибәрер өчен, тау битләрендә каналлар ясаганнар. Исраиллеләр су җыяр өчен, зур цистерналар чокып ясаганнар (2 Паралипоменон 26:10).
Үткәндә, безнең көннәрдәге кебек, коелардан һәм цистерналардан су алу — авыр эш булган. Хатын-кызлар, мәсәлән Ребека һәм Итероның кызлары, үзләренең гаиләләре һәм маллары өчен һәр көн коедан су алып, мөһим эшне башкарганнар (Яратылыш 24:15—22; Чыгыш 2:16—18).
[17 биттәге иллюстрация]
Альфонсо Аллаһы Сүзендәге хәбәр белән уртаклаша