Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 7 дәрес
  • Йәһвә нинди ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә нинди ул?
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Гайсә нинди ул?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Суга чумдырылганнан соң да, «яңа шәхес» булып киенүегезне дәвам итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Ни өчен безне Аллаһы рухы йөртергә тиеш?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Алла — кем ул?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 7 дәрес
Дәрес 7. Эңгер-меңгер вакытта бер ир-ат ташлы ярдан океанны күзәтә.

ДӘРЕС 07

Йәһвә нинди ул?

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Сез Йәһвә Аллаһыны ничек күз алдына китерәсез? Ул сезнең өчен курку-хөрмәт уятучы, ләкин әллә кайдагы галактиканың йолдызлары сыман ерактагы шәхесме? Яисә ул сезнең өчен шәхес түгел, ә давыл кебек көчле нәрсә генәме? Ә чынлыкта Йәһвә нинди? Үз Сүзе, Изге Язмалар, аша Йәһвә үзенең кайбер сыйфатларын ача, анда шулай ук ул сезнең белән кызыксына дип әйтелә.

1. Ни өчен без Аллаһыны күрә алмыйбыз?

«Аллаһы — Рух ул» (Яхъя 4:24). Йәһвәнең физик тәне юк. Ул — күктә яшәүче күренмәс шәхес.

2. Йәһвәнең кайбер сыйфатлары нинди?

Йәһвәне күреп булмаса да, ул реаль шәхес һәм искиткеч сыйфатларга ия. Аның турында күбрәк белгән саен, без аны күбрәк ярата башлыйбыз. Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвә гаделлекне ярата һәм үзенә тугры булганнарны калдырмый» (Зәбур 37:28). Ул шулай ук кешеләргә, аеруча газап кичергәннәренә, карата назлы һәм шәфкатьле (Ягъкуб 5:11). «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара» (Зәбур 34:18). Ә безнең Йәһвәне я сөендерә, я күңелсезләндерә алганыбызны сез белә идегезме? Начар эшләр кылган кеше аны рәнҗетә һәм кайгыга төшерә (Зәбур 78:40, 41). Ә дөрес булганны эшләгән кеше аны шатландыра. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 укы.)

3. Йәһвә безне яратканын ничек күрсәтә?

Йәһвәнең иң күренекле сыйфаты — ярату. Чыннан да, «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Йәһвә үз яратуын Изге Язмалар аша гына түгел, ә шулай ук үзе булдырган нәрсәләр аша да күрсәтә. (Рәсүлләр 14:17 укы.) Мәсәлән, безнең нинди итеп яратылганыбызны алыйк. Ул безгә төрле төсләрне күрү, матур музыканы ишетү һәм тәмле ризыктан ләззәтләнә алу сәләте биргән. Аллаһы безнең шатланып яшәвебезне тели.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвәнең гаҗәеп эшләрне башкарыр өчен нәрсә кулланганын белегез. Аннары Йәһвә үзенең матур сыйфатларын ничек ача һәм чагылдыра икәнен карап чыгыгыз.

4. Изге рух — Аллаһының эш итүче көче

Коллаж: Аллаһының изге рухы булдырган нәрсәләр. 1. Планеталар һәм Галәм. 2. Изге Язмаларның бер язучысы Аллаһы иңдергән фикерләрне төргәккә яза.

Эшләрне башкарыр өчен, без кулларыбызны кулланган кебек, Йәһвә үзенең изге рухын куллана. Изге Язмалар ачыклаганча, изге рух бу — Аллаһының төрле эшләрне башкару өчен кулланган көче. Әмма кайбер кешеләр изге рух шәхес дип уйлый. Лүк 11:13 һәм Рәсүлләр 2:17 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Аллаһы үзенең изге рухын аны сораган кешеләргә «коя». Димәк, сезнеңчә, изге рух бу шәхесме я Аллаһының эш итүче көчеме? Аңлатыгыз.

Йәһвә үзенең изге рухын гаҗәеп эшләрне башкарыр өчен куллана. Зәбур 33:6 һәм 2 Петер 1:20, 21 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә үзенең изге рухын ничек кулланган?

Коллаж: Аллаһының изге рухы булдырган нәрсәләр. 1. Планеталар һәм Галәм. 2. Изге Язмаларның бер язучысы Аллаһы иңдергән фикерләрне төргәккә яза.

5. Йәһвә күркәм сыйфатларга ия

Муса пәйгамбәр, Аллаһының тугры хезмәтчесе булса да, үзенең Барлыкка Китерүчесен яхшырак белергә теләгән. Шуңа күрә Муса аңа болай дигән: «Миңа үз юлларыңны белдерче, минем сине беләсем... килә» (Чыгыш 33:13). Җавап итеп, Йәһвә Мусага үзенең кайбер сыйфатларын ачкан. Чыгыш 34:4—6 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә Мусага үзенең нинди сыйфатларын ачкан?

  • Йәһвәнең кайсы сыйфатлары сезгә аеруча ошый?

6. Йәһвә кешеләр турында кайгырта

Бер хатын-кыз дога кыла.

Борынгы заманда Аллаһының халкы — исраиллеләр — Мисырда коллар булган. Аларның газап чигүләре Йәһвәгә ничек тәэсир иткән? АУДИОЯЗМА тыңлагыз һәм укылачак шигырьләрне күзәтеп барыгыз яисә үзегез Чыгыш 3:1—10 ны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

АУДИОЯЗМА: «Йәһвә аларның әрнүләрен яхшы белгән» (2:45)

  • Бу хәбәр буенча, кешеләр газап чиккәндә, Йәһвә нәрсә хис итә? (7 һәм 8 нче шигырьләрне кара.)

  • Сезнеңчә, Йәһвә кешеләргә чыннан да булышырга телиме һәм ул моны эшли аламы? Аңлатыгыз.

7. Тирә-яктагы дөнья Йәһвәнең сыйфатларын ача

Коллаж: косатка баласы белән, чәчәкләр һәм колибри.

Йәһвә үзе булдырган нәрсәләр аша үзенең сыйфатларын ача. ВИДЕОРОЛИК карагыз. Аннары Римлыларга 1:20 не укыгыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Йәһвәнең мәхәббәте аның иҗади эшләреннән күренә. Кеше тәне» (1:57)

  • Сез Йәһвәнең булдырган иҗади эшләрендә аның нинди сыйфатларын күрәсез?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Аллаһыны күреп булмый, шуңа күрә аны белеп тә булмый»,— дип әйтә.

  • Ә сез ничек уйлыйсыз?

  • Ни өчен сез алай дип әйтәсез?

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвә — күренми торган Рух. Ул күп кенә күркәм сыйфатларга, аеруча мәхәббәткә, ия.

Кабатлау

  • Ни өчен Йәһвәне күреп булмый?

  • Изге рух нәрсә ул?

  • Йәһвәнең нинди сыйфатлары бар?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Йәһвәнең дүрт төп сыйфаты турында белеп, аның турында белемегезне арттырыгыз.

«Аллаһы нинди ул?» («Күзәтү манарасы» 2019 ел, № 1)

Аллаһының һәркайда булуы турындагы фикернең ялгыш икәненә дәлилләрне карап чыгыгыз.

«Аллаһы һәркайдамы?» (Интернет мәкалә)

Изге Язмаларда Аллаһының изге рухы аның куллары итеп сурәтләнә. Ни өчен икәнен карап чыгыгыз.

«Изге рух нәрсә ул?» (Интернет мәкалә)

Бер сукыр кешегә Аллаһының үзе турында кайгыртуына ышану авыр булган. Аңа үз карашын үзгәртергә нәрсә ярдәм иткәнен белегез.

«Хәзер мин башкаларга ярдәм итә алам» («Күзәтү манарасы» 2015 ел, 1 октябрь)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу