-
Вәгазь эше җимешләре. «Игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
-
-
1, 2. а) Шәкертләр нәрсәне аңламый тора? б) Гайсә нинди урак өсте турында сөйли?
ШӘКЕРТЛӘР аңламый тора. Әле генә Гайсә аларга: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»,— дип әйткән. Ләкин арпа яңа гына шытып чыга, шуңа күрә шәкертләр, Гайсә күрсәткән якка карагач, ак түгел, ә яшел кырлар күрә. «Нинди урак өсте булсын инде? — дип уйлап куядыр алар.— Урак өсте җиткәнче әле берничә ай үтәчәк бит» (Яхъя 4:35).
2 Ләкин Гайсәнең сүзләре ашлык җыю турында түгел. Ул рухи уңыш, ягъни эчкерсез кешеләрне, җыю турында сөйли һәм ике мөһим якка игътибар итә. Аның үз шәкертләрен нәрсәгә өйрәтәсе килә? Моңа җавап табар өчен, әйдәгез, бу очракны җентекләп карап чыгыйк.
Эш итәргә чакыру һәм шатлык вәгъдә итү
3. а) Ни сәбәпле, күрәсең, Гайсә «игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән» дигән сүзләрне әйткән? (Искәрмәне кара.) б) Гайсә үз сүзләрен ничек аңлаткан?
3 Гайсә өстә искә алынган сүзләрне үз шәкертләренә б. э. 30 елының азагында Самариянең Сихар шәһәре янында әйткән. Шәкертләре шәһәргә киткәч, Гайсә кое янында бер хатын-кыз белән рухи нәрсәләр турында сөйләшеп торган. Шул хатын-кыз Гайсәнең сүзләре бик мөһим икәнен шунда ук аңлаган. Шәкертләр кайткач, хатын-кыз ашыгып Сихарга кайтып киткән. Аның башкаларга әле генә ишеткән искиткеч нәрсәләр турында сөйлисе килгән. Аның сүзләре кешеләрдә зур кызыксыну уяткан, һәм күпләр Гайсәне күрер өчен кое янына ашыгып киткән. Күрәсең, нәкъ шул вакытта Гайсә кырларга карап һәм якынлашып килүче самариялеләрне күреп, болай дип әйткән: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»a. Аннары ул рухи уңыш җыю турында сөйләгәнен аңлатып: «Уракчы... мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя»,— дигән (Яхъя 4:5—30, 36).
4. а) Гайсә рухи уңыш җыюга кагылышлы нинди ике мөһим якка игътибар иткән? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?
4 Гайсә рухи уңыш җыюга кагылышлы нинди ике мөһим якка игътибар иткән? Беренчедән, бу эш бик ашыгыч. Аның «игеннәр өлгергән» дигән сүзләре шәкертләрне эш итәргә дәртләндергән. Эш никадәр ашыгыч икәнен күрсәтер өчен, Гайсә: «Уракчы инде эш хакы ала»,— дип әйткән. Әйе, урак өсте инде җиткән булган һәм эшкә тизрәк тотынырга кирәк булган! Икенчедән, эшчеләр шатлык кичерә. Гайсә сүзләре буенча, чәчүчеләр белән уракчылар «бергә куана» (Яхъя 4:35б, 36). Гайсә, күп кенә самариялеләрнең үзенә иман итә башлаганын күреп, бик шатлангандыр. Аның шәкертләре дә урак өстендә тырышып эшләп бик шатланачак (Яхъя 4:39—42). Беренче гасырда булган бу очрак безнең өчен зур әһәмияткә ия, чөнки без иң бөек «урак өсте» чорында яшибез. Безнең көннәрдәге урак өсте кайчан башланган? Анда кем катнаша? Ул нинди җимешләр китерә?
-
-
Вәгазь эше җимешләре. «Игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән»Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
-
-
a Гайсәнең «игеннәр өлгергән» дигән сүзләре шулай ук «игеннәр агарып уракка өлгергән» дип тә тәрҗемә ителә. Ни өчен Гайсә алай дигән? Күрәсең, самариялеләр ак төсле киемнәр киеп йөргән. Гайсә бу сүзләрне үзенә таба якынлашып килүче самариялеләргә карап әйткәндер.
-