-
Сезнең исемегез «тормыш китабына» язылганмы?Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2022 ел) | сентябрь
-
-
ЯШӘҮ ӨЧЕН ҺӘМ ХӨКЕМ ИТЕЛҮ ӨЧЕН ТЕРЕЛТЕЛҮ
13, 14. а) Без элек Гайсәнең Яхъя 5:29 да язылган сүзләрен ничек аңлый идек? ә) Гайсәнең сүзләрен дөрес аңлар өчен нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
13 Гайсә, җирдә терелтеләчәк кешеләр турында болай дигән: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак. Яхшылык кылганнар — яшәү өчен, ә бозыклык кылганнар хөкем ителү өчен терелеп торачак» (Яхъя 5:28, 29). Гайсә нәрсәне күздә тоткан?
14 Элек без, Гайсә кешеләрнең терелтелгәннән соң яхшылык я бозыклык кылулары турында әйткән дип уйлый идек. Әмма шуңа игътибар итеп була, Гайсә кешеләр яхшылык кылачак я бозыклык кылачак дип әйтмәгән. Гайсә үткән заманны кулланган. Ул «яхшылык кылганнар» һәм «бозыклык кылганнар» дип әйткән. Димәк, Гайсә кешенең үлеменә кадәр кылган эшләрен күздә тоткан. Бу бик тә акылга ятышлы булып күренә. Яңа дөньяда бит кешеләргә явызлык кылырга рөхсәт ителмәячәк. Гайсә кешенең үлеменә кадәр кылган эшләре турында әйткән икән, аның «яшәү өчен һәм хөкем ителү өчен терелеп торачак» дигән сүзләрен ничек аңларга?
15. «Яшәү өчен» кем терелтеләчәк һәм ни өчен?
15 Үлеменә кадәр яхшылык кылып яшәгән тәкъва кешеләр «яшәү өчен» терелтеләчәк. Чөнки аларның исемнәре инде тормыш китабына язылган. Димәк, Яхъя 5:29 дагы «яхшылык кылганнарны» терелтү һәм Рәсүлләр 24:15 тә искә алынган «тәкъва кешеләрне» терелтү бу бер үк терелтү булып чыга. Римлыларга 6:7 дә: «Үлгән кеше гөнаһтан азат»,— дип әйтелә. Әйе, кеше үлгәч, аның гөнаһлары юкка чыгарыла. Әмма Йәһвә кешенең игелекле эшләрен онытмый (Евр. 6:10). Менә ни өчен тәкъва кешеләрнең исемнәре тормыш китабында язылган. Әлбәттә, тәкъва кешеләргә, терелтелгәч, Йәһвәгә тугры булып калырга кирәк. Шул чакта аларның исемнәре тормыш китабында калачак.
16. «Хөкем ителү өчен» кемнәр терелеп торачак?
16 Ә яманлык кылып яшәгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Үлгәннән соң аларның гөнаһлары кичерелгән. Әмма алар Йәһвәгә хезмәт итмәгән. Шуңа күрә аларның исемнәре тормыш китабында юк. «Бозыклык кылганнар» һәм Рәсүлләр 24:15 тәге «тәкъва булмаганнар» — бу бер үк кешеләр. Терелтелгәч, алар «хөкем ителәчәк»c. Бу сүзләрне ничек аңларга? Гайсә аларның кылачак эшләрен күзәтеп торачак (Лүк 22:30). Аларның исемнәрен тормыш китабына язып куяр өчен вакыт кирәк булачак. Аларга бит үзләренең моңа лаек булганнарын әле расларга кирәк булыр. Тәкъва булмаганнар үз яман эшләрен калдырсалар һәм тормышларын Йәһвәгә багышласалар гына, аларның исемнәре бу китапка язылачак.
-
-
Сезнең исемегез «тормыш китабына» язылганмы?Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2022 ел) | сентябрь
-
-
c Элек без «хөкем» дигән сүз «гаепләү» я «гаепләү карары» дигән мәгънә йөртә дип уйлый идек. Һәм чыннан да, бу сүз андый мәгънә йөртә ала. Әмма Гайсә, күрәсең, хөкем сүзен әйткәндә, аны киңрәк мәгънәдә кулланган. Кайбер сүзлекләр буенча бу сүз «суд эше» я «кемнеңдер тәртибен игътибар белән күзәтү» дигән мәгънә йөртергә мөмкин.
-