Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 сентябрь 26 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сезнең исемегез «тормыш китабына» язылганмы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Күпләр тәкъвалыкка ничек ирешәчәк?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Нәрсә ул терелү?
    Рухи сорауларга җавап
  • Терелтүгә өмет синең өчен нәрсәне аңлата?
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 сентябрь 26 б.

Укучыларның сораулары

Нинди кешеләр оҗмахта терелтелгән булачак һәм аларны нәрсә көтә?

Әйдәгез, Изге Язмалардан бу сорауга җавап табыйк.

Рәсүлләр 24:15 тә: «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк»,— дип әйтелә. Тәкъва кешеләр — бу үлемнәренә кадәр Аллаһыга тугры хезмәт иткән кешеләр. Аларның исемнәре хәтер китабына язылып куелган (Мал. 3:16). Ә үлемнәренә кадәр Йәһвә турында белем алырга мөмкинлекләре булмаган кешеләр тәкъва булмаганнар дип атала. Аларның исемнәре хәтер китабына язылып куелмаган.

Яхъя 5:28, 29 да һәм Рәсүлләр 24:15 тә бер үк ике төркем турында әйтелә. Гайсә болай дигән: «Яхшылык кылганнар — яшәү өчен, ә бозыклык кылганнар хөкем ителү өчен терелеп торачак». Тәкъва кешеләр яхшы эшләр кылып яшәгән. Исемнәре хәтер китабына язылып куелганга, алар терелтелгән булачак. Ә тәкъва булмаганнар явызлык кылып яшәгән. Аларның исемнәре хәтер китабына кертелмәгән, шуңа күрә алар хөкем ителү өчен тереләчәк. Аларның эш-гамәлләрен күктәгеләр күзәтеп торачак. Шул вакыт дәвамында аларның хәтер китабының битләренә эләгергә мөмкинлеге булачак.

Ачылыш 20:12, 13 тән күренгәнчә, бар кешеләр «төргәкләрдә язылган буенча» яшәргә тиеш булачак, ягъни Аллаһы биргән яңа кануннарны үтәргә тиеш булачак. Аларны үтәмәгәннәре исә юк ителәчәк (Ишаг. 65:20).

Даниял 12:2 дәге пәйгамбәрлек буенча, җир куенында йоклаучыларның кайберләре — «мәңгелек тормыш өчен, ә кайберләре шелтәләү һәм мәңгелек хурлык өчен уяначак». Бу шигырьдән күренгәнчә, кемдер — «мәңгелек тормыш», ә кемдер «мәңгелек хурлык» өчен терелтеләчәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, 1 000 ел үткәннән соң кемдер мәңге яшәячәк, ә кемдер мәңгегә юк ителәчәк (Ачыл. 20:15; 21:3, 4).

Ниндидер мәгънәдә терелтелгән кешеләр чит илдән килгән кешеләргә охшаш. Эш визасын алган кешеләрне тәкъвалар белән чагыштырып була. Алар илдә эшли ала һәм аларның кайбер өстенлекләре бар. Ә тәкъва булмаганнарны визаны кыска вакытка алучылар белән чагыштырып була. Андый иммигрантларга, илдә калыр өчен, хөкүмәт күзендә яхшы исем казанырга кирәк. Нәкъ шулай ук тәкъва булмаганнарга да Йәһвәнең кануннарын тотарга һәм оҗмахта яшәргә лаеклы булганнарын расларга кирәк булачак. Кешенең визасы нинди генә булмасын, эшләренә карап аны илдә я калдыра, я куып чыгара алалар. Нәкъ шулай ук терелтелгәннәрнең оҗмахта калу-калмаулары Аллаһыга тугры булу-булмауларыннан һәм тәртипләреннән торачак.

Йәһвә шәфкатьле булудан тыш, гадел дә (Кан. 32:4; Зәб. 33:5). Мәхәббәттән чыгып, ул киләчәктә тәкъваларны һәм тәкъва булмаганнарны терелтәчәк. Әмма шул ук вакыт ул аларның үзе урнаштырган яхшылык һәм яманлык нормалары буенча яшәүләрен көтә. Йәһвәне яраткан һәм аның нормаларын тоткан кешеләр генә киләчәктә мәңге яши алачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу