Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 52 бүл. 128 б.-129 б., 7 абз.
  • Берничә икмәк һәм балык белән меңләгән кешене ашату

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Берничә икмәк һәм балык белән меңләгән кешене ашату
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә могҗизалы рәвештә меңнәрне ашата
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә меңләгән кешене ашата
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсә күп кешеләрне тукландыра
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсә икмәкләр санын арттыра һәм ачыткыдан кисәтә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 52 бүл. 128 б.-129 б., 7 абз.
Гайсә биш икмәк белән ике балыкны бүлгәләп, үз шәкертләренә бирә, ә алар халыкка тарата

ИЛЛЕ ИКЕЧЕ БҮЛЕК

Берничә икмәк һәм балык белән меңләгән кешене ашату

МАТТАЙ 14:13—21 МАРК 6:30—44 ЛҮК 9:10—17 ЯХЪЯ 6:1—13

  • ГАЙСӘ 5 000 ИР КЕШЕНЕ АШАТА

Унике рәсүл әле генә Гәлиләя буйлап вәгазьләп кайткан. Хәзер алар Гайсәгә «үзләренең башкарган эшләре һәм нәрсәгә өйрәткәннәре хакында» сөйли. Билгеле, шәкертләр бик арыган. Әмма килеп китүче кеше күп булганга, аларның хәтта ашап алырлык вакытлары да юк. Шуңа күрә Гайсә аларга: «Минем белән аулак урынга барып, бераз ял итеп алыгыз»,— дип әйтә (Марк 6:30, 31).

Алар, мөгаен, Кәпернаум тирәсендә, көймәгә утыра һәм Битсәидә шәһәреннән читтә, Үрдүннең көнчыгыш ягында урнашкан кешесез урынга китә. Әмма күпләр аларның китүен күреп кала, һәм башкаларга да бу билгеле була. Халык яр буйлап йөгереп бара һәм Гайсә утырган көймә килеп туктагач, аларны каршы ала.

Гайсә, көймәдән чыккач, бик күп кешене күрә һәм аларны кызгана, чөнки алар көтүчесез калган сарыклар шикелле була. Шуңа күрә ул аларны Патшалык турында «күп нәрсәләргә өйрәтә башлый» (Марк 6:34). Ул шулай ук «савыгуга мохтаҗ булганнарны савыктыра» (Лүк 9:11). Берникадәр вакыт үткәч, шәкертләр Гайсә янына килеп, болай ди: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. Кешеләрне җибәр: алар авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар» (Маттай 14:15).

Әмма Гайсә аларга: «Аларга барып торасы юк. Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирә (Маттай 14:16). Аннары Гайсә, үзенең нәрсә эшләячәген белсә дә, Филипне сынар өчен, аңардан: «Бу халыкны ашатыр өчен, икмәкне кайдан сатып алыйк икән?» — дип сорый. Ни өчен ул моны Филиптән сорый? Чөнки ул якында урнашкан Битсәидәдән. Шулай да икмәк сатып алу халыкны ашату мәсьәләсен хәл итмәс. Анда якынча 5 000 ир кеше була, ә хатын-кызлар һәм балалар белән бергә халыкның саны, бәлки, икеләтә артыктыр! Филип: «Аларга 200 динарга [бер динар — бер көнлек хезмәт хакы] икмәк алсак та, һәрберсенә хәтта әз-әзләп бирергә дә җитмәс»,— дип җавап бирә (Яхъя 6:5—7).

Гайсә биш икмәге һәм ике кечкенә балыгы булган малай белән сөйләшә

Бәлки, шулхәтле халыкны туендыру мөмкин түгел икәнлеген күрсәтер өчен, Әндри: «Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар,— дип әйтә,— әмма шундый күп халык өчен ул нәрсә инде?» (Яхъя 6:9).

Хәзер б. э. 32 елының язы. Пасах бәйрәме җитеп килә. Бөтен җирдә яшел чирәм. Гайсә шәкертләренә халыкны 50 һәм 100 кешедән торган төркемнәргә бүлеп утыртырга куша. Ул биш икмәк белән ике балыкны ала да Аллаһыга рәхмәтләрен белдерә. Аннары ул икмәкне сындыргалап һәм балыкны бүлгәләп, шәкертләренә бирә, ә алар халыкка тарата. Гаҗәеп хәл: бар кеше ашап туя!

Соңрак Гайсә үз шәкертләренә: «Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын»,— дип әйтә (Яхъя 6:12). Шәкертләр калган сыныкларны җыйгач, 12 кәрзин тула!

  • Ни өчен Гайсә үзенең рәсүлләренә аулак урынга барырга тәкъдим итә?

  • Гайсә шәкертләре белән кая китә һәм анда нәрсә була?

  • Шәкертләр Гайсәне нәрсә эшләргә өнди, ләкин Гайсә халык турында ничек кайгырта?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу