ДӘРЕС 37
Изге Язмаларда эш һәм акча турында нәрсә әйтелә?
Сезнең эш я акча турында борчылганыгыз бармы? Безгә ихтыяҗларыбызны кайгырту да, Йәһвәгә тиешенчә гыйбадәт кылу да авыр булырга мөмкин. Изге Язмаларда бу яктан гамәли киңәшләр бар.
1. Изге Язмаларда эш турында нәрсә әйтелә?
Йәһвә безнең эштән рәхәтлек табуыбызны тели. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «кеше өчен... тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк» (Вәгазьче 2:24). Йәһвә армый-талмый эшли. Аңардан үрнәк алып тырышып эшләгәндә, без аны сөендерәбез һәм канәгатьлек кичерәбез.
Эш — мөһим нәрсә, әмма ул беркайчан да Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыздан мөһимрәк булып китмәсен (Яхъя 6:27). Йәһвәне беренче урынга куйсак, ул ихтыяҗларыбызны кайгыртырга вәгъдә итә.
2. Акчага дөрес караш нинди?
Изге Язмаларда «акча... яклау бирә» дип әйтелсә дә, анда, шулай ук, акча безне бәхетле итә алмый диелә (Вәгазьче 7:12). Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә акча яратмыйча «булганына канәгать булып яшәгез» дигән өндәү бар. (Еврейләргә 13:5 укы.) Булганына канәгать булсак, без булмаганына зарланмыйча яшәрбез һәм кирәкмәгән бурычларга кермәбез (Гыйбрәтле сүзләр 22:7). Без комарлы уеннар һәм тиз акча эшләү ысуллары китергән проблемалардан качарбыз.
3. Ничек юмарт булырга?
Йәһвә — юмарт Аллаһы, һәм без, «булганнарыбызны уртаклашырга әзер» булып, аңардан үрнәк алабыз (1 Тимутигә 6:18). Без җыелыш ихтыяҗларына иганәләр бирә алабыз һәм мохтаҗ булганнарга, аеруча кардәшләргә, булыша алабыз. Йәһвә өчен күпме бирүебез түгел, ә нинди мотивлардан чыгып бирүебез мөһим. Чын күңелдән юмарт бирсәк, без бәхетле булачакбыз һәм Йәһвәне сөендерәчәкбез. (Рәсүлләр 20:35 укы.)
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Эшкә дөрес караш һәм булганына канәгать булу нинди файда китерә икәнен белегез.
4. Йәһвәне данларлык итеп эшләгез
Йәһвә белән дуслыгыбыз эшкә карата мөнәсәбәтебезгә тәэсир итәргә тиеш. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Джейсонның эшкә карашы һәм эштәге тәртибе сезгә нәрсә белән ошады?
Эшкә дөрес караш саклар өчен ул нәрсә эшләде?
Көләсәйлеләргә 3:23, 24 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен эшкә дөрес каравыбыз мөһим?
Эш — мөһим нәрсә, әмма ул беркайчан да Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыздан мөһимрәк булып китмәсен
5. Булганына канәгать булу файда китерә
Күп кешеләр мөмкин кадәр күбрәк акча җыярга тырыша. Әмма Изге Язмалар безне башкача эш итәргә дәртләндерә. 1 Тимутигә 6:6—8 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Изге Язмаларда нинди киңәш бирелә?
Без бай булмасак та, бәхетле була алабыз. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.
Ни өчен бу гаиләләр, ярлы булса да, бәхетле?
Ә безнең мал-мөлкәтебез күп булса һәм без тагы да күбрәкне теләсәк, нәрсә эшләргә? Гайсә моның куркыныч булганын күрсәткән. Лүк 12:15—21 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Сез Гайсәнең мисалыннан нәрсәгә өйрәндегез? (15 нче шигырьне кара.)
Гыйбрәтле сүзләр 10:22 һәм 1 Тимутигә 6:10 ны укыгыз һәм чагыштырыгыз. Аннан соң җавап бирегез:
Сезнеңчә, нәрсә мөһимрәк: Йәһвә белән дуслыкмы я күп акчага ия булумы? Ни өчен?
Акча ярату нинди проблемаларга китерә?
6. Йәһвә ихтыяҗларыбызны кайгыртачак
Эш һәм акча белән проблемалар аркасында Йәһвәгә иманыбыз сыналырга мөмкин. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм андый сынауларны ничек җиңеп чыгарга икәнен белегез. Аннары сорауларга җавап бирегез.
Бу абый-кардәш нинди авырлыкларга очраган?
Авырлыкларын уңышлы кичереп чыгар өчен, ул нәрсә эшләгән?
Маттай 6:25—34 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Йәһвә үзен беренче урынга куйган кешеләргә нәрсә вәгъдә итә?
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Миңа гаиләмне тәэмин итәр өчен күп эшләргә туры килә. Мин һәр очрашуга килә алмыйм»,— дип әйтә.
Йәһвәгә гыйбадәт кылуны беренче урынга кую һәрвакыт иң яхшы карар икәненә сезне нинди шигырьләр ышандыра?
ЙОМГАКЛАУ
Эшсез һәм акчасыз яшәп булмый, ләкин алар Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауларга тиеш түгел.
Кабатлау
Эшкә дөрес караш сакларга сезгә нәрсә булыша ала?
Булганына канәгать булу сезгә нинди файда китерә?
Йәһвә үз халкын кайгыртырга вәгъдә итә. Сез моңа ышанганыгызны ничек күрсәтә аласыз?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Изге Язмаларда акча явызлык итеп сурәтләнәме?
Аллаһыны сөендерер өчен акчаны ничек кулланырга?
«Изге Язмаларда юмартлык турында нәрсә әйтелә?» (Интернет мәкалә)
Комарлы уеннар зыянлымы?
«Изге Язмаларның карашы. Комарлы уеннар» («Уяныгыз!» 2015 ел, март)
Бер комарчыны һәм талаучыны үзгәрергә нәрсә этәргән?
«Мин ат чабышларын бик ярата идем» («Күзәтү манарасы» 2011 ел, 1 ноябрь)