Чын мәсихчеләр дине өстен чыга!
«Шундый куәт белән Йәһвә сүзе үскән һәм өстен чыккан» (АП. ЭШЛӘРЕ 19:20, ЯД).
1. Беренче гасыр мәсихчеләренең үсүен сурәтләгез.
БЕРЕНЧЕ мәсихчеләр изге рухның көче белән дәртләнгән булып, Алла сүзен сүнми торган ашкыну белән игълан иткәннәр. Бер тарихчы: «Мәсихчеләр дине Рим империясе буенча искиткеч тизлек белән таралган. 100 нче елга Урта диңгез ярлары буенча урнашкан һәрбер провинциядә мәсихчеләр җәмгыяте булгандыр»,— дип язган.
2. Иблис яхшы хәбәргә нәрсәне каршы куйган һәм бу ничек алдан ук әйтелгән булган?
2 Иблис Шайтанның беренче мәсихчеләрнең вәгазьләвен туктатырга көче җитмәгән. Яхшы хәбәрнең тәэсиренә ул башка чараны — мөртәтлекне каршы куйган. Аның барлыкка килүен Гайсә яхшы һәм тиле бодай турындагы кинаясендә алдан әйткән (Матфей 13:24—30, 36—43). Шулай ук рәсүл Питер җыелышта зарарлы сектантлык кертә торган ялган укытучылар килеп чыгачак дип кисәткән (2 Питер 2:1—3). Рәсүл Паул да Йәһвә көне алдыннан мөртәтлек булачагын ачык итеп кисәткән (2 Фессалоникилеләргә 2:1—3).
3. Рәсүлләр үлгәннән соң нәрсә булган?
3 Рәсүлләр үлгәннән соң яхшы хәбәрне мәҗүсиләрнең тәгълиматлары һәм фәлсәфәләре каплаган. Алдан ук әйтелгән буенча ялган укытучылар саф хакыйкатьне бозганнар һәм мәсхәрә иткәннәр. Акрын гына чын мәсихчеләр дине бертөрле суррогат — христиан дөньясы белән алмаштырылган булган. Руханилар классы барлыкка килгән һәм гади кешеләргә Изге Язмаларны укырга бар булган юллар белән каршы торган. Үзләрен мәсихчеләр дип атаган кешеләрнең саны арткан, әмма ләкин аларның гыйбадәт кылулары саф булмаган. Христиан дөньясы территорияләр буенча үскән, ул көнбатыш культурасында куәтле институт һәм бик нык тәэсирле көч булган, ләкин аңарда Алланың фатихасы да, рухы да булмаган.
4. Иблиснең Йәһвә ниятенә комачауларга дип куелган мәкерле планнары ни өчен уңышсыз булган?
4 Әмма Йәһвәнең ниятенә комачауларга юнәлтелгән Иблиснең мәкерле планнары уңышсызлыкка дучар булганнар. Мөртәтлекнең хәтта иң авыр көннәрендә дә чын мәсихчеләр булып йөрүче кешеләр калган. Изге Язмаларны күчереп язган кешеләр хаталар ясамаска дип, бар көчләре белән тырышканнар. Шулай итеп, башкаларга Изге Язмалардагы үгет-нәсихәтләрне бирергә имеш хокуклары бар дигән кешеләр анда әйтелгәннең мәгънәсен үзгәртсәләр дә, Изге Язмалар үзе үзгәрешсез калган. Гасырлар дәвамында Иероним һәм Тиндал кебек галимнәр Алла Сүзен кыюлык белән тәрҗемә иткәннәр һәм таратканнар. Миллионлаган кешеләр Изге Язмалар белән һәм чын булмаган булса да, мәсихчеләр дине белән танышканнар.
5. Даниел пәйгамбәр «белем» хакында нәрсәне алдан ук әйткән булган?
5 Соңрак, Даниел китабында алдан ук әйтелгән буенча «белем артты». Бу без яшәгән көннәрдә — «ахыр заманда» үтәлгән (Даниел 12:4, ЯД). Изге рух хакыйкатьне яраткан кешеләргә чын Алла һәм аның нияте турында төгәл белемнәр алырга бөтен дөнья буенча мөмкинлек бирә. Мөртәтләр тәгълиматларының идарә итүенә хәтта гасырлар үтсә дә, Алла сүзе өстен чыга! Бүген яхшы хәбәр бөтен җирләрдә игълан ителә, ул искиткеч яңа дөньяга өмет алып килә (Мәдхия 36:11). Әйдәгез, безнең көннәрдә Алла сүзенең үсүен күзәтик.
Сүзнең бүгенге үсүе
6. Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр 1914 елга нинди хакыйкатьләрне аңлаганнар?
6 Унтугызынчы гасыр азагына якынрак, Изге Язмаларның хакыйкате бүген Йәһвә Шаһитләре исемен йөртүче Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең кечкенә төркемен дәртләндергән. 1914 елда Изге Язмалар алар өчен ачыла башлаган. Алар Алла нияте белән бәйле булган искиткеч хакыйкатьләрне аңлаганнар. Йәһвәнең үз Улын җиргә җибәреп һәм шуның белән мәңгелек тормышка юл ачып, күрсәткән яратуы аларга тирән тәэсир иткән. Алар шулай ук Алла исемен белгәннәр, аны хөрмәт итә башлаганнар һәм Алла нинди шәхес икәнен аңлаганнар. Соңрак алар «мәҗүсиләр вакыты» инде беткәнен һәм аның бетүе Алла Патшалыгының кешелеккә фатиха бирәчәк вакыты якынлашуын билгеләгәнен аңлаганнар (Лука 21:24). Чыннан да яхшы хәбәр! Бу тере хакыйкатьләрне барлык кешеләргә һәм бөтен җирдә сөйләргә кирәк булган, чөнки сүз кешеләр тормышы хакында барган.
7. Безнең көннәрдә Изге Язмаларның хакыйкате ничек өстен чыга?
7 Йәһвә рух белән майланган мәсихчеләрнең кечкенә төркеменә фатихасын биргән. Бүген чын мәсихчеләр динен кабул иткән кешеләрнең саны алты миллионнан артык. Алла сүзе шулай ук территорияләр буенча таралган: хәзер Йәһвә Шаһитләре 235 илдә бар. Өстәвенә, Изге Язмаларның хакыйкате нык тәэсир иткән һәм дини яисә башка тоткарлыклардан өстен чыккан. Бу бөтендөньядагы вәгазьләү эше патша хакимиятен алып, Гайсәнең булуын кире кага алмаслык дәлилләренең берсе (Матфей 24:3, 14).
8. Йәһвә Шаһитләренең үсүе турында нәрсә әйтелгән булган?
8 Тарихчылар беренче гасырда мәсихчеләрнең үсүе турында билгеләгән кебек, күп галимнәр Йәһвә халкының бүгенге үсүе турында әйтәләр. Кушма Штатларының ике галиме, бер басманың авторлары: «Соңгы 75 елда Йәһвә Шаһитләренең саны искиткеч тизлек белән... өстәвенә бөтен дөньяда үсте»,— дип язганнар. Көнчыгыш Африканың бер басмасында Йәһвә Шаһитләре «бөтен җирдә Изге Язмаларның тәгълиматларына үзенең тулысынча бирелгәнлеге белән билгеле һәм дөньядагы иң тиз үсә һәм хөрмәт ителә торган диннәрнең берсе» дип аталган. Ә Европада бастырылып чыгучы бер консерватив католик журналында «Йәһвә Шаһитләренең гаять зур үсүе» турында әйтелгән иде. Бу үсүгә нәрсә ярдәм иткән?
Изге рухның безнең көннәрдәге эш итүе
9. а) Алла сүзе бүген өстен чыгуның иң төп сәбәпләренең берсе нинди? б) Йәһвә кешеләрне үзенә ничек җәлеп итә?
9 Беренче гасырдагы кебек, безнең көннәрдә дә Алла сүзе беренче чиратта Йәһвәнең куәтле изге рухы ярдәмендә өстен чыга. Гайсә: «Мине җибәргән Ата җәлеп итмәсә, Миңа беркем дә килә алмас»,— дип әйткән (Яхъя 6:44). Димәк, Йәһвә дөрес карашлы кешеләрнең йөрәкләренә мөрәҗәгать итеп, аларны үзенә кайгыртучанлык белән җәлеп итә. Үз Шаһитләренең вәгазьләү эше аша Йәһвә «барлык халыкларның кыйммәтлекләрен» — юаш, сарыкка охшаш барлык җирнең кешеләрен аңарга хезмәт итәргә чакыра (Аггей 2:6, 7, АМТ).
10. Нинди кешеләр Алла сүзенә мөнәсәбәтләрен белдергәннәр?
10 Изге рух Алланың сүзен җир читләренә кадәр җиткерер өчен Алла халкына көч биргән, әмма ләкин шулай ук, яхшы хәбәргә мөнәсәбәтен белдерү өчен һәр төрле кешеләрне дәртләндергән. Алла сүзен кабул иткәннәр чыгышлары буенча «һәрбер буыннан, һәм телдән, һәм халыктан, һәм кабиләдән» булганнар (Ачыш 5:9; 7:9, 10). Алар арасында байлар һәм ярлылар, югары белемле һәм укый-яза белмәүчеләр дә бар. Берәүләр Алла сүзен сугыш яисә каты эзәрлекләүләр барганда, башкалар — тынычлык һәм иминлек вакытларында кабул иткәннәр. Һәркайсы хөкүмәт идарә итү вакытында, һәр төрле культуралы илләрдә, концлагерьләрдә һәм сарайларда ир-атлар һәм хатын-кызлар яхшы хәбәргә мөнәсәбәтләрен белдергәннәр.
11. Алла хезмәтчеләре үз өсләрендә изге рух тәэсирен ничек кичерәләр һәм бүген нинди аерма ачык күренә?
11 Алла халкының шундый төрле кешеләрдән торуына карамастан, алар бер-берсе белән бердәмлектә яшиләр (Мәдхия 132:1—3). Бу шулай ук Аллага хезмәт иткән кешеләрнең үз өсләрендә изге рух тәэсирен кичерүләрен исбат итә. Алланың рухы аның хезмәтчеләренә яхшы тәэсир итә һәм ул аларга ярату, шатлык, игелек һәм башка ягымлы сыйфатлар күрсәтергә мөмкинлек бирә (Галатларга 5:22, 23). Бүген без Малахий пәйгамбәрнең: «Тәкъва һәм бозык кеше арасында, Аллага хезмәт иткәннең һәм Аңа хезмәт итмәгән арасындагы аермасын... күрерсез»,— дип күп еллар элек алдан әйткән сүзләренең үтәлүен ачык күрәбез (Малахий 3:18).
Алла сүзе ашкынып хезмәт итәргә дәртләндерә
12. Яхшы хәбәрне вәгазьләүгә Йәһвә Шаһитләре ничек мөгамәлә итәләр һәм үзләренең вәгазьләү эшләренә нинди реакция көтәләр?
12 Бүген Йәһвә Шаһитләре чиркәүләрнең пассив гыйбадәт кылучылары түгел. Алар яхшы хәбәрне игълан итүдә актив рәвештә катнашалар. Беренче мәсихчеләр кебек алар да бик теләп Алла ихтыярын үтиләр һәм шуның белән башкаларга Патшалык белән бәйле булган Йәһвә вәгъдәләре турында күбрәк белергә ярдәм итәләр. Алар Алланың хезмәттәшләре һәм изге рух эшенә туры китереп, Йәһвәгә хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар. Шуның белән алар Йәһвәгә иман итмәгән кешеләргә карата аның күрсәткән мәрхәмәтлеген һәм яратуын чагылдыралар. Һәм алар моны ваемсызлык, мыскыл итүгә һәм эзәрлекләүләргә карамастан башкаралар. Гайсә үзенең эзеннән баручыларны кешеләрнең яхшы хәбәргә төрлечә мөгамәлә итүләренә әзерләгән. Ул: «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөек түгел... Мине эзәрлеклиләр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тоталар икән, сезнекен дә тотарлар»,— дип әйткән (Яхъя 15:20).
13. Йәһвә Шаһитләрендә христиан дөньясында булмаган нинди үзенчәлекләр ачык күренә?
13 Хәзерге Йәһвә Шаһитләре белән беренче гасыр мәсихчеләре арасындагы охшашлык тәэсирсез калдыра алмый. Шулай ук Йәһвә Шаһитләре һәм христиан дөньясы арасындагы аерма күренә. Бер галим, беренче мәсихчеләрнең яхшы хәбәрне игълан итүдәге ашкынулары турында язгач, болай дип зарланган: «Яхшы хәбәрне игълан итү һәрбер суга чумдырылган христианның йөкләмәсе булырга тиеш һәм тулы тормыш белән иман итмәгән кешеләрнең тормышыннан өстен булып, үтәргә тиеш. Әгәр дә хәзерге чиркәүләр тормышына мондый үзгәртмәләр кертмәсәк, безнең алга баруыбыз бик шикле». Христиан дөньясына җитмәгән үзенчәлекләр Йәһвә Шаһитләрендә ачык күренәләр! Аларның иманнары тере, чын һәм Изге Язмаларның хакыйкатенә нигезләнгән һәм алар бу хакыйкатьне тыңларга әзер булган барлык кешеләргә зур теләк белән сөйлиләр (1 Тимәтигә 2:3, 4).
14. Гайсә үз хезмәтенә ничек мөгамәлә иткән һәм аның шәкертләре бүген нинди караш күрсәтәләр?
14 Гайсә үз хезмәтенә бик җитди караган, ул аның өчен беренче урында торган. Ул Пилатка: «Мин хакыйкать хакында шаһитлык бирү өчен туганмын һәм дөньяга да шуның өчен килдем»,— дип әйткән (Яхъя 18:37). Алла халкында шундый ук караш. Изге Язмаларның хакыйкатен үз йөрәкләрендә саклап, Алла хезмәтчеләре мөмкин булганча күбрәк кешегә хакыйкать турында сөйләр өчен ысуллар эзлиләр. Кайбер чакларда бу ысулларда искиткеч зирәклек чагыла.
15. Яхшы хәбәрне вәгазьләүдә Шаһитләр нинди зирәклек күрсәткәннәр?
15 Көньяк Американың бер илендә Шаһитләр Амазонка елгасының бер кушылдыгының агымы буенча кешеләргә хакыйкать турында сөйләп, аска таба сәяхәт иткәннәр. Ләкин илдә 1995 елда тәртипсезлекләр башлангач, граждан кешеләре өчен елга буенча үтү ябылган булган. Кызыксынган кешеләрне Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар белән моннан ары да тәэмин итәргә тулы тәвәккәл булган Шаһитләр аларны елга агымы буенча җибәрә башлаганнар. Буш пластик савытларга «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» дигән журналларны һәм язылган хатларны салып, алар савытны елгага ыргытканнар. Шулай елга буенча граждан кешеләре өчен үтү ачылганчыга кадәр дүрт ел ярым дәвам ителгән. Елга ярлары буенча яшәүче кешеләр бу басмалар өчен Шаһитләргә бик зур рәхмәт белдергәннәр. Элек Изге Язмаларны өйрәнгән бер хатын-кыз аларны кочаклаган һәм яшь тулы күзләре белән болай дигән: «Мин сезне башка күрмәмен дип уйлаган идем. Ә инде басмаларны савытларда ала башлагач, минем турыда онытмаганнар икәнен аңладым». Елга яры буенча яшәүче башка кешеләр дә журналларны еш кына укыганнары турында әйткәннәр. Кешеләр яшәгән күп урыннарда елга буенча аккан бөтен әйбер аз гына вакытка тоткарланып кала торган кечкенә су әйләнмәсе — үзләренең «почта бүлекләре» булган. Шул урынга «почта» килмәгән микән дип, кызыксынган кешеләр килгәннәр дә инде.
16. Безнең хезмәт итүгә әзер булуыбыз кайчакта шәкертләр әзерләүгә ничек мөмкинлек ача?
16 Йәһвә Алла һәм аның куәтле фәрештәләре яхшы хәбәрне вәгазьләүгә юнәлдерәләр һәм аңа таяныч бирәләр (Ачыш 14:6). Әгәр дә без әзерлек күрсәтәбез икән, безнең алда шәкертләр әзерләүдә һич көтмәгән мөмкинлекләр ачыла ала. Найроби шәһәрендә (Кения) ике мәсихче апа аларга билгеләгән җирдәге йортларны үткәннәр һәм көтмәгәндә алар янына яшь кенә бер хатын килгән һәм дулкынланып: «Мин сезнең кебек кешеләрне очратыр өчен дога кылган идем»,— дип әйткән. Ул сөйләшер өчен Шаһитләрнең үз йортына керүләрен үтенгән һәм шул ук көнне аның белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнар. Бу хатынга шушы ике мәсихче хатын янына ашыгычлык белән килергә нәрсә мәҗбүр иткән? Ике атна элек аның баласы үлгән булган. Һәм «Яраткан үлгән кешеләребез өчен нинди өмет бар?» дигән трактат тотучы малайны күргәч, аның трактатны укыйсы килгән һәм ул аны малайдан сораган. Ләкин малай бирмәгән, ә бу трактатны аңа Шаһитләр бүләк иткәнен әйткән. Озак та үтмәгән бу хатын рухи уңышларга ирешә башлаган һәм аңа баласының үлемен кичерергә җиңелрәк булган.
Алла яратуы өстен чыгарга тиеш
17—19. Йолым биреп, Йәһвә кешелеккә карата нинди ярату күрсәткән?
17 Бөтен җир шары буенча Алла сүзенең үсүе Гайсә Мәсихнең йолым корбаны белән тирән бәйле. Вәгазьләү эше, йолым кебек Йәһвәнең барлык җирдә яшәүче кешеләргә карата яратуының чагылышы. Күктән бирелгән илһам Яхъяны болай дип язарга дәртләндергән: «Алла дөньяны [кешелекне] шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче һәркем һәлак булмасын, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16, ЯИ).
18 Йәһвәнең йолым биреп, нинди ярату күрсәтүе турында уйлап кына карагыз! Миллиард еллар дәвамында Алла үзенең кадерле, бердәнбер Улы, «Алланың барлыкка китерүенең башы» белән якын мөнәсәбәтләренә шатланган (Ачыш 3:14). Гайсә Атасын нык ярата һәм Йәһвә дә Улын әле «дөнья яратылганнан элек үк яраткан» (Яхъя 14:31; 17:24). Йәһвә кешеләргә мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек булсын өчен яраткан Улының үлемен рөхсәт иткән. Кешелеккә карата мондый ярату күрсәтү безгә тирән тәэсир итә!
19 Яхъя 3:17 дә: «Алла Үзенең Улын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки Аның аша дөнья котылсын дип, дөньяга җибәрде»,— дип әйтелә. Ягъни Йәһвә үз Улына хөкем итү яисә начар дип табу түгел, ә ярату дәртләндергән коткару йөкләмәсен тапшырган. Бу Питерның: «[Йәһвә] беркемнең дә үлемен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели»,— дигән сүзләре белән туры килә (2 Питер 3:9).
20. Коткарылу яхшы хәбәрне вәгазьләү белән ничек бәйле?
20 Аңа бик кыйммәткә төшсә дә, Йәһвә коткарылу өчен законлы нигез белән тәэмин иткән һәм моның белән күбрәк кешенең куллануын тели. Рәсүл Паул болай дип язган: «Чөнки „Алланың исемен чакырган һәрберсе котылып кала“. Ләкин Аңа ышанмаганнарга Аны ничек чакырырга? Аңа Аның турында ишетмәгәч, ничек ышанырга? Вәгазьләүчесез ничек ишетергә?» (Римлыларга 10:13, 14).
21. Вәгазьләү эшендә катнашу мөмкинлегенә безгә ничек мөгамәлә итәргә кирәк?
21 Бөтендөнья вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә катнашу нинди соң бу шатлык һәм хөрмәт! Бу бик җиңел түгел, ләкин Йәһвә аның халкы хакыйкать буенча тугры яшәвен һәм башкаларга яхшы хәбәр турында сөйләвен күргәндә, ничек соң шатлана! Шуңа күрә сезнең шартларыгыз нинди генә булмаса да, Алланың рухы һәм сезнең йөрәкләрегездәге ярату бу эштә катнашырга дәртләндерсен. Һәм исегездә тотыгыз: сезнең күз алдыгызда бөтен дөнья буенча башкарылган бу эш Йәһвә Алланың озакламыйча «гаделлек тора торган» искиткеч «яңа җирне һәм яңа күкне» урнаштыру вәгъдәсен үтәячәген ышанычлы раслый (2 Питер 3:13).
Сезнең исегездәме?
• Мөртәтлек яхшы хәбәр вәгазьләүчеләрне ни өчен туктата алмады?
• Безнең көннәрдә Алла сүзе ничек өстен чыга?
• Алла рухы безнең көннәрдә ничек эшли?
• Йолым яхшы хәбәрне игълан итүе белән ничек бәйле?
[24 биттәге диаграмма/иллюстрация]
(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)
Патшалык игълан итүчеләрнең саны үсүе. ХХ гасыр.
Игълан итүчеләрнең уртача саны (миллионнар)
6,0
5,5
5,0
4,5
4,0
3,5
3,0
2,5
2,0
1,5
1,0
0,5
1900 1910 1920 1930 1940 1950 1960 1970 1980 1990 2000
[27 биттәге иллюстрацияләр]
ИЕРОНИМ
ТИНДАЛЬ
ГУТЕНБЕРГ
ГУС
[Чыганак]
Гутенберг һәм Гус: From the book The Story of Liberty, 1878
[25 биттәге иллюстрация]
Бөтен дөньяда кешеләр яхшы хәбәргә мөнәсәбәтләрен белдерәләр.
[26 биттәге иллюстрацияләр]
Вәгазьләү эше Гайсә Мәсихнең йолып алучы корбаны кебек, Алла яратуын өстен күтәрә.
[27 биттәге иллюстрация]
Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең 1920 елларда яхшы хәбәрне игълан итүләре.