-
Туганнарның күңелләрен йомшартуКүзәтү манарасы 2014 | 15 март
-
-
Беренче гасырдагы кайбер кешеләр, мәсәлән, Әндри Гайсәне Мәсих итеп беренче булып таныган. Ул үзенең «ачышы» турында иң башта кемгә сөйләгән? «Башта ул бертуганы Шимунны эзләп тапкан һәм аңа: „Без Мәсихне очраттык“,— дигән. (Мәсих «майланган зат» дигәнне аңлата.)» Әндри Петерне Гайсә янына алып барган. Шулай итеп, ул Петергә Гайсә шәкерте булырга мөмкинлек биргән (Яхъя 1:35—42).
-
-
Туганнарның күңелләрен йомшартуКүзәтү манарасы 2014 | 15 март
-
-
Әндри белән Көрнили безгә нинди үрнәк калдырган?
Әндри дә, Көрнили дә: «Туганнарым җай чыкса үзләре хакыйкатькә килер әле»,— дип уйламаган. Әндри үзе Петерне Гайсә белән таныштырган, ә Көрнили үз туганнары Петерне тыңлый алсын өчен тырышлыклар куйган. Әмма Әндри дә, Көрнили дә үз туганнарына басым ясамаган һәм, хәйлә корып, аларны Мәсихнең шәкертләре булырга мәҗбүр итмәгән. Без алардан нинди үрнәк ала алабыз? Безгә алар кебек эш итү акыллы булыр. Без туганнарыбызга я берәр фикерне сөйли алабыз, я аларны Изге Язмалардагы тәгълиматлар һәм имандашларыбыз белән таныштыра алабыз. Шулай да без аларның ихтыяр иреген чикләмибез һәм аларга басым ясамаска тырышабыз. Туганнарыбызга ничек ярдәм итәргә икәнен белер өчен, Германиядә яши торган бер парның мисалына кагылып китик.
-