Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 65 бүл. 154 б.-155 б., 3 абз.
  • Иерусалимга барганда өйрәтү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иерусалимга барганда өйрәтү
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә яшерен генә Иерусалимга бара
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • «Аның сәгате әле җитмәгән иде»
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Чатыр кору бәйрәме
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Иерусалимда Чатыр кору бәйрәмендә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 65 бүл. 154 б.-155 б., 3 абз.
Гайсә үз шәкертләре белән Иерусалимга бара

АЛТМЫШ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Иерусалимга барганда өйрәтү

МАТТАЙ 8:19—22 ЛҮК 9:51—62 ЯХЪЯ 7:2—10

  • ГАЙСӘНЕҢ ЭНЕЛӘРЕ АНЫҢ ТУРЫНДА НӘРСӘ УЙЛЫЙ?

  • ПАТШАЛЫК ЭШЛӘРЕ НИКАДӘР МӨҺИМ?

Менә инде күпмедер вакыт Гайсә күбесенчә Гәлиләядә вәгазьли. Чөнки монда аны Яһүдиягә караганда яхшырак кабул итәләр. Өстәвенә, ул Иерусалимда Шимбә көнне бер кешене савыктыргач, «яһүдләр аны үтерер өчен тагы да зуррак тырышлыклар куя башлаган» (Яхъя 5:18; 7:1).

Хәзер б. э. 32 елының көзе, Чатыр (ягъни Куыш) кору бәйрәме якынлашып килә. Бу бәйрәмне җиде көн үткәрәләр, ә сигезенче көнне изге җыелыш оештыралар. Бу бәйрәм уңыш җыюның тәмамлануын күрсәтә, зур шатлык һәм рәхмәт белдерү вакыты булып тора.

Гайсә һәм аның шәкертләре Ягъкуб белән Яхъя

Гайсәнең энеләре Ягъкуб, Шимун, Йосыф һәм Яһүд аны: «Монда калма... Яһүдиягә бар»,— дип өнди. Иерусалим — бөтен илнең дини үзәге. Ел саен үткәрелә торган өч бәйрәм вакытында бу шәһәр халык белән тула. Энеләре Гайсәгә: «Танылган булырга теләгән кеше үз эшләрен яшерен башкармый. Андый эшләр башкарасың икән, үзеңне дөньяга күрсәт»,— дип әйтә (Яхъя 7:3, 4).

Чынында, Гайсәнең энеләре аның Мәсих булуына «иман итми». Шулай да алар бәйрәмгә җыелган халыкның аның могҗизаларын күрүләрен тели. Гайсә, анда бару куркыныч икәнен белеп, болай ди: «Дөньяның сезне нәфрәт итәр өчен сәбәбе юк, ә мине ул нәфрәт итә, чөнки мин аның эшләренең явыз булуына шаһитлек бирәм. Сез бәйрәмгә барыгыз, ә мин әлегә бармый торам, чөнки вакытым әле килеп җитмәде» (Яхъя 7:5—8).

Гайсәнең энеләре күпчелек кеше белән бәйрәмгә киткәннән соң берничә көн үткәч, Гайсә үз шәкертләре белән яшертен генә, кеше күзенә чалынмыйча, юлга чыга. Алар Үрдүн елгасы буйлап үткән гадәттәге юлдан түгел, ә турырак юлдан, Самария аша бара. Гайсә белән аның шәкертләренә тукталыр өчен урын кирәк, шуңа күрә ул, үзенең килүенә бөтен нәрсәне әзерләп куйсыннар өчен, үзе алдыннан хәбәрчеләр җибәрә. Әмма бер авылда кешеләр, Гайсәнең Иерусалимга яһүдләр бәйрәменә юл тотканын белгәч, аларны кабул итмиләр, аларга гадәти кунакчыллык күрсәтмиләр. Ачулары чыгып, Ягъкуб белән Яхъя: «Хуҗабыз, теләсәң, без күктән ут төшсен һәм аларны юк итсен, дип кушарбыз»,— диләр (Лүк 9:54). Гайсә аларны бу тәкъдимнәре өчен шелтәли, һәм алар юлларын дәвам итә.

Юлда барганда аның янына бер канунчы килеп: «Остаз, син кая гына барсаң да, мин сиңа иярермен»,— дип әйтә. Гайсә аңа: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының баш төртер урыны да юк»,— дип җавап бирә (Маттай 8:19, 20). Бу сүзләр буенча, канунчы Гайсәнең шәкерте булып китсә, аңа төрле авырлыклар кичерергә туры киләчәк. Әмма канунчы, күрәсең, бик горур булганга, андый тормыш юлыннан барырга әзер түгел. Шуңа күрә безнең һәрберебез үзенә мондый сорау бирә ала: «Мин Гайсәгә ияреп барырга әзерме?»

1. Өнендә ятучы төлке. 2. Оясында утыручы кош

Икенче бер кешегә Гайсә: «Минем шәкертем бул»,— дип әйтә. «Хуҗам, өемә кайтып, башта атамны җирләргә рөхсәт ит»,— ди ул кеше. Аның шартларын белгәнгә, Гайсә: «Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен,— дип җавап бирә,— ә син бар һәм бөтен җирдә Аллаһы Патшалыгын игълан ит» (Лүк 9:59, 60). Бу кешенең атасы әле үлмәгән, ахрысы, чөнки ул үлгән булса, аның улы монда Гайсә белән сөйләшеп тормас иде. Бу угыл Аллаһы Патшалыгын тормышында беренче урынга куярга әле әзер түгел.

Алар Иерусалимга барганда, башка берәү Гайсәдән: «Хуҗам, мин сиңа иярермен. Ләкин башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит»,— дип сорый. Гайсә аңа: «Кулын сабанга куеп, артына борылып караучы кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел»,— дип җавап бирә (Лүк 9:61, 62).

Гайсәнең чын шәкерте булырга теләүчеләр бар игътибарын Патшалык эшләренә тупларга тиеш. Сабанчы алга карап бармаса, буразнасы кәкре булыр. Ул кулыннан сабанын ычкындырып артына караса, эш тукталыр. Нәкъ шулай ук артына, бу иске дөнья төзелешенә, борылып караган кешенең мәңгелек тормышка алып баручы юлдан җиңел генә тайпылуы бар.

  • Гайсәнең дүрт энесе аның турында нәрсә уйлый?

  • Ни өчен самариялеләр Гайсәне кабул итми һәм Ягъкуб белән Яхъя нәрсә эшләмәкче була?

  • Гайсә Иерусалимга барганда, нинди өч сөйләшү була һәм ул Аллаһыга хезмәт итү турында нәрсә әйтә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу