Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 91 бүл. 214 б.-215 б., 4 абз.
  • Лазар терелтелә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Лазар терелтелә
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Лазарның терелтелүе
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә Лазарны үледән терелтә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ни өчен Гайсә булышырга ашыкмаган?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 91 бүл. 214 б.-215 б., 4 абз.
Гайсә Лазарны терелтә, ә Марта белән Мәрьям карап тора

ТУКСАН БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Лазар терелтелә

ЯХЪЯ 11:38—54

  • ЛАЗАРНЫҢ ТЕРЕЛТЕЛҮЕ

  • ЮГАРЫ КИҢӘШМӘ ГАЙСӘНЕ ҮТЕРМӘКЧЕ БУЛА

Гайсә Битания янында Мартаны, ә соңрак Мәрьямне очратканнан соң, алар Лазарның төрбәсе янына бара. Бу төрбә — зур таш белән капланган мәгарә. «Ташны алып куегыз»,— дип куша Гайсә. Марта, Гайсәнең нәрсә эшләргә җыенганын әле аңламаганга: «Хуҗам, ул исләнгәндер, чөнки дүрт көн үтте инде»,— дип, аңа каршы төшә. Ләкин Гайсә аңа болай ди: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?» (Яхъя 11:39, 40).

Шулай итеп, ташны алып куялар. Шунда Гайсә, күккә карап, болай дип дога кыла: «Атам, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа. Әйе, син һәрвакыт мине ишетәсең, мин моны беләм, ләкин бу сүзләрне монда басып торучы кешеләр өчен, мине син җибәргәнгә ышансыннар өчен әйттем». Ни өчен Гайсә халык алдында дога кыла? Чөнки шулай итеп кешеләр ул кылырга җыенган могҗиза Аллаһыдан бирелгән көч белән башкарылачак икәнен белә алыр. Аннары Гайсә каты тавыш белән: «Лазар, чык!» — дип кычкыра. Шунда төрбәдән Лазар чыга. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган була. «Чишегез аны, йөрсен»,— дип әйтә Гайсә (Яхъя 11:41—44).

Бу могҗизаны күреп, Мәрьям белән Мартаны юатырга килгән күп кенә яһүдләр Гайсәгә иман итә башлый. Әмма башкалар, фарисейлар янына барып, Гайсә кылганны сөйләп бирә. Шунда фарисейлар белән өлкән руханилар Югары киңәшмә җыя. Бу — яһүдләрнең югары суды, аның әгъзаларының берсе — баш рухани Каяфәс. Аларның кайберләре болай дип сукрана: «Нәрсә эшләргә инде? Бу кеше күп могҗизалар кыла бит. Моны болай гына калдырсак, барысы аңа иман итә башлаячак. Шунда римлылар килеп, урыныбызны да, халкыбызны да басып алачак» (Яхъя 11:47, 48). Гайсәнең «күп могҗизалар» кылганын күп кешеләр үз күзләре белән күргән. Шул дини җитәкчеләр аларның шаһитлеген ишетсәләр дә, Аллаһының аның аша кылган эшләренә шатланмый. Аларны үз урыннарын һәм хакимлекләрен ничек сакларга икәнлеге генә борчый.

Яһүдләр фарисейларга Лазарның терелтелүен хәбәр итә

Лазарның үледән терелтелүе саддукейларның җиңелүенә тиң, чөнки алар терелтелүгә ышанмый. Каяфәс (саддукей) хәзер болай ди: «Сез бернәрсә дә белмисез һәм аңламыйсыз. Бөтен халык һәлак булганчы, халык өчен бер кешенең үлүе сезнең өчен хәерлерәк бит» (Яхъя 11:49, 50; Рәсүлләр 5:17; 23:8).

Каяфәс баш рухани булганга, Аллаһы аны бу сүзләрне әйтергә этәрә, «ул моны үзеннән әйтми». Каяфәснең сүзләре буенча, Гайсә, алга таба да дини җитәкчеләрнең абруйларын төшермәсен һәм хакимлекләрен какшатмасын өчен, үтерелергә тиеш. Әмма аның пәйгамбәрлеге Гайсәнең үз үлеме белән яһүдләрне генә түгел, ә шулай ук «таралып яшәгән Аллаһы балаларының» барысын йолып алачагын күрсәтә (Яхъя 11:51, 52).

Каяфәс үз максатына ирешә: ул Югары киңәшмә белән Гайсәне үтерергә сүз куеша. Ә Гайсә белән яхшы мөнәсәбәттә булган Югары киңәшмә әгъзасы Никәдим аңа бу хакта әйтерме? Һәрхәлдә, Гайсә Иерусалим җирләрен калдырып китә. Шулай итеп ул үлемнән кача, чөнки Аллаһы билгеләгән вакыт әле җитмәгән була.

  • Лазарның терелтелүен күргән кешеләр моңа ничек карый?

  • Югары киңәшмә әгъзаларының явыз булулары нәрсәдән күренә?

  • Каяфәснең явыз ниятенә карамастан, Аллаһы аның аша нинди пәйгамбәрлек әйткән?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу