Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gt 114 бүл.
  • Искә алу кичәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Искә алу кичәсе
  • Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хуҗабызның кичке ашы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Хыянәт итү һәм кулга алу
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Хыянәт итү һәм кулга алу
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • «Яһүд бәян иткән Яхшы хәбәр» нәрсә ул?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Җирдә яшәгән иң бөек кеше
gt 114 бүл.

Йөз ундүртенче бүлек

Искә алу кичәсе

РӘСҮЛЛӘРЕНЕҢ аякларын юганнан соң, Гайсә Зәбурдан Мәдхия 40:10 ны өземтә итеп китерә: «Икмәгемне ашаучы миңа каршы үкчәсен күтәрде». Аннары Гайсә бик нык көенеп: «Арагыздан берәү мине сатачак»,— дип әйтә.

Зур хафага төшеп, рәсүлләр бер-бер артлы Гайсәдән: «Хуҗам, мин түгел бит?» — дип сорый башлый. Хәтта Яһүд Искариот та сорый. Гайсә янында утырган Яхъя аңа тагын да якынрак иелеп: «Хуҗам, ул кем?» — дип сорый.

«Ул — минем белән бергә бер савытка икмәген манучы уникенең берсе,— дип җавап бирә Гайсә.— Әйе, Кеше Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Кеше Улын сатучыга кайгы! Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде». Шуннан соң Шайтан Яһүднең явыз булып киткән йөрәгенең ачык булуыннан файдаланып, кабат аның эченә керә. Соңрак шул ук төнне Гайсә Яһүдне тиешенчә «һәлакәт угылы» дип атый.

Шунда Гайсә Яһүдкә: «Эшли торган эшеңне тизрәк эшлә»,— ди. Башка рәсүлләр Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңламый. Яһүдтә акча тартмасы булганлыктан, кайберәүләр Гайсә аңа: «Безгә бәйрәм өчен кирәк булган әйберләрне сатып ал»,— дип әйткәндер яки ярлыларга нәрсә дә булса бирергә кушкандыр дип уйлый.

Яһүд чыгып киткәч, Гайсә үзенең тугры рәсүлләре өчен бөтенләй яңа бәйрәмне, яки Искә алу кичәсен гамәлгә кертә. Гайсә икмәкне ала да, Аллаһыга рәхмәтләрен әйтеп дога кылганнан соң, аны сындырып аларга бирә һәм: «Алыгыз, ашагыз»,— дип әйтә. «Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата. Мине искә алу өчен шулай эшләгез».

Һәрберсе бу икмәкне ашагач, Гайсә шәраб белән касәне, күрәсең, Пасах бәйрәмендә кулланылган дүртенче касәне ала. Ул шулай ук Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирә һәм аларга аннан эчәргә кушып болай ди: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата».

Шулай итеп бу — Гайсәнең үлемен искә алу кичәсе. Һәр ел 14 нисан көнне, Гайсә әйткәнчә, бу Кичә аны искә алу өчен үткәрелергә тиеш. Гайсә һәм аның күктәге Атасы, кешелекне үлем хөкеменнән коткарыр өчен, бик зур бәя түләгән. Бу Кичә анда килүче кешеләрнең исләренә моны төшереп торачак. Мәсихнең шәкертләре булып киткән яһүдләр өчен бу бәйрәм Пасах бәйрәмен алмаштырачак.

Гайсәнең түгелгән каны нигезендә төзелгән яңа килешү иске Канун килешүен алмаштыра. Гайсә Мәсих — Йәһвә Аллаһы белән рухтан туган 144 000 мәсихче арасындагы арадашчы. Бу килешү гөнаһларның кичерелүенә генә түгел, ә күктә патша-руханилар халкының оештырылуына да юл ача. Маттай 26:21—29; Марк 14:18—25; Лүк 22:19—23; Яхъя 13:18—30; 17:12; 1 Көринтлеләргә 5:7.

▪ Гайсә үз шәкертләренең берсе турында нинди пәйгамбәрлек китерә һәм аны ничек куллана?

▪ Ни өчен рәсүлләр бик хафалана, һәм һәрберсе нәрсә турында сорый?

▪ Гайсә Яһүдкә нәрсә эшләргә куша, һәм башка рәсүлләр моны ничек аңлый?

▪ Яһүд чыгып киткәч, Гайсә нинди бәйрәмне гамәлгә кертә, һәм бу бәйрәмнең максаты нинди?

▪ Яңа килешү кем арасында төзелә, һәм аның ярдәмендә нәрсә мөмкин?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу