СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?
Борынгы заманда кул тегермәнен ничек кулланганнар?
Кул тегермәнендә он тарттырганнар, шуннан соң икмәк пешергәннәр. Кул тегермәне һәрбер йортта диярлек булган. Гадәттә, онны хатын-кызлар яисә хезмәтчеләр тарттырган. Борынгы заманнарда кул тегермәненең тавышы көн дә ишетелгән (Чыгыш 11:5; Ирмия 25:10).
Борынгы Мисырда табылган сурәтләр белән һәйкәлләргә карап, онны ничек тарттырганнарын аңлап була. Ияр формасында уелган ташны беркетеп аның өстенә игенне салганнар. Он тарттыручы тезләнеп аның өстенә кечерәк тегермән ташын, ягъни җайдакны куеп, аны ике куллап алга-артка йөрткән. Бер чыганак буенча, өске ташның авырлыгы, гадәттә, 2—4 килограмм тәшкил иткән. Андый таш кеше үтерерлек булган (Хакимнәр 9:50—54).
Кул тегермәне кеше тормышында шулкадәр зур роль уйнаган ки, Изге Язмалардагы канунда аны хәтта залогка алу тыелган булган: «Берәү дә... икенче кешенең тегермән ташларын, хәтта өскесен дә, үзенә рәһен итеп алырга тиеш түгел, чөнки икенче кешенең көндәлек ризыгы шуңа бәйле» (Канун 24:6).
«Кемнеңдер күкрәге янында булу» дигән сүзләр нәрсә аңлата?
Инҗилдә Гайсә «Ата күкрәге янында» дип әйтелә (Яхъя 1:18, искәрмә). Бу сүзләр Аллаһының Гайсәгә карата махсус илтифатын һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый. «Ата күкрәге янында» дигән сүзтезмә борынгы яһүдләрнең аш ашау йоласы белән бәйле.
Гайсә заманында яһүдләр табын янында кырын ятып ашаган. Аш ашаучылар сул терсәген мендәргә сөяп өстәлгә таба авышып яткан, аларның уң куллары буш булган. Табын артындагы кешеләр сул яклары белән авышып бер-бер артлы ятканга, «берсенең башы аның артында ятучы кешенең күкрәге янында булган, шуңа күрә ул шул кешенең күкрәге янында яткан дип әйтеп була» («A Cyclopædia of Biblical Literature»).
Мәҗлес үткәрүченең яки гаилә башының күкрәге янында кырын ятып ашау зур хөрмәт дип саналган. Мәсәлән, Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме вакытында аның күкрәге янында «яраткан шәкерте» рәсүл Яхъя кырын яткан. Шулай итеп, Яхъя сорау бирергә теләгән булса, «Гайсәгә тагын да якынрак иелә» алган (Яхъя 13:23—25; 21:20).