Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 17 дәрес
  • Гайсә нинди ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә нинди ул?
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Атасының кем икәнен улының «белдерәсе килгән»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Гайсә җирдә яшәгәндә нәрсә эшләгән?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 17 дәрес
Дәрес 17. Гайсә кулын сузып, авырган кешене могҗизалы рәвештә савыктыра.

ДӘРЕС 17

Гайсә нинди ул?

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Гайсәнең җирдә нәрсәгә өйрәткәннәре һәм нәрсә эшләгәннәре турында белгәч, без аның күркәм сыйфатларын ачыклыйбыз. Алар безне аңа һәм аның Атасы Йәһвәгә якынлаштыра. Бу нинди сыйфатлар соң? Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

1. Гайсә кайсы яктан Атасына охшаш?

Күктә Гайсә миллиардлаган еллар дәвамында үз Атасын күзәткән һәм аңардан өйрәнгән. Нәтиҗәдә, Гайсәнең уйлары, хисләре һәм эшләре нәкъ Атасыныкы кебек булып киткән. (Яхъя 5:19 укы.) Әйе, Гайсә үз Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдыра. Шуңа күрә ул: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйткән (Яхъя 14:9). Сез Гайсә турында күбрәк белгән саен, Йәһвә белән яхшырак танышырсыз. Мәсәлән, Гайсәнең кешеләр турында ничек кайгыртканы Йәһвәнең сезнең турында никадәр кайгыртканын күрсәтә.

2. Гайсә Йәһвәне яратканын ничек күрсәтә?

Гайсә болай дигән: «Дөнья Атаны яратканымны белсен өчен, мин нәкъ Ата әмере буенча эш итәм» (Яхъя 14:31). Җирдә яшәгәндә, Гайсә һәрчак, хәтта авыр булганда да, Атасына буйсынган. Шулай итеп ул Атасына карата бөек мәхәббәтен күрсәткән. Гайсә үз Атасы турында сөйләргә яраткан. Шулай ук ул башкаларга ничек Аллаһы белән дуслык үстерергә икәнен аңлаткан (Яхъя 14:23).

3. Гайсә кешеләрне яратканын ничек күрсәтә?

Изге Язмаларда кешеләр Гайсә өчен аеруча кадерле дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 8:31). Ул үз яратуын кешеләрнең рухларын күтәреп һәм аларга риясыз ярдәм итеп күрсәткән. Кылган могҗизаларыннан аның көче генә түгел, ә шулай ук кешеләргә ярдәм итәргә теләге дә күренгән (Марк 1:40—42). Гайсә кешеләр белән үзен игелекле тоткан һәм һәр кешегә бертигез караган. Аның сүзләре аны тыңлаган бар эчкерсез кешеләргә юаныч һәм өмет биргән. Гайсә, бөтен кешелекне яратканга, газап чигәргә һәм үләргә әзер булган. Ләкин ул үзенең әмерләрен үтәгән кешеләрне аеруча ярата. (Яхъя 15:13, 14 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Гайсәнең сыйфатлары турында күбрәк белегез. Аның кебек ничек ярату һәм юмартлык күрсәтергә икәне турында уйланыгыз.

4. Гайсә үз Атасын ярата

Гайсә үрнәгеннән без Аллаһыга карата яратуыбызны ничек күрсәтергә икәненә өйрәнәбез. Лүк 6:12 һәм Яхъя 15:10; 17:26 ны укыгыз. Һәр шигырьне укыганнан соң, сорауга җавап бирегез:

  • Без, Гайсә кебек, Йәһвәне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз?

Гайсә дога кыла.

Гайсә Күктәге Атасын яраткан һәм аңа еш кына дога кылган

5. Гайсә кешеләр турында кайгырта

Гайсә башка кешеләрнең ихтыяҗларын үзенекеннән өстен куйган. Хәтта арыган чагында да, ул үз вакытын һәм көчен кешеләргә ярдәм итәр өчен кулланган. Марк 6:30—44 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу хәбәрдән күренгәнчә, Гайсә башкалар турында ничек кайгырткан? (31, 34, 41 һәм 42 нче шигырьләрне кара.)

  • Гайсәне башкаларга ярдәм итәргә нәрсә дәртләндергән? (34 нче шигырьне кара.)

  • Гайсә Йәһвәнең сыйфатларын чагылдырганга, боларның барысы сезне Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә?

  • Башкалар турында кайгырткан Гайсәдән без ничек үрнәк ала алабыз?

Гайсә могҗизалы рәвештә биш икмәк һәм ике кечкенә балык ярдәмендә меңләгән кешене ашата. Аның шәкертләре ир кешеләргә, хатын-кызларга һәм балаларга ризык тарата.

6. Гайсә юмарт

Гайсә, әйберләре күп булмаса да, юмарт булган һәм безне дә юмарт булырга дәртләндергән. Рәсүлләр 20:35 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсәнең сүзләре буенча, без ничек бәхетле була алабыз?

ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Бирүдә бәхет күбрәк (Өзек)» (4:00)

  • Үзебез бай булмасак та, без башкаларга нәрсә бирә алабыз?

Сез беләсезме?

Изге Язмаларда без Йәһвәгә Гайсә исеме хакына дога кылырга тиеш дип әйтелә. (Яхъя 16:23, 24 укы.) Шулай итеп дога кылганда, без Гайсәнең безгә Йәһвәнең дуслары булып китәргә ярдәм итәр өчен нәрсә эшләгәнен таныганыбызны күрсәтәбез.

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Кешеләр Аллаһы аларны сынаганга газап чигә»,— дип әйтә.

  • Гайсә Атасының сыйфатларын чагылдырганга, аның эшләре Йәһвәнең безне газапларга дучар итмәгәнен ничек күрсәтә?

ЙОМГАКЛАУ

Гайсә Йәһвәне һәм кешеләрне ярата. Ул Атасына охшаш булганга, аның турында күбрәк белгән саен, сез Йәһвә белән якынрак танышачаксыз.

Кабатлау

  • Без, Гайсә кебек, Йәһвәгә карата яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

  • Без, Гайсә кебек, кешеләргә карата яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

  • Гайсәнең кайсы сыйфаты сезгә аеруча ошый?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Гайсәнең без чагылдыра алган кайбер сыйфатларын карап чыгыгыз.

«Гайсә пәйгамбәр кебек...» («Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш», 317 нче бит)

Ни өчен Гайсәнең исеме хакына дога кылырга кирәк икәнен белегез.

«Ни өчен Гайсә Мәсихнең исеме хакына дога кылырга кирәк?» («Күзәтү манарасы» 2008 ел, 1 февраль)

Изге Язмаларда Гайсәнең тышкы кыяфәте турында берәр нәрсә әйтеләме?

«Гайсә Мәсихнең тышкы кыяфәте нинди булган?» (Интернет мәкалә)

Гайсәнең хатын-кызларга карата мөнәсәбәтеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

«Аллаһы хатын-кызларны хөрмәт итә һәм кайгырта» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 сентябрь)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу