Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 30 дәрес
  • Үлгән якыннарыгыз яңадан яши ала!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үлгән якыннарыгыз яңадан яши ала!
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Аллаһы үлгәннәрне терелтәчәк!
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • «Бертуганың үледән тереләчәк»!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Нәрсә ул терелү?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 30 дәрес
Дәрес 30. Бер гаилә үледән терелтелгән кечкенә малайны каршы ала.

ДӘРЕС 30

Үлгән якыннарыгыз яңадан яши ала!

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Үлем күп кайгы-хәсрәт китерә. Менә ни өчен үлем Изге Язмаларда дошман дип атала (1 Көринтлеләргә 15:26). 27 нче дәрестән сез Йәһвәнең бу дошманны юк итәчәген белдегез. Ләкин инде үлгән кешеләр белән нәрсә булачак? Бу дәрестән сез Йәһвәнең тагын бер искиткеч вәгъдәсе турында белерсез. Ул миллиардлаган кешене мәңге шатланып яшәсеннәр өчен үледән терелтәчәк! Бу чыннан да мөмкинме? Алар җирдә я күктә яшәр өчен терелтеләчәкме?

1. Йәһвә үлгән якыннарыбыз өчен нәрсә эшләргә тели?

Йәһвә үлгән кешеләрне терелтергә бик тели. Әюп исемле нык иманлы кеше шуңа инанган булган: ул үлеп китсә, Аллаһы аны онытмаячак. Ул Аллаһыга болай дигән: «Син дәшәрсең, һәм мин [кабердән] җавап бирермен». (Әюп 14:13—15 не укы.)

2. Үлгәннәрне терелтеп була икәнен без кайдан беләбез?

Гайсә җирдә яшәгәндә, Аллаһы аңа кешеләрне үледән терелтергә көч биргән. Гайсә 12 яшьлек бер кызны һәм бер тол хатынның улын яңадан тормышка кайтарган (Марк 5:41, 42; Лүк 7:12—15). Соңрак Гайсәнең дусты Лазар үлгән. Лазар үлеменнән соң дүрт көн үткән булса да, Гайсә аны үледән терелткән. Аллаһыга дога кылганнан соң Гайсә: «Лазар, чык!» — дип кычкырган. «Шунда үлгән кеше чыккан» (Яхъя 11:43, 44). Лазар яңадан исән булган! Лазарның гаиләсе, дуслары никадәр шат булганын күз алдына китерегез!

3. Үлгән якыннарыгыз өчен нинди өмет бар?

Изге Язмаларда үлгән кешеләр «үледән тереләчәк» дип вәгъдә ителә (Рәсүлләр 24:15). Гайсә җирдә яшәгәндә, ул үледән терелткән кешеләр күккә күтәрелмәгән (Яхъя 3:13). Ул аларны монда, җирдә терелткән һәм алар моңа бик шат булган. Шулай ук Гайсә тиздән миллиардлаган кешене җирдәге оҗмахта мәңге яшәсеннәр өчен үледән терелтәчәк. Ул «кабердәгеләрнең һәммәсе» терелеп торачак дип әйткән. Алар, хәтта онытылып беткән булса да, Аллаһының хәтерендә саклана (Яхъя 5:28, 29, искәрмә).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Изге Язмалардан үлеләрне терелтеп була һәм алар терелтеләчәк икәненә дәлилләрне тикшереп чыгыгыз. Үледән терелтелү сезгә ничек юаныч һәм өмет бирә ала икәнен белегез.

Гайсә Лазарны терелтә; башкалар хәйран калып карап тора.

4. Гайсә үлгәннәрне терелтә алганын раслаган

Гайсәнең үз дусты Лазар өчен нәрсә эшләгәне турында күбрәк белегез. Яхъя 11:14, 38—44 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Лазарның чыннан да үле булганын без кайдан беләбез? (39 нчы шигырьне кара.)

  • Лазар күккә күтәрелгән булса, сезнеңчә, Гайсә аны җирдә яшәр өчен кире кайтарыр идеме?

ВИДЕОРОЛИК карагыз.

ВИДЕОРОЛИК: «Гайсә Лазарны үледән терелтә» (1:16)

5. Күпләр үледән тереләчәк!

Зәбур 37:29 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Үледән терелтелгән миллиардлаган кеше кайда яшәячәк?

Гайсә Йәһвәнең хезмәтчеләрен генә түгел, ә күпкә күбрәк кешене терелтеп торгызачак. Рәсүлләр 24:15 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Үледән терелеп торган кешеләрдән сез кемне күрергә теләр идегез?

Бер ир кеше баласын ипләп кенә уята.

Әти кеше үз улын җиңел генә йокыдан уята алган кебек, Гайсә дә кешене җиңел генә үледән терелтә ала

6. Үледән терелү тәгълиматы юаныч һәм өмет бирә

Изге Язмаларның Яһир кызы турындагы хәбәре кайгырган күп кешене юата һәм ныгыта. Лүк 8:40—42, 49—56 да язылган чынбарлыкта булган очракны укыгыз.

Яһирның кызын үледән терелтер алдыннан Гайсә Яһирга: «Курыкма, иман ит»,— дип әйткән. (50 нче шигырьне кара.) Үледән терелүгә өмет сезгә ничек...

  • якыныгыз үлгәндә булыша ала?

  • тормышыгыз куркыныч астында булганда булыша ала?

ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Үледән терелүгә өмет кыюлык өсти» (3:21)

Коллаж: «Үледән терелүгә өмет кыюлык өсти» дигән видеороликтан күренешләр. 1. Бер апа-кардәш Филиситиның үлеменнән соңгы көнендәге җыелыш очрашуында Верониканы юата. 2. Вероника кызы белән Изге Язмаларны кулланып бер хатынны юата.
  • Үледән терелүгә өмет Филиситиның әти-әнисен ничек юаткан һәм ныгыткан?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Кешеләрнең җирдә яшәр өчен үледән терелтеләчәгенә ышану бик авыр»,— дип әйтә.

  • Ә сез ничек уйлыйсыз?

  • Үледән терелтү булачагын күрсәтер өчен, сез нинди шигырьне кулланыр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Изге Язмаларда миллиардлаган кеше үледән тереләчәк дип вәгъдә ителә. Йәһвә аларның яңадан яшәвен тели, һәм ул Гайсәгә аларны үледән терелтергә көч биргән.

Кабатлау

  • Йәһвәнең һәм Гайсәнең үлгән кешеләрнең тереләчәген зарыгып көткәнен без кайдан беләбез?

  • Үледән терелеп торган миллиардлаган кеше күктә я җирдә яшәячәкме? Ни өчен сез шулай дисез?

  • Үлгән якыннарыгызның яңадан яшәячәкләренә сезне нәрсә ышандыра?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Кайгыны кичереп чыгар өчен нинди гамәли адымнар ясап була икәнен белегез.

«Кайгы вакытында ярдәм» («Уяныгыз!» 2018 ел, № 3)

Изге Язмалардагы принциплар кайгырган кешегә чыннан да ярдәм итә аламы?

«Якын кешең үлгәндә» (5:06)

Балалар якыннарының үлемен ничек кичереп чыга ала?

«Йолым» (2:07)

Берәр кем күктә яшәр өчен терелтелгән булачакмы? Кем үледән терелтелмәячәк?

«Нәрсә ул терелү?» (Интернет мәкалә)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу