-
Йәһвә өзлексез «җимеш китерүчеләрне» яратаКүзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2018 ел) | май
-
-
7. а) «Йөзем үстерүче», «чын йөзем агачы» һәм «ботаклар» кемнәрне символлаштыра? ә) Безгә нинди сорауга җавап табарга кирәк?
7 Яхъя 15:1—5, 8 укы. Гайсә үз рәсүлләренә болай дигән: «Күп җимеш китерегез һәм минем шәкертләрем булуыгызны күрсәтегез, шулай итеп Атам данлана». Гайсә мисалында «йөзем үстерүче» ул — Йәһвә, «чын йөзем агачы» ул — Гайсә үзе, ә «ботаклар» — Гайсәнең шәкертләреb. Алайса, мәсихчеләр китерергә тиешле җимеш нәрсәне аңлата? Гайсә моның турында турыдан-туры әйтмәгән. Ләкин ул телгә алган бер нечкәлек безгә моның нәрсә икәнен билгеләргә ярдәм итә.
8. а) Гайсәнең мисалында җимеш яңа шәкертләрне хакыйкатькә китерүне аңлатмый. Без моны кайдан беләбез? ә) Йәһвә, бездән нәрсәнедер таләп иткәндә, нинди сыйфатлар күрсәтә?
8 Үз Атасы турында Гайсә болай дигән: «Ул миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый»; ягъни җимешләр китерсәк кенә, Йәһвә безне үз хезмәтчеләре дип саный (Мат. 13:23; 21:43). Димәк, мәсихчеләр китерергә тиешле җимеш яңа шәкертләрне хакыйкатькә китерү була алмый, югыйсә ваемсыз кешеләр яшәгән территориядә вәгазьләгән кардәшләр, беркемне дә хакыйкатькә китермәгәнгә, җимеш китерми торган ботак булып саналыр иде (Мат. 28:19). Әмма андый нәтиҗә акылга сыймаслык! Без бит кешеләрне мәсихчеләр булырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Кардәш беркемне дә хакыйкатькә китерә алмаса, аны моның өчен яраксыз дип санау мәрхәмәтсез булыр иде. Йәһвә бездән мөмкин булмаганны таләп итми. Ул һәрвакыт ярату һәм аңлау белән эш итә (Кан. 30:11—14).
9. а) Без, нинди эштә катнашып, «җимешләр» китерәбез? ә) Без нинди мисал карап чыгарбыз һәм ни өчен?
9 Өстә әйтелгәннән күренгәнчә, Гайсә әйткән җимеш китерү һәрберебез катнаша алган эш белән бәйле булырга тиеш. Алайса, бу җимеш нәрсә ул? «Җимеш бирү» — Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итү улc (Мат. 24:14). Гайсәнең чәчүче турындагы мисалы моны раслый. Әйдәгез, бу мисалны да карап үтик.
-
-
Йәһвә өзлексез «җимеш китерүчеләрне» яратаКүзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2018 ел) | май
-
-
b Бу мисалда «ботаклар» күктәге тормыш алачак кешеләрне символлаштыра. Шулай да бу мисал Аллаһының бар хезмәтчеләре өчен файдалы.
c «Җимеш китерү» «рух җимешен» китерү белән дә бәйле. Әмма бу һәм киләсе мәкаләдә без күбрәк Патшалык хәбәрен вәгазьләү турында сөйләшербез (Гәл. 5:22, 23; Евр. 13:15).
-