Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • «Йөзем үскән бакчаңны сакла»!
    Күзәтү манарасы 2006 | 1 июль
    • Йәһвә Исраил халкын йөзем агачы белән чагыштырган кебек, Гайсә дә шундый чагыштыру китергән. Шәкертләре белән хәзер Кичке аш дип аталган бәйрәмдә булганда, ул аларга болай дигән: «Мин — чын йөзем агачы, ә Минем Атам — Йөзем үстерүче» (Яхъя 15:1). Ул үз шәкертләрен йөзем агачының ботаклары белән чагыштырган. Ботаклар агачтан көч алып торган кебек, Мәсих шәкертләре дә аның белән бердәмлектә калырга тиеш булган. «Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз»,— дигән Гайсә (Яхъя 15:5). Кеше йөзем бакчасын ул җимеш китерсен өчен үстерә, Йәһвә дә аның халкы яхшы рухи җимешләр китерер дип көтә. Мондый җимешләр Йөзем Үстерүчегә, Аллаһыга дан һәм шатлык китерә (Яхъя 15:8).

  • «Йөзем үскән бакчаңны сакла»!
    Күзәтү манарасы 2006 | 1 июль
    • «Күп җимеш китерегез»

      «Чын йөзем агачының» ботаклары — бу майланган мәсихчеләр. Әмма «башка сарыклар» да мул уңыш китерергә тиеш (Яхъя 10:16). Алар да «күп җимеш» һәм күктәге Аталарына дан китерә ала (Яхъя 15:5, 8). Гайсәнең чын йөзем агачы турында китергән мисалы безнең исебезгә шуны төшерә: котылыр өчен, без Гайсә белән бердәмлектә калырга һәм яхшы рухи җимешләр китерергә тиеш. Гайсә болай дигән: «Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз» (Яхъя 15:10).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу