ЙӨЗ ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК
Җимеш китерү һәм Гайсәнең дусты булу
ЧЫН ЙӨЗЕМ АГАЧЫ ҺӘМ БОТАКЛАР
НИЧЕК ГАЙСӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕНДӘ КАЛЫРГА?
Гайсә үзенең тугры рәсүлләре белән дусларча, эчкерсез сөйләшеп аларның рухын күтәрә. Инде соң, төн урталары үткәндер инде. Хәзер Гайсә дәртләндергеч бер мисал китерә.
«Мин — чын йөзем агачы, ә Атам — йөзем үстерүче»,— дип башлый ул (Яхъя 15:1). Гасырлар элек Исраил халкы да Йәһвәнең йөзем агачы дип аталган булган (Ирмия 2:21; Һошия 10:1, 2). Әмма хәзер Йәһвә бу халыкны ташлап китә (Маттай 23:37, 38). Әйе, Гайсә яңа нәрсә турында сөйли. Йөзем агачы — ул үзе. Атасы аны б. э. 29 елында изге рух белән майлаганнан бирле үстерә. Ләкин Гайсә йөзем агачы үзен генә түгел, ә башка кешеләрне дә символлаштырганын күрсәтә.
Ул болай ди: «[Атам] миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый, ә җимеш бирә торган һәр ботакны күбрәк җимеш бирсен өчен чистарта. [...] Йөзем агачыннан сындырып алынган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, минем белән бердәмлектә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз. Мин — йөзем агачы, ә сез — ботаклар» (Яхъя 15:2—5).
Гайсә үзенең тугры шәкертләренә үзе киткәннән соң ярдәмчене — изге рухны җибәрергә вәгъдә иткән иде. 51 көн үткәннән соң шул рухка ия булгач, рәсүлләр белән башка шәкертләр бу йөзем агачының ботаклары булып китә. Бар «ботаклар» бердәм булырга тиеш булачак. Нинди максат белән?
Гайсә болай ди: «Кем минем белән бердәмлектә һәм мин кем белән бердәмлектә булсам, шул күп җимеш бирә, чөнки сез минсез бернәрсә дә эшли алмыйсыз». Бу «ботаклар» — аның тугры шәкертләре — Гайсәдән үрнәк алып, башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләп һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашып, күп җимеш китерер. Ә берәрсе Гайсә белән бердәмлектә булмаса һәм җимеш китермәсә? Гайсә: «Минем белән бердәмлектә тормаучы кисеп ташланган... булачак»,— ди. Шулай да ул болай дип өсти: «Сез минем белән бердәмлектә торсагыз һәм сүзләрем йөрәкләрегездә булса, теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер» (Яхъя 15:5—7).
Аннары Гайсә үзенең әмерләрен үтәү турында әйтә. Моны ул инде ике тапкыр искә алган иде (Яхъя 14:15, 21). Шәкертләр аның әмерләрен үтәгәннәрен ничек күрсәтә ала? Төп мөмкинлек турында Гайсә болай ди: «Мин Атамның әмерләрен үтәп, аның мәхәббәтендә калган кебек, сез дә, минем әмерләремне үтәсәгез, минем мәхәббәтемдә калырсыз». Әйе, алар Йәһвә Аллаһыны һәм аның Улын яратырга тиеш. Әмма Аллаһының мәхәббәтендә калу күбрәкне үз эченә ала. Гайсә болай ди: «Әмерем шул: бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк. Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым» (Яхъя 15:10—14).
Берничә сәгатьтән соң Гайсә үз мәхәббәтен күрсәтәчәк: үзенә иман иткән бар кешеләр хакына үз гомерен бирәчәк. Аның үрнәге буенча, шәкертләр дә бер-берсен фидакарь яратырга тиеш. Андый яратудан аларның кем икәнлекләре күренәчәк. Гайсә элегрәк моның хакта болай дигән иде: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35).
Шунысы игътибарга лаек: Гайсә рәсүлләрне «дуслар» дип атый. Ни өчен? Ул болай дип аңлата: «Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем». Чыннан да, Гайсәнең дусты булу һәм Атасының аңа нәрсә әйткәнен белү — нинди зур хөрмәт! Әмма андый мөнәсәбәтләрне саклар өчен, «җимеш биреп торырга» кирәк. Алай эшләсәк, Гайсәнең мондый сүзләре үтәләчәк: «Минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер» (Яхъя 15:15, 16).
«Ботаклар», ягъни шәкертләр арасындагы мәхәббәт аларга киләчәктәге авырлыкларны кичереп чыгарга булышыр. Гайсә аларга дөнья үзләрен нәфрәт итәчәк дип әйтә. Шулай да ул аларны болай дип юата: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, шуны исегездә тотыгыз: сездән элек ул мине нәфрәт итте. Сез дөньяныкы булсагыз, аныкы булганга дөнья сезне яратыр иде. Ләкин сез дөньяныкы түгел... шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә» (Яхъя 15:18, 19).
Ни өчен дөнья шәкертләрне нәфрәт итәчәк? Сәбәбен аңлатып, Гайсә болай ди: «Алар моның барысын сез минем шәкертләрем булганга эшләр, алар бит мине Җибәрүчене белми». Гайсәнең сүзләре буенча, аның могҗизалары, асылда, аны нәфрәт итүче кешеләрне хөкем итә. Ул болай ди: «Аларга башка беркем дә кылмаган эшләрне күрсәтмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде. Әмма алар күрделәр һәм миңа да, Атама да нәфрәтләнделәр». Чынлыкта, аларның нәфрәте пәйгамбәрлекне үти (Яхъя 15:21, 24, 25; Зәбур 35:19; 69:4).
Гайсә кабат ярдәмчене — изге рухны җибәрергә вәгъдә итә. Шул кодрәтле көч ярдәмендә аның бар шәкертләре җимеш китерә алачак: аның хакында «шаһитлек бирәчәк» (Яхъя 15:27).