-
Гайсә Мәсих кем ул?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
1. Гайсә Мәсих кем ул?
Гайсә — күктә яшәүче куәтле фәрештә. Йәһвә Аллаһы аны иң беренче итеп барлыкка китергән. Шуңа күрә Гайсә «яратылганнарның беренчесе» дип атала (Көләсәйлеләргә 1:15). Изге Язмалар Гайсәне Аллаһының «бердәнбер Улы»a дип атый, чөнки Гайсәне генә Йәһвә үзе барлыкка китергән (Яхъя 3:16). Үз Атасы Йәһвәгә башка бар нәрсәне барлыкка китерергә ярдәм итеп, Гайсә аның белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. (Гыйбрәтле сүзләр 8:30 укы.) Гайсә Йәһвә белән җылы, якын мөнәсәбәтләргә ия. Ул Аллаһының хәбәрләрен һәм күрсәтмәләрен башкаларга җиткереп, аның вәкиле, «Сүз», булып тугры хезмәт итә (Яхъя 1:14).
-
-
Гайсәнең үлеме безне ничек коткара ала?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
ДӘРЕС 27
Гайсәнең үлеме безне ничек коткара ала?
Адәм белән Хаува Аллаһыга буйсынмаганга, без гөнаһ кылабыз, газап чигәбез һәм үләбезa. Ләкин без өметсез түгел. Йәһвә үзенең Улы, Гайсә Мәсих, аша безгә гөнаһ белән үлемнән котылу юлын ачкан. Изге Язмалар буенча, Гайсә үзенең үлеме белән йолым түләгән. Йолым — берәр кемне азат итәр өчен түләнгән бәя. Гайсә түләгән йолым аның камил кеше тормышының бәясе булган. (Маттай 20:28 укы.) Гайсә җирдә мәңге яшәргә хокукыннан үз ирке белән баш тартып, безгә Адәм белән Хаува югалтканны кире кайтарыр өчен юл ачкан. Гайсә шулай ук үзе һәм Йәһвә безне никадәр нык ярата икәнен күрсәткән. Бу дәрес сезгә Гайсә үлеме өчен рәхмәтле булуыгызны тирәнәйтергә ярдәм итәчәк.
1. Гайсәнең үлеме безгә хәзер ничек файда китерә ала?
Без, гөнаһлы булганга, Йәһвәне күңелсезләндергән күп нәрсәләр эшлибез. Әмма без гөнаһларыбыздан эчкерсез тәүбә итсәк, Йәһвәдән Гайсә Мәсих аша кичерүен сорасак һәм кылган хаталарыбызны кабатламас өчен бар тырышлыкларыбызны куйсак, без Аллаһы белән якын дуслыкка ия була алачакбыз (1 Яхъя 2:1). Изге Язмаларда әйтелә: «Тәкъва Мәсих... тәкъва булмаганнар өчен бер тапкыр гына үлде һәм аларны гөнаһлардан азат итте. Ул моны сезне Аллаһы янына китерер өчен эшләде» (1 Петер 3:18).
2. Гайсәнең үлеме безгә киләчәктә ничек файда китерә ала?
Йәһвә Гайсәне җиргә, ул үзенең камил кеше тормышын корбан итсен өчен, җибәргән. Йәһвә моны Гайсәгә «иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен» эшләгән (Яхъя 3:16). Гайсәнең бу корбаны ярдәмендә Йәһвә тиздән Адәмнең тыңламаучанлыгы китергән бар начарлыкны юк итәчәк. Шулай итеп, без Гайсәнең корбанына иман итсәк, безнең җирдәге оҗмахта мәңге шатланып яшәргә мөмкинлегебез булачак! (Ишагыя 65:21—23)
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Гайсәнең үз тормышыннан ни өчен баш тартканы турында күбрәк белегез, һәм бу сезгә ничек файда китерә ала икәнен карап чыгыгыз.
3. Гайсәнең үлеме безне гөнаһ белән үлемнән азат итә
ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.
Адәм Аллаһыны тыңламагач, нинди мөмкинлекне югалткан?
Римлыларга 5:12 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Адәмнең гөнаһы сезнең тормышыгызга ничек тәэсир иткән?
Яхъя 3:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен Йәһвә үз Улын җиргә җибәргән?
А. Адәм камил булган. Аллаһыны тыңламаганга, ул кешеләрне гөнаһ һәм үлем юлына бастырган
Ә. Гайсә камил булган. Аллаһыны тыңлаганга, ул кешеләрне камиллеккә һәм мәңгелек тормышка алып баручы юлга бастырган
4. Гайсәнең үлеме бар кешеләргә файда китерә ала
ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.
Бер кешенең үлеме бар кешеләргә ничек файда китерә ала?
1 Тимутигә 2:5, 6 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Адәм камил булган. Ул кешеләрне гөнаһ һәм үлем юлына бастырган. Гайсә дә камил булган. Аның үлеме ничек «тиешле йолым» була алган?
5. Йолым — Йәһвәнең сезгә биргән бүләге
Йәһвәнең дуслары йолымны үзләренең шәхси бүләге итеп күрә. Мисал өчен, Гәләтиялеләргә 2:20 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Рәсүл Паул йолымны шәхси бүләк итеп кабул иткәнен ничек күрсәткән?
Адәм гөнаһ кылгач, ул үзе дә, аның бар токымнары да үлемгә хөкем ителгән булган. Ләкин Йәһвә, сез мәңге яши алсын өчен, үз Улын җиргә үләргә җибәргән.
Түбәндәге шигырьләрне укыганда, Йәһвәнең, үз Улы газап чиккәндә, нәрсә хис иткәнен күз алдына китерегез. Яхъя 19:1—7, 16—18 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Йәһвәнең һәм Гайсәнең үзегез өчен нәрсә эшләгәннәре турында уйлаганда, сез нәрсә хис итәсез?
БЕРӘРСЕ: «Бер кешенең үлеме бар кешеләрне ничек коткара алган?» — дип сорарга мөмкин.
Сез моңа ничек җавап бирер идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Гайсәнең үлеме нигезендә Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичерә ала, һәм Гайсәнең үлеме безгә мәңге шатланып яшәргә мөмкинлек бирә.
Кабатлау
Ни өчен Гайсә үлгән?
Гайсәнең камил кеше тормышы нинди мәгънәдә тиешле йолым булган?
Гайсәнең үлеме сезгә ничек файда китерә ала?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Ни өчен Гайсәнең камил кеше тормышы йолым дип атала? Моны белегез.
«Гайсәнең корбаны „күпләрне“ ничек йолып ала?» (Интернет мәкалә)
Котылыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк икәнен белегез.
«Гайсә пәйгамбәр безне коткара. Ничек итеп?» (Интернет мәкалә)
Йәһвә җитди гөнаһларны кичерә аламы?
«Изге Язмалар нигезендә җаваплар» («Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 май)
Мәсихнең корбаны турында белү бер кешегә холкын үзгәртергә ничек ярдәм иткәне турында укыгыз.
a Гөнаһ ниндидер начарлык кылу гына түгел, ә шулай ук безнең, Адәмнең балалары буларак, Аллаһыдан аерылган булуыбызны аңлата.
-
-
Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыгызны күрсәтегезМәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
1. Аллаһыга һәм Мәсихкә рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен бер юл нинди?
Изге Язмаларда вәгъдә ителгәнчә, Гайсәгә иман итүче һәркем мәңге яши ала (Яхъя 3:16). Иман итү нәрсәне аңлата? Бу Гайсәгә ышанудан күбрәкне аңлата. Безгә шулай ук иманыбызны карарларыбыз һәм эшләребез белән күрсәтергә кирәк (Ягъкуб 2:17). Эшләребез һәм сүзләребез белән иманыбызны күрсәткәндә, без Гайсә һәм аның Атасы Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытабыз. (Яхъя 14:21 укы.)
-