ЙӨЗ УТЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Гайсәне үлемгә тапшыралар
МАТТАЙ 27:31, 32 МАРК 15:20, 21 ЛҮК 23:24—31 ЯХЪЯ 19:6—17
ПИЛАТ ГАЙСӘНЕ АЗАТ ИТМӘКЧЕ БУЛА
ГАЙСӘНЕ ХӨКЕМ ИТЕП, ҮЛЕМГӘ ТАПШЫРАЛАР
Гайсәне мәрхәмәтсез рәвештә кимсеткәннәр, аңардан мыскыллап көлгәннәр. Әмма Пилат аны азат итәргә тырышса да, өлкән руханилар һәм аларның җинаятьтәшләре бирешми. Алар үз явыз ниятләрен тормышка ашырырга тәвәккәл. Шуңа күрә алар: «Аны баганага кадакла! Аны баганага кадакла!» — дип кычкыра да кычкыра. «Аны алыгыз да үзегез кадаклагыз,— дип әйтә Пилат,— чөнки мин аңарда бернинди гаеп тапмыйм» (Яхъя 19:6).
Яһүдләр, Гайсәне үлемгә хөкем итәр өчен, Пилатны сәяси сәбәпләр китереп ышандыра алмаганнар. Хәзер алар дини сәбәпләр китерә башлый. Гайсәне Югары киңәшмә алдында хөкем иткәндә көфер сүз әйтүдә гаепләгәннәр иде, һәм хәзер алар аны шул ук нәрсәдә гаепли. «Безнең кануныбыз бар,— ди алар,— һәм канун буенча ул үләргә тиеш, чөнки ул үзен Аллаһы улы дип атый» (Яхъя 19:7). Мондый гаепләүне Пилатның әле ишеткәне булмаган.
Ул үз сараена кереп хатыны төшендә күргән һәм кырыс мөгамәләгә дучар булган Гайсәне азат итәр өчен мөмкинлек эзли (Маттай 27:19). Яһүдләр аны үзен «Аллаһы Улы» дип атавында гаепли. Бу нинди гаепләү тагын? Пилат Гайсәнең Гәлиләядән икәнен белә (Лүк 23:5—7). Ә, бәлки, ул моңа кадәр күктә яшәгәндер һәм берәр илаһи зат булгандыр? Моны белергә теләп, ул Гайсәдән: «Син кайдан?» — дип сорый (Яхъя 19:9).
Гайсә дәшми. Моңа кадәр ул Пилатка үзенең Патша булуы һәм Патшалыгы бу дөньяныкы түгел икәнен инде сөйләп биргән иде. Пилатка башка аңлатмалар бирү файдасыз. Ләкин Гайсәнең дәшми торуы Пилатның горурлыгына китереп суга. «Минем белән сөйләшмисеңме? — дип әйтә ул, ачуы чыгып.— Сине азат итәргә дә, баганага кадаклап үтерергә дә хокукым барлыгын әллә белмисеңме?» (Яхъя 19:10).
«Сиңа югарыдан бирелгән булмаса, минем өстән һичбер хакимлегең булмас иде,— ди Гайсә.— Шуңа күрә мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак» (Яхъя 19:11). Гайсә билгеле бер кешене күздә тотмый. Каяфәс, аның җинаятьтәшләре һәм Яһүд Искариот Пилатка караганда күпкә гаеплерәк дип әйтәсе килә Гайсәнең.
Гайсәнең үз-үзен тотышы һәм сүзләре Пилатны бик гаҗәпләндерә. Пилат, бәлки, ул Аллаһыдандыр дигән фикер аркасында куркуга төшә һәм шуңа күрә тагын бер тапкыр аны азат итеп карый. Әмма яһүдләрнең сүзләре аны күбрәк куркыта. «Аны азат итсәң,— дип яный алар,— син кайсарга дус түгел. Үз-үзен патша итүче һәркем кайсарга каршы чыга» (Яхъя 19:12).
Пилат кабат Гайсәне халык алдына чыгара һәм хөкем итү урынына утырып: «Менә сезнең патшагыз!» — ди. Әмма яһүдләр тынычланмый. «Үтер аны! Үтер! — дип кычкыра алар.— Аны баганага кадакла!» «Патшагызны кадаклыйммы?» — дип сорый Пилат. Яһүдләр инде озак вакыт Рим хакимлеге астында газапланып яши. Әмма өлкән руханилар, һич икеләнмичә: «Кайсардан башка патшабыз юк»,— диләр (Яхъя 19:14, 15).
Яһүдләрнең бертуктаусыз явып торган гаепләүләренә бирешеп, Пилат Гайсәне алар кулына тапшыра. Гаскәриләр аның кызгылт-шәмәхә төстәге киемен салдырып, үзенең өске киемнәрен кидерәләр. Гайсәне үтерергә алып барганда, аны үзенең җәфалану баганасын күтәреп барырга мәҗбүр итәләр.
Җомга, 14 нисан көненең урталары якынлаша. Гайсә пәнҗешәмбе иртәсеннән бирле йокламаган һәм бик күп газап кичергән. Багананы күтәреп барганда, аның көче бетә. Шунда бер кешегә — Африкадагы Кирини шәһәреннән Шимунга Гайсәнең җәфалану баганасын җәзалау урынына күтәреп барырга кушалар. Аларга күп кенә кеше иярә, кайберәүләр кайгырып, күкрәкләренә суга-суга һәм елый-елый бара.
Хатын-кызларга таба борылып, Гайсә болай ди: «Иерусалим кызлары, минем өчен еламагыз, туктагыз, үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз, чөнки кешеләр: „Балага узмаган, бала тудырмаган һәм бала имезмәгән хатын-кызлар бәхетле!“ — дип әйтәчәк көннәр килер. Шунда кешеләр тауларга: „Безнең өскә авып, безне каплагыз!“ һәм калкулыкларга: „Безне каплагыз!“ — дип әйтә башлар. Яшел агач белән шулай эшлиләр икән, ул корыгач нәрсә булыр?» (Лүк 23:28—31).
Гайсә яһүд халкын күздә тота. Ул үлеп баручы, әмма әле яшел булган агачка охшаш, чөнки Гайсә әле бу халык белән бергә, һәм алар арасында аңа ышанучы кешеләр бар. Ләкин Гайсә үлгәч һәм аның шәкертләре яһүд динен калдыргач, халык, үле агач шикелле, рухи яктан корыган булачак. Рим армиясе, Аллаһы хөкемнәрен үтәп, яһүд халкын тар-мар итәр өчен килгәч, чыннан да елау вакыты җитәчәк!