Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 131 бүл. 298 б.-299 б., 3 абз.
  • Гаепсез патша баганада җәфалана

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаепсез патша баганада җәфалана
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Баганадагы газаплар
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Ни өчен безгә Гайсәне яратырга кирәк?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә Голгофада үлә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсәне үлемгә тапшыралар
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 131 бүл. 298 б.-299 б., 3 абз.
Гайсә үзе янындагы җинаятьчегә: «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип вәгъдә бирә

ЙӨЗ УТЫЗ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Гаепсез патша баганада җәфалана

МАТТАЙ 27:33—44 МАРК 15:22—32 ЛҮК 23:32—43 ЯХЪЯ 19:17—24

  • ГАЙСӘНЕ ҖӘФАЛАНУ БАГАНАСЫНА КАДАКЛАП КУЯЛАР

  • КЕШЕЛӘР ГАЙСӘДӘН АНЫҢ БАШЫ ӨСТЕНДӘГЕ ЯЗУ АРКАСЫНДА КӨЛӘ БАШЛЫЙ

  • ГАЙСӘ ҖИРДӘГЕ ОҖМАХТА ЯШӘҮ ӨМЕТЕ ТУРЫНДА ӘЙТӘ

Гайсәне шәһәр янында урнашкан бер җиргә алып баралар. Ерактан күреп булган һәм Голгофа, ягъни Баш сөяге, дип аталган шул урында аны ике җинаятьче белән бергә җәзалаячаклар (Марк 15:40).

Аларның өчесенең дә киемнәрен салдыралар һәм миңгерәүләтүче мирра белән ачы нәрсә кушылган шәраб бирәләр. Бу эчемлекне, күрәсең, Иерусалим хатыннары әзерләгән, һәм римлылар җәзалап үтерелергә тиешле кешеләргә авыртуны киметә торган шул эчемлекне бирергә рөхсәт итәләр. Ләкин авыз итеп карагач, Гайсә эчмәскә була. Ни өчен? Күрәсең, шундый зур сынау аша үткәндә, аның бар яктан да аек һәм үлеменә кадәр тугры булып каласы килә.

Гайсәне баганага сузып салалар (Марк 15:25). Шуннан соң гаскәриләр зур кадаклар алып, аның кулларын да, аякларын да баганага кадаклыйлар. Кадаклар тән һәм сеңерләр аша үткәндә, Гайсә көчле авырту кичерә. Багананы бастырып куйгач, тән авырлыгы аркасында җәрәхәтләр ертыла һәм авырту тагы да көчәя. Шулай да Гайсә гаскәриләргә янамый, ә алар хакына хәтта дога кыла: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» (Лүк 23:34).

Гадәттә, римлылар хөкем ителгән җинаятьченең нинди җинаять кылганын күрсәтүче язу урнаштыра. Бу юлы Пилат: «Яһүдләр Патшасы насаралы Гайсә»,— дип язып куя. Язуны барысы да укый алсын өчен, ул өч телдә — еврей, латин һәм грек телләрендә язылган була. Шулай эшләп, Пилат Гайсәне үтерергә ниятләгән яһүдләрне нәфрәт иткәнен күрсәтә. Моның аркасында борчылган өлкән руханилар: «„Яһүдләр Патшасы“ дип түгел, ә ул әйткәнчә, „Мин яһүдләр Патшасы“ дип яз»,— диләр. Әмма аларның үзен курчак итеп уйнатуларыннан туйган Пилат: «Нәрсә яздым, шуны яздым инде»,— дип әйтеп куя (Яхъя 19:19—22).

Руханилар элек Югары киңәшмәдә яңгыраган ялган шаһитлекне кабатлыйлар. Шуңа күрә шул урын яныннан үткән кешеләр Гайсәне мыскыллап башларын чайкый һәм болай дип яманлый: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы, коткар үзеңне — төш җәфалану баганасыннан». Ә өлкән руханилар белән канунчылар бер-берсенә: «Мәсихнең — Исраил Патшасының — җәфалану баганасыннан төшүен күрсәк, аңа иман итәрбез»,— дип әйтә (Марк 15:29—32). Хәтта Гайсәнең сул һәм уң ягында булган юлбасарлар да, аның бердәнбер гаепсез кеше булуына карамастан, аңа каршы хурлыклы сүзләр әйтә.

Дүрт Рим гаскәрие дә Гайсәдән көлә. Күрәсең, ачыган шәрабны эчкәч, алар аны Гайсәгә биргәндәй кылана, әмма ул үрелеп эчә алмый. Аның баш өстендәге язуга ишарәләп, алар: «Яһүдләр Патшасы булсаң, коткар үзеңне»,— диләр (Лүк 23:36, 37). Уйлап кына карагыз, юл, хакыйкать һәм тормыш булып торган кеше нахакка шушы мыскыллауларны кичерә! Шулай да ул үзенә карап торучы яһүдләрне дә, үзеннән мыскыллап көлүче Рим гаскәриләрен дә, якындагы ике җинаятьчене дә хурламый.

Гаскәриләр жирәбә салып, Гайсәнең эчке киемнәрен бүлә

Дүрт гаскәри Гайсәнең өс киемен ала да дүрт өлешкә бүлә. Шуннан соң, нинди өлеш кемнеке буласын билгеләр өчен, жирәбә сала. Гайсәнең эчке киеме югары сыйфатлы, «җөйсез, бербөтен тукымадан» булганга, гаскәриләр: «Моны ертмыйк, ә жирәбә салыйк, кемгә чыгар икән»,— диешә. Шулай итеп алар Язмадагы: «Алар өс киемемне бүлешә, киемем өчен жирәбә сала»,— дигән сүзләрне үти (Яхъя 19:23, 24; Зәбур 22:18).

Вакыт узу белән җинаятьчеләрнең берсе Гайсәнең чыннан да патша булуын аңлый башлый. Ул икенче җинаятьчене болай дип шелтәли: «Син нәрсә, әллә Аллаһыдан бер дә курыкмыйсыңмы? Син дә бит шундый ук җәзага дучар. Безне гадел хөкем иттеләр, чөнки кылган эшләребезгә карап тиешлесен алдык, ә бу кеше һичбер начарлык кылмады». Шуннан соң ул Гайсәдән: «Үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дип үтенә (Лүк 23:40—42).

Гайсә аңа: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип җавап кайтара (Лүк 23:43). Шулай итеп, ул аңа Патшалыкта түгел, ә оҗмахта булачак дигән вәгъдә бирә. Бу вәгъдә Гайсәнең үз рәсүлләренә алар үзе белән бергә Патшалыкта тәхетләрдә утырачаклар дигән вәгъдәсеннән аерылып тора (Маттай 19:28; Лүк 22:29, 30). Шулай да бу җинаятьче Йәһвәнең Адәм белән Хаува һәм аларның токымнары өчен урнаштырган оҗмах турында ишеткәндер. Шуңа күрә хәзер ул үлсә дә, шул өмет белән үләчәк.

  • Ни өчен Гайсә шәрабны эчмәскә була?

  • Гайсәнең баш өстенә нинди язу урнаштырыла һәм яһүдләр моңа ничек карый?

  • Гайсә киемнәре турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлә?

  • Гайсә җинаятьчеләрнең берсенә нинди өмет бирә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу