Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bt 4 бүл. 28-35 б.
  • «Белемсез, гап-гади кешеләр»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Белемсез, гап-гади кешеләр»
  • Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Үз кодрәтебез белән» түгел (Рәсүлләр 3:11—26)
  • Без «сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәсүлләр 4:1—22)
  • «Алар... Аллаһыга дога кылды» (Рәсүлләр 4:23—31)
  • «Кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың» (Рәсүлләр 4:32—5:11)
  • Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Ул курку һәм шикләр белән көрәшкән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул сынауларда тугры калган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
bt 4 бүл. 28-35 б.

4 БҮЛЕК

«Белемсез, гап-гади кешеләр»

Рәсүлләр кыюлык белән эш итә, һәм Йәһвә аларны фатихалый

Рәсүлләр 3:1—5:11 гә нигезләнгән

1, 2. Петер белән Яхъя гыйбадәтханәнең бер капкасы янында нинди могҗиза кылган?

КӨНДЕЗГЕ кояш балкып тора. «Дога кылу вакыты» якынлашаa. Гыйбадәтханәнең ишегалдына яһүдләр һәм Мәсихнең шәкертләре җыела (Рәс. 2:46; 3:1). Петер белән Яхъя да шунда. Алар Матур дип аталган капка янына бара. Шау-шу арасында урта яшьтәге бер кешенең тавышы ишетелә. Тумыштан аксак булган бу кеше соранып утыра (Рәс. 3:2; 4:22).

2 Петер белән Яхъя үтеп барганда, бу аксак кеше, инде ятлап бетергән сүзләрен кабатлап, алардан да акча сорый. Петер, аның өмет тулы күзләренә карап: «Алтын-көмешем юк, әмма нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих исеме хакына боерам: тор да йөр!» — дип әйтә. Петер аны кулыннан тартып торгыза. Бу ир-кеше гомерендә беренче тапкыр үз аяклары белән атлап китә! (Рәс. 3:6, 7) Моның барысын халык гаҗәпләнеп күзәтә. Савыктырылган кеше, шатлыктан сикергәләп, кычкырып, Аллаһыны данлый башлый!

3. Халыкның һәм савыктырылган кешенең нинди искиткеч мөмкинлеге туган?

3 Таң калган халык Петер белән Яхъя янына Сөләйман колоннадасына таба йөгерә. Кайчандыр монда Гайсә Мәсих өйрәткән, ә хәзер бу урында Петер вәгазьли һәм бу могҗизаны Гайсә исеме аша кылганын аңлата (Яхъя 10:23). Ул халыкка һәм савыктырылган кешегә көмеш белән алтыннан һәм хәтта сәламәтлектән дә кадерлерәк нәрсә турында сөйли. Петер, алар тәүбә итсәләр, аларның гөнаһлары кичерелер һәм алар «тормышның Баш Җитәкчесе» Гайсә Мәсихнең шәкерте була алыр дип аңлата (Рәс. 3:15).

4. а) Рәсүлләрнең аксак кешене савыктыруы хакимлеккә ия кешеләрне нәрсәгә этәргән? ә) Без нинди сорауларга җавап алырбыз?

4 Нинди искиткеч көн! Аягы аксак булган бер кеше физик яктан савыккан һәм йөри башлаган, ә меңләгән башка кешеләрнең рухи яктан савыгырга һәм Аллаһы белән йөрергә мөмкинлеге туган (Көл. 1:9, 10). Ләкин шул көннән алып хакимлеккә ия кешеләр Мәсих шәкертләренә комачаулый башлаган һәм аларның Патшалык турында вәгазьләүләрен туктатырга тырышкан (Рәс. 1:8). Петер белән Яхъя — «белемсез, гап-гади кешеләр» — ничек вәгазьләгән?b (Рәс. 4:13) Алар һәм башка шәкертләр, каршылыкларга очраганда, үзләрен ничек тоткан? Ә халыкка карата нинди караш саклаган? Һәм без алардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдәгез, бу сорауларга җавап алыйк.

«Үз кодрәтебез белән» түгел (Рәсүлләр 3:11—26)

5. Без Петердән нәрсәгә өйрәнәбез?

5 Петер белән Яхъя, халыкка мөрәҗәгать иткәндә, үзләренең Гайсәне үтерергә таләп иткән кешеләр арасында булуларын белгән (Марк 15:8—15; Рәс. 3:13—15). Шуңа күрә Петергә, аксак кешене Гайсә исеме хакына савыктырганы турында әйтер өчен, кыюлык кирәк булган, һәм Петер курыкмаган. Мәсихне үтергәннәре өчен, ул халыкны фаш иткән. Шул ук вакыт Петер бу кешеләрне дошманнар дип санамаган, чөнки алар «белмичә эш иткән». Ул аларны «кардәшләр» дип атаган һәм уңай нәрсәләр турында сөйләгән (Рәс. 3:17). Петер кешеләргә тәүбә итәргә һәм Мәсихкә иман итәргә кирәклеген аңлаткан, шул чакта алар өчен Йәһвәдән «яңарту заманнары» киләчәк дип әйткән (Рәс. 3:19). Безгә дә, Петер кебек, кыю булырга һәм Аллаһының хөкем көне турында курыкмыйча сөйләргә кирәк. Әмма әдәпле итеп, кешеләрне тәнкыйтьләмичә генә эш итү мөһим. Без, Петер кебек, кешеләрне булачак кардәшләребез итеп күрергә һәм уңай нәрсәләр турында сөйләргә тиеш.

6. Петер белән Яхъя ничек басынкылык һәм тыйнаклык күрсәткән?

6 Рәсүлләр тыйнак кешеләр булган. Алар, без бу могҗизаны үз көчебез белән кылдык, дип әйтмәгән. Киресенчә, Петер: «Ник сез моңа гаҗәпләнәсез һәм ник безгә шулай карап торасыз? Әллә без аны үз кодрәтебез белән яки Аллаһыга тугры булганга күрә савыктыра алдык дип уйлыйсызмы?» — дип әйткән (Рәс. 3:12). Рәсүлләр могҗизаларны һәм башка эшләрне үз көчләре белән түгел, ә Аллаһы кодрәте белән башкарганнарын таныган, шуңа күрә алар Йәһвәне һәм Гайсәне данлаган.

7, 8. а) Без кешеләргә нинди ярдәм тәкъдим итәбез һәм моның нәтиҗәсе нинди? ә) «Бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» турындагы пәйгамбәрлек бүген ничек үтәлә?

7 Безгә дә, вәгазьләгәндә, тыйнак булырга кирәк. Әлбәттә, без бүген могҗизалар кылмыйбыз, ләкин, Петер кебек, кешеләргә Аллаһыга һәм Мәсихкә карата иман үстерергә булыша алабыз. Хәбәребез кешеләргә саф вөҗдан һәм киләчәккә өмет бирә ала. Һәр ел йөзләгән мең кешенең, яхшы хәбәрне кабул итеп, Мәсихнең шәкерте булып китүләрен күрү үзебезгә дә зур шатлык китерә.

8 1914 елда, «Аллаһы үзенең борынгы заманда яшәгән изге пәйгамбәрләре аша» сөйләгәнчә, күктә Аллаһы Патшалыгы урнаштырылган булган. Озакламый Мәсих җирдә саф гыйбадәтне торгызу эшенә керешкән. Шулай итеп Петер искә алган «бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» башланган (Рәс. 3:21; Зәб. 110:1—3; Дан. 4:16, 17). Нәтиҗәдә, миллионлаган кеше, Аллаһы Патшалыгының гражданнары булып китеп, рухи оҗмахта яши башлаган. Алар элекке шәхесләрен салып ташлаган һәм «Аллаһы ихтыяры буенча яратылган» «яңа шәхес булып киенгән» (Эфес. 4:22—24). Рәсүлләр аксак кешене үз көчләре белән түгел, ә Аллаһы рухы ярдәмендә савыктырган. Нәкъ шулай ук без дә шәкертләр әзерләү эшен Аллаһының изге рухы ярдәмендә башкарабыз. Әйдәгез, бу эштә катнашып, Петер кебек, кыю булыйк һәм Аллаһы Сүзен уңышлы кулланыйк.

Без «сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәсүлләр 4:1—22)

9—11. а) Рәсүлләрнең вәгазьләүләрен күреп, яһүд җитәкчеләре нәрсә эшләгән? ә) Рәсүлләр нәрсә эшләргә тәвәккәл булган?

9 Петернең нотыгы һәм савыккан кешенең сикереп, шатланып кычкыруы сәбәпле, шау-шу күтәрелгән. Нәрсә булганын тикшерер өчен, гыйбадәтханә башлыгы һәм өлкән руханилар ашыгып килгән. Күрәсең, бу дәрәҗәле кешеләр саддукейлар булган. Саддукейлар Рим идарәчеләре белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга тырышкан, телдән телгә күчкән канунны кире каккан һәм үледән терелтүгә ышанмаганc. Шуңа күрә Петернең Гайсәнең терелтелүе турында вәгазьләүләре аларга һич тә ошамаган.

10 Ярсыган бу кешеләр Петер белән Яхъяны төрмәгә ташлаган, ә киләсе көнне аларны яһүдләрнең судына китергән. Бу гыйлемле кешеләр уйлавынча, Петер белән Яхъя «белемсез, гап-гади кешеләр» булганга, дини мәктәпләрдә укымаганга, аларның гыйбадәтханәдә өйрәтергә хокуклары булмаган. Шулай да рәсүлләрнең кыюлык һәм зур ышаныч белән сөйләүләре аларны бик гаҗәпләндергән. Ни өчен рәсүлләр шулкадәр кыю булган? Чөнки алар «Гайсә белән бергә йөргән» һәм аңардан өйрәнгән (Рәс. 4:13). Аларның Остазы канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия кеше кебек өйрәткән булган (Мат. 7:28, 29).

11 Суд рәсүлләргә вәгазьләүдән туктарга боерган. Ул вакытта Югары судның карарларына бик җитди караганнар. Судьялар хәтта үлемгә хөкем итә алган. Мәсәлән, берничә атна элегрәк шул ук суд Гайсәне үлемгә хөкем иткән булган (Мат. 26:59—66). Шулай да Петер белән Яхъя курыкмаган. Бай, гыйлемле, дәрәҗәле судьялар алдында торып, алар хөрмәт белән, әмма туры итеп болай дигән: «Үзегез уйлап карагыз, Аллаһы каршында аны түгел, ә сезне тыңлау дөрес булырмы? Ә инде безнең турында әйткәндә, күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәс. 4:19, 20).

БАШ РУХАНИ ҺӘМ ӨЛКӘН РУХАНИЛАР

Баш рухани Аллаһы каршында халыкның вәкиле булып торган. Б. э. беренче гасырында ул Югары киңәшмәдә рәислек иткән. Өлкән руханилар да яһүдләр арасында югары дәрәҗәле кешеләр булган. Баш руханилар да, өлкән руханилар да дүрт-биш гаилә нәселеннән генә сайланган. Галим Эмиль Шюрер язганча, «андый гаилә нәселләреннән булган руханиларның башка руханилардан өстенлеге булган». Өлкән руханилар санына элеккеге баш руханилар да, мәсәлән Һаннас, кергән.

Изге Язмалардан күренгәнчә, баш руханилар үлемнәренә хәтле хезмәт иткән (Сан. 35:25). Әмма беренче гасырда баш руханиларны Рим идарәчеләре үзләре теләгәнчә билгеләгән һәм төшергән. Шулай да, күрәсең, алар баш руханиларны Һарун токымнарыннан сайлаган.

12. Безгә кыю булырга нәрсә булышыр?

12 Ә сезнең андый кыюлыгыгыз бармы? Сез бай, белемле я хакимлеккә ия кешеләргә вәгазьләргә курыкмыйсызмы? Туганнарның, сыйныфташларның һәм хезмәттәшләрнең мыскыллап көлүләре сезне вәгазьләүдән туктатмыймы? Сез курку хисе кичерәсез икән, аны җиңә алуыгызга шикләнмәгез. Гайсә рәсүлләрне үз иманнарын хөрмәт һәм кыюлык белән якларга өйрәткән (Мат. 10:11—18). Моннан тыш, ул аларга ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Ул болай дигән: «Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:20). Өстәвенә, ул ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене билгеләп куйган, ә бу хезмәтче, үз чиратында, бүген безне вәгазьләргә өйрәтә (Мат. 24:45—47; 1 Пет. 3:15). Мәсәлән, без атна уртасындагы очрашуда вәгазьгә кагылышлы киңәшләр ишетәбез. Шулай ук безнең jw.org сайтында «Рухи сорауларга җавап» дигән рубрика һәм башка басмаларыбыз бар. Моның барысы белән файдалансагыз, сезнең кыюлыгыгыз үсәр һәм бернәрсә дә сезне вәгазьләүдән туктата алмас.

Апа-кардәш тәнәфес вакытында хезмәттәшенә вәгазьли.

Бернәрсә дә сезне хакыйкать турында сөйләүдән туктатмасын

«Алар... Аллаһыга дога кылды» (Рәсүлләр 4:23—31)

13, 14. Каршылыкларга очраганда, безгә нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен?

13 Азат ителгәннән соң, Петер белән Яхъя имандашлары белән очрашкан. «Алар барысы бердәм рәвештә Аллаһыга дога кылган» һәм вәгазьләр өчен кыюлык сораган (Рәс. 4:24). Әйе, бу кардәшләр Аллаһыга таянган. Петер үз-үзенә таянуның никадәр акылсыз булуын үз тәҗрибәсеннән белгән. Берничә атна элек ул Гайсәгә: «Сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» — дигән. Ләкин тиздән, Гайсә алдан әйткәнчә, Петер куркуга бирелгән һәм үз Остазыннан һәм Дустыннан ваз кичкән. Шулай да Петер үз хатасыннан сабак алган (Мат. 26:33, 34, 69—75).

14 Гайсә биргән йөкләмәне үтәр өчен, тәвәккәллек кенә җитми. Шуңа күрә, дошманнар иманыгызны җимерергә яисә сезне вәгазьләүдән туктатырга тырышканда, Петер белән Яхъядан үрнәк алыгыз: Йәһвәдән көч сорагыз, җыелыштан ярдәм эзләгез һәм авырлыкларыгыз турында өлкәннәргә һәм башка җитлеккән мәсихчеләргә сөйләгез. Алар сезнең турында дога кылачак, һәм бу сезне, һичшиксез, ныгытачак (Эфес. 6:18; Ягък. 5:16).

15. Вәгазьләүдән туктаган кардәшләрне кемнәрнең мисалы рухландыра ала?

15 Әгәр дә сез, басымга бирелеп, вәгазьләүдән туктагансыз икән, боекмагыз һәм яңадан вәгазьли башлагыз. Гайсәнең рәсүлләре дә бит, аның үлеменнән соң берникадәр вакытка вәгазьләүдән туктаган булса да, соңрак яңадан ашкынып вәгазьли башлаган (Мат. 26:56; 28:10, 16—20). Кулларыгыз салынып төшмәсен, хаталарыгыздан сабак алыгыз һәм башкаларга андый хаталарны ясамаска булышыгыз.

16, 17. Без шәкертләрнең догасыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

16 Хакимият кешеләре безне эзәрлекләгәндә, нәрсә турында дога кылырга кирәк? Ә рәсүлләр нәрсә турында дога кылган? Алар Гайсәнең «мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр» дигән сүзләрен истә тоткан (Яхъя 15:20). Шуңа күрә рәсүлләр Аллаһыдан «безне эзәрлекләүләрдән коткар» дип сорамаган, ә «аларның янауларына игътибар ит» дип үтенгән (Рәс. 4:29). Рәсүлләр эзәрлекләүләрнең пәйгамбәрлек ителгән булганын һәм җирдә Аллаһының ихтыяры, дошманнарның басымына карамастан, барыбер үтәләчәген белгән (Мат. 6:9, 10).

17 Рәсүлләр Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Үз хезмәтчеләреңә синең сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир». Йәһвә аларның догаларына җавап биргәнме? Әйе. «Бу ялварулы догадан соң алар җыелган урын селкенеп куйган һәм барысы да, изге рух белән сугарылып, Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башлаган» (Рәс. 4:29—31). Аллаһыга үз ихтыярын гамәлгә ашырырга беркем һәм бернәрсә дә комачаулый алмый (Ишаг. 55:11). Дошманнарыбыз никадәр көчле һәм күп булса да, Йәһвәгә дога кылсак, ул безгә аның сүзен кыюлык белән сөйләргә ярдәм итәчәк.

«Кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың» (Рәсүлләр 4:32—5:11)

18. Иерусалимдагы кардәшләр бер-берсенә ничек булышкан?

18 Иерусалимда яңа оештырылган җыелыш бик тиз үскән. Кыска вакыт эчендә шәкертләрнең саны 5 000 нән артканd. Чыгышлары төрле булса да, алар «күңелләре һәм җаннары белән бердәм» булган (Рәс. 4:32; 1 Көр. 1:10). Шәкертләр Йәһвәдән ярдәм сорап кына калмаган, ә үзләре дә бер-берсенә рухи яктан һәм, кирәк булганда, матди яктан ярдәм иткән (1 Яхъя 3:16—18). Мәсәлән, Йосыф исемле шәкерт (рәсүлләр аны Барнаб дип атаган) үз җирен саткан һәм акчасын иганә итеп биргән. Иганә акчасын ерак җирләрдән килгән кешеләр, Иерусалимда озаграк калып, рухи яктан ныгысын өчен кулланганнар.

19. Ни өчен Йәһвә Һанани белән Сафираны үлемгә тарткан?

19 Әмма кайбер шәкертләр намуслы булмаган. Мәсәлән, Һанани белән Сафира, үз милекләрен сатып, акчаларын рәсүлләргә китергән һәм, без бөтен акчабызны бирәбез, дип әйткән. Чынлыкта исә алар «акчаның бер өлешен яшереп калдырган» (Рәс. 5:2). Нәтиҗәдә, Йәһвә аларны тормышларыннан мәхрүм иткән. Ул моны алар аз акча биргән дип санаганга түгел, ә аларның йөрәкләре явыз булганга эшләгән. Алар «кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганлаган» (Рәс. 5:4). Гайсә хөкем иткән икейөзлеләр кебек, Һанани белән Сафира да Йәһвәнең хуплавын түгел, ә кешеләр алдында дан казанырга омтылган (Мат. 6:1—3).

20. Йәһвә нинди корбаннарны кабул итә?

20 Беренче гасырдагы шәкертләр кебек, бүген миллионлаган Йәһвә Шаһите юмартлык рухын чагылдыра һәм бөтен дөнья вәгазь эше өчен иганәләр бирә. Алардан бу эш өчен вакытларын сарыф итәргә я акча бирергә беркем дә таләп итми, алар моны үз теләге буенча эшли. Йәһвәгә андый рух бик ошый (2 Көр. 9:7). Йәһвә өчен күпме акча бирүебез түгел, ә ни өчен моны эшләвебез мөһим (Марк 12:41—44). Шуңа күрә безне Аллаһыга хезмәт итәргә дан сөю түгел, ә Аллаһыга һәм кешеләргә карата чын ярату дәртләндерсен. Ул чакта без Һанани белән Сафираның хатасын кабатламабыз һәм, Петер, Яхъя һәм Барнаб кебек, Йәһвәгә ихлас күңелдән хезмәт итәрбез (Мат. 22:37—40).

БАЛЫКЧЫ ПЕТЕР АШКЫНУЧАН РӘСҮЛ БУЛЫП КИТӘ

Татар телендәге Изге Язмаларда Петернең дүрт төрле исеме искә алына. Аңа Шимун дигән еврей исеме белән, Петер дигән грек исеме, Кифас дигән семит исеме белән дә эндәшкәннәр. Аны шулай ук, ике исемен кушып, Шимун Петер дип тә атаганнар (Мат. 10:2; Яхъя 1:42; Рәс. 15:14).

Рәсүл Петер балык тулы кәрзин күтәреп алып бара.

Петер өйләнгән кеше булган. Ул каенанасы һәм бертуганы Әндри белән бергә яшәгән (Марк 1:29—31). Петер Гәлиләя диңгезенең төньяк ярында урнашкан Битсәидә шәһәреннән булган (Яхъя 1:44). Соңрак ул Кәпернаум шәһәрендә яшәгән (Лүк 4:31, 38). Петер Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән бергә балык тоту эше белән шөгыльләнгән. Дүртесе дә, Гайсәнең чакыруын кабул итеп, балык тоту эшен калдырган һәм аңа ияргән (Мат. 4:18—22; Марк 1:16—18). Гайсә, Гәлиләя диңгезе ярында җыелган халыкка вәгазьләгәндә, нәкъ Петернең көймәсеннән сөйләгән. Шуннан соң ул Петергә диңгезгә ятьмә салырга кушкан, һәм Петер, могҗизалы рәвештә күп балык тоткач, курыккан һәм Гайсә алдында тезләнгән. Гайсә исә аңа: «Курыкма, моннан ары кешеләр тотучы булырсың»,— дигән (Лүк 5:1—11). Якынча бер елдан соң Петер 12 рәсүлнең берсе итеп сайланган («рәсүл» дигән сүз «җибәрелгән» дигәнне аңлата) (Марк 3:13—16).

Кайбер аеруча мөһим очракларда Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны гына үзе белән алган. Мәсәлән, алар Гайсәнең кыяфәте үзгәргәненә, аның Яһир кызын терелткәненә шаһит булган һәм Гайсә үләр алдыннан аның белән бергә Гитсимән бакчасында булган (Мат. 17:1, 2; 26:36—46; Марк 5:22—24, 35—42; Лүк 22:39—46). Шул ук өч шәкерт Әндри белән бергә Гайсәдән килү чоры билгесе турында сораган (Марк 13:1—4).

Петер кайнар холыклы, хисләргә бирелеп эш итүчән, туры сүзле кеше булган. Еш кына ул беренче булып сөйләгән. Петернең сүзләре Инҗилнең дүрт китабында, бар 11 рәсүлнең сүзләренә караганда, күбрәк язылган. Петернең сораулары булганда, ул сорарга оялмаган (Мат. 15:15; 18:21; 19:27—29; Лүк 12:41; Яхъя 13:36—38). Бервакыт, Гайсә аның аякларын юарга тәкъдим иткәч, Петер ризалашмаган, ә аннан соң, Гайсә аны шелтәләгәч, башын һәм кулларын да юарга сораган (Яхъя 13:5—10).

Ә бер очракта Петер Гайсәне: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— дип үгетли башлаган. Бу сүзләр белән ул Гайсәне аңа газап чигәргә һәм үләргә кирәк түгел дип ышандырырга тырышкан. Гайсәгә аның карашын катгый рәвештә төзәтергә туры килгән (Мат. 16:21—23). Кайвакыт Петер үз-үзенә чиктән тыш таянган. Мәсәлән, ул Гайсәгә, хәтта бөтен рәсүлләр сине ташласа да, мин сине ташламам, дип әйткән. Ул хәтта Гайсәне Гитсимән бакчасында гаскәриләрдән кылыч белән якларга тырышкан, ә аннан соң, Гайсә артыннан ияреп, баш руханиның ишегалдына киткән. Әмма ул кичне Петер үз Хуҗасыннан өч тапкыр ваз кичкән һәм соңрак, моңа үкенеп, каты елаган (Мат. 26:31—35, 51, 52, 69—75).

Гайсәнең, терелтелгәннән соң, үз рәсүлләре белән Гәлиләядә беренче тапкыр очрашканын исебезгә төшерик. Моңа кадәр Петер: «Мин балык тотарга барам»,— дип әйткән һәм башка рәсүлләр аңа кушылган. Петер, көймәдә булганда, ярда торган Гайсәне танып алгач, озак уйламыйча суга сикергән һәм Гайсә янына йөзеп килгән. Гайсә рәсүлләр өчен балык кыздырган. Алар бергә ашаганда, Гайсә Петердән: «Син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сораган. «Болар» дигәндә, Гайсә балыкларны, ягъни балык тоту эшен, күздә тоткан. Ул Петерне үз тормышын балык тотуга түгел, ә тулы вакытлы хезмәткә багышларга дәртләндергән (Яхъя 21:1—22).

Якынча б. э. 62—64 елларында Петер Бабылда вәгазьләгән (бүгенге Ирак). Ул вакытта анда күп яһүдләр яшәгән (1 Пет. 5:13). Бабылда Петер үзенең беренче хатын язган. Бәлки, икенче хатын да ул шунда язгандыр. Гайсә Петергә «сөннәтләнгәннәр хакына рәсүл хезмәтен башкарырга кодрәт иңдергән», һәм Петер бу хезмәтне кешеләргә ярату күрсәтеп, ашкынып үтәгән (Гәл. 2:8, 9).

ЯХЪЯ — ГАЙСӘНЕҢ ЯРАТКАН ШӘКЕРТЕ

Рәсүл Яхъяның әтисе — Зебеди, ә әнисе, күрәсең, Салумия булган. Гайсәнең әнисе Мәрьям белән Салумия, бәлки, апалы-сеңелле булгандыр (Мат. 10:2; 27:55, 56; Марк 15:40; Лүк 5:9, 10). Шуңа күрә рәсүл Яхъя һәм Гайсә туганнар булгандыр. Шулай ук рәсүл Ягъкуб та Яхъяның бертуганы булган. Аларның гаиләсе балык тоту эше белән шөгыльләнгән, Зебеди хәтта эшчеләр яллаган. Моннан Яхъяның гаиләсе җитешле тормышта яшәгән дигән нәтиҗә ясап була (Марк 1:20). Гайсә Гәлиләядә хезмәт иткәндә, Салумия, аның белән йөреп, аңа ярдәм иткән, ә соңрак Гайсәнең каберенә, аның тәненә сөртер өчен, хуш исле үләннәр алып килгән (Марк 16:1; Яхъя 19:40). Яхъяның, күрәсең, үз йорты булган (Яхъя 19:26, 27).

Рәсүл Яхъя кулында төргәк тотып тора.

Бервакыт Чумдыручы Яхъя, Гайсәне күреп, Әндригә һәм тагын бер шәкертенә: «Менә Аллаһы Бәрәне!» — дип әйткән. Мөгаен, исеме әйтелмәгән шәкерт Яхъя булгандыр (Яхъя 1:35, 36, 40). Шул вакыттан башлап, күрәсең, Зебеди улы Яхъя Гайсәгә ияргән һәм Кәнә шәһәрендә аның беренче могҗизасын күргән (Яхъя 2:1—11). Гайсәнең Иерусалимда, Самариядә һәм Гәлиләядә хезмәт иткәне турында рәсүл Яхъя үзенең Инҗилендә күп нечкәлекләр китереп, җентекле итеп яза. Моннан Яхъя бар бу вакыйгаларны үз күзләре белән күргән дигән фикергә килеп була. Ягъкуб, Петер һәм Әндри кебек, Яхъя да балык тоту эшен һәм элеккеге тормыш рәвешен калдырган. Бу аның иманы нык булганын раслый (Мат. 4:18—22).

Петер белән чагыштырганда, Яхъя Инҗилдә сирәгрәк искә алына, әмма ул да ашкынучан, тәвәккәл кеше булган. Гайсә хәтта аны һәм Ягъкубны Буанергес дип атаган. Бу сүз «күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлата (Марк 3:17). Башта Яхъя дан сөюче кеше булган. Ул хәтта Ягъкуб белән бергә аналары аша Гайсәдән күктә күренекле урыннар сораган. Әйе, бу очракта аларга басынкылык җитеп бетмәгән. Шул ук вакыт аларның үтенечләреннән Патшалыкка иманнары нык булганы күренә. Өстәвенә, форсаттан файдаланып, Гайсә аларга һәм башка рәсүлләргә басынкылыкның мөһимлеген аңлаткан (Мат. 20:20—28).

Бервакыт Гайсәнең шәкерте булмаган бер кеше аның исеменнән җеннәрне куып чыгарып йөргән. Моны күргәч, Яхъя, кызып китеп, бу кешене туктатырга тырышкан. Ә бер көнне Яхъя Гайсәгә яхшы хәбәрне тыңламаганнары өчен самариялеләрнең бер авылына күктән ут төшерергә тәкъдим иткән. Гайсә моны һич тә хупламаган һәм Яхъяны шелтәләгән. Күрәсең, вакыт узу белән Яхъя сабырлыкка һәм шәфкатьлелеккә өйрәнгән (Лүк 9:49—56). Үз кимчелекләренә карамастан, Яхъя Гайсәнең яраткан шәкерте булган. Гайсә аңа үләр алдыннан хәтта үзенең әнисе Мәрьям турында кайгыртуны ышанып тапшырган (Яхъя 19:26, 27; 21:7, 20, 24).

Гайсә алдан әйткәнчә, Яхъя башка рәсүлләрдән озаграк яшәгән (Яхъя 21:20—22). Ул якынча 70 ел Йәһвәгә тугры хезмәт иткән. Тормышының азагында, Рим империясендә Домициан идарә иткәндә, Яхъя Аллаһы турында сөйләгәне өчен һәм Гайсә хакында шаһитлек биргәне өчен Патмос утравына сөрелгән булган. Анда якынча б. э. 96 елында Яхъя, Аллаһыдан күренешләр алып, Ачылыш китабын язган (Ачыл. 1:1, 2, 9). Соңрак, иреккә чыккач, Яхъя Эфескә барган, анда үзенең Инҗилен, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче хатын язган һәм б. э. якынча 100 елында шул шәһәрдә үлгән дип санала.

a Гыйбадәтханәдә иртәнге һәм кичке корбаннар китерү уңаеннан дога кылганнар. Кичке корбанны «сәгать тугызларда», ягъни көндезге өчләрдә, китергәннәр.

b 30 нчы биттәге «Балыкчы Петер ашкынучан рәсүл булып китә» һәм 33 нче биттәге «Яхъя — Гайсәнең яраткан шәкерте» дигән рамкаларны карагыз.

c 34 нче биттәге «Баш рухани һәм өлкән руханилар» дигән рамканы карагыз.

d Б. э. 33 елында Иерусалимда, күрәсең, нибары 6 000 гә якын фарисей булган. Ә саддукейлар тагын да азрак булгандыр. Бәлки, шул сәбәпле Мәсих тәгълиматларының бик тиз таралуы аларның ачуларын чыгаргандыр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу