Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 92 хикәя 214 б.-215 б., 1 абз.
  • Гайсә янә үз шәкертләренә күренә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә янә үз шәкертләренә күренә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гәлиләя диңгезе буенда
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гәлиләя диңгезе буенда
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Ул курку һәм шикләр белән көрәшкән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Дүрт шәкерт кеше тотучылар булыр
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 92 хикәя 214 б.-215 б., 1 абз.
Гайсә үз шәкертләре белән сөйләшә; учак өстендә балык пешеп ята

ТУКСАН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә янә үз шәкертләренә күренә

Гайсә үз шәкертләренә күренгәннән соң күпмедер вакыт узгач, Пете́р, Гәлилә́я диңгезенә барып, балык тотарга булган. Аның белән бергә Тома́с, Ягъкуб һәм Яхъя барган. Алар төне буе балык тотарга тырышкан, ләкин бернәрсә дә тота алмаган.

Таң атканда, алар ярда торган бер кешене күргән. Кеше ярдан: «Берәр нәрсә тоттыгызмы?» — дип кычкырган. Алар аңа: «Юк!» — дип җавап биргән. Кеше аларга ятьмәне көймәнең уң ягына салырга кушкан. Алар шулай эшләгәч, балык ятьмәгә шулкадәр күп эләккән ки, хәтта көймәгә сыймаган. Шунда Яхъя, теге кешенең Гайсә икәнен аңлап: «Бу Хуҗабыз!» — дип әйткән. Пете́р, шунда ук суга сикереп, ярга таба йөзгән. Башка шәкертләр дә көймә белән ярга киткән.

Ярга килеп җиткәч, алар учак өстендә пешеп торган балык һәм икмәк күргән. Тагын балык әзерләр өчен, Гайсә рәсүлләргә: «Әле генә тоткан балыкның беразын монда китерегез»,— дигән һәм аннары аларны ашарга чакырган.

Петер ярга Гайсә янына йөзә, башка шәкертләр дә ярга таба көймәдә йөзеп бара

Ашап алгач, Гайсә Петердә́н: «Син мине балык тотуга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сораган. Пете́р аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: мин сине бик яратам»,— дип җавап биргән. Шунда Гайсә: «Бәрәннәремне тукландыр»,— дигән. Аннары Гайсә кабат: «Пете́р, син мине яратасыңмы?» — дип сораган. Пете́р: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: мин сине бик яратам»,— дип җавап кайтарган. Шулчак Гайсә: «Бәрәннәремне көт»,— дигән. Гайсә өченче тапкыр шуны ук сорагач, Пете́р кайгыга төшкән. Ул Гайсәгә: «Хуҗам, сиңа барысы да билгеле. Син беләсең: мин сине бик яратам»,— дип әйткән. Шунда Гайсә: «Бәрәннәремне тукландыр»,— дигән. Аннары ул аңа: «Алга таба да миңа ияреп йөр»,— дип әйткән.

«[Гайсә] аларга: „Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен“,— диде. Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар да аңа ияреп киттеләр» (Маттай 4:19, 20)

Сораулар: Гайсә балык тотучылар өчен нинди могҗиза кылган? Синеңчә, ни өчен Гайсә Петердә́н: «Син мине яратасыңмы?» — дип, өч тапкыр сораган?

Яхъя 21:1—19, 25; Рәсүлләр 1:1—3

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу