-
«Җыелыш тыныч яши башлады»Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
-
-
12 Һанани, Гайсәнең йөкләмәсен тыңлаучанлык белән үтәп, фатихалар урган. Ә сез Гайсәнең төпле шаһитлек бирергә йөкләмәсен, кайвакыт курыксагыз да, үтисезме? Мәсәлән, кайберәүләр өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә һәм таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә кыенсына. Ә кемгәдер кешеләрнең эш урыннарында, телефон аша я хат язып вәгазьләргә авыр булырга мөмкин. Һанани, Гайсәгә таянганга һәм Шаулны булачак кардәше итеп күргәнгә, үз куркуларын җиңә алган. Нәтиҗәдә, ул зур хөрмәткә ия булган: аның аша Шаулга изге рух бирелгән булганb. Без дә, Һанани кебек, Гайсәнең вәгазь эше белән җитәкчелек итүенә ышансак, кешеләрне кызгансак һәм хәтта дошманнар кардәшләребез булып китә алуын истә тотсак, үз куркуларыбызны җиңә алырбыз (Мат. 9:36).
-
-
«Җыелыш тыныч яши башлады»Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
-
-
b Изге рух, гадәттә, кешеләргә рәсүлләр аша бирелсә дә, шушы аерым очракта Гайсә изге рух тапшыру вәкаләтен Һананигә биргән. Шаул, Мәсихнең шәкерте булып киткәннән соң, әле озак вакыт рәсүлләр белән очрашмаган. Әмма, һичшиксез, ул бу вакытта ашкынып вәгазьләгән. Күрәбез, Гайсә Шаулга, вәгазьләү йөкләмәсен үтәр өчен, кирәкле көч биргән.
-