26 НЧЫ ДӘРЕС
Эзлекле төзелгән материал
МАТЕРИАЛНЫ эзлекле тәртиптә урнаштырыр алдыннан үз максатыңны билгелә. Бәлки, сиңа үз тыңлаучыларыңа берәр төрле мәгълүмат җиткерергә, мәсәлән, берәр тәгълимат, сыйфат, тәртип, берәр караш я яшәү рәвеше турында сөйләргә кирәктер. Ә, бәлки, берәр карашны яклап, дәлилләр китерергә, я киресенчә аның дөрес булмавын күрсәтергә кирәктер. Максатың кешеләрнең рәхмәт хисен тирәнәйтү я аларны берәр нәрсәгә дәртләндерү дә булырга мөмкин. Үз максатыңа ирешер өчен, үзеңә мондый сорау бир: тыңлаучыларыма инде нәрсә билгеле, һәм темага аларның карашлары нинди? Бу сорауны үзеңә бер кешегә сөйләгәндә дә бир. Шуннан соң материалыңны үз максатыңа ирешерлек итеп төзе.
Рәсүлләр 9:22 дә Шаулның (Паул) Дәмәшекътәге хезмәте турында болай дип әйтелә: «Гайсәнең Мәсих булуына эзлекле дәлилләр китереп, Дәмәшекътәге яһүдләрне аптырашта калдыра иде». Ул нинди «эзлекле дәлилләр» китергән? Паулның соңрак Антиох һәм Тисалуникәдә хезмәт итүенә игътибар итик. Беренчедән, ул яһүдләрнең Еврей Язмаларын һәм анда Мәсих турында әйтелгәнне таныганын исәпкә ала. Аннан соң Еврей Язмаларыннан Мәсихнең тормышына һәм хезмәтенә кагылышлы өзекләр китерә һәм аларны Гайсәнең тормышында булган вакыйгалар белән чагыштыра. Ахырда ул мондый нәтиҗә ясый: димәк, Гайсә — вәгъдә ителгән Мәсих (Рәс. 13:16—41; 17:2, 3). Изге Язмалардагы хакыйкатьне син дә эзлекле рәвештә аңлатсаң, әйткәннәрең ышанычлы яңгырар.
Материалны эзлекле төзү ысуллары. Материалны эзлекле рәвештә төзер өчен берничә ысул бар. Теләсәң, аларны берләштереп куллана аласың. Ысулларның кайберләренә игътибар итик.
Материалны тематик рәвештә төзү. Моның өчен материалны берничә кисәккә бүл, һәрберсе максатыңа ирешүгә үз өлешен кертсен. Һәр кисәк теманы ачыклауда мөһим роль уйный торган бер төп фикергә туры килсен. Я һәр кисәк берәр фикерне исбатлый торган я инкяр итә торган дәлилләрдән торсын. Үз тыңлаучыларыңны һәм максатыңны исәпкә алып, син, бәлки, кайбер фикерләрне төшереп калдырырсың я, киресенчә, өстәрсең.
Тематик рәвештә төзелгән бер мисалга игътибар итик. Мәсәлән, Аллаһы исеме турындагы кереш сүзләр. Аларны өч кисәккә бүлеп була: 1) ни өчен Аллаһы исемен белергә кирәк, 2) Аллаһының исеме ничек һәм 3) аның исемен хөрмәт итүебезне ничек күрсәтеп була.
Материалны тематик рәвештә төзергә өйрәнер өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бастырылган басмаларны тикшер (Мат. 24:45). Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрер өчен чыгарылган бу басмаларда гадәттә берничә тема карала, һәм алар өйрәнүчегә Изге Язмалардагы хакыйкать белән танышырга булыша. Зуррак басмаларда бүлекләр өстәмә исемнәр ярдәмендә кисәкләргә бүленгән. Һәр кисәк өйрәнүчене чираттагы материалга әзерли һәм тулаем теманы күрергә булыша.
Материалны сәбәп — нәтиҗә итеп төзү. Материалны эзлекле төзер өчен, сәбәп — нәтиҗә ысулын кулланып була.
Әйтик, сине тыңлаучы кеше берәр эш кылып йөри я берәр эш кылырга җыена, ди, һәм сиңа бу эш нәрсәгә китерәчәк икәнен күрсәтергә кирәк, ди. Андый очракта сәбәп — нәтиҗә ысулы аеруча файдалы булыр. Мисал итеп Гыйбрәтле сүзләр китабының 7 нче бүлеген карап чыгыйк. Анда тәҗрибәсез бер яшь кеше турында әйтелә. Ул «акылга зәгыйфь» (сәбәп). Егет фахишә янына бара һәм үз адымының ачы җимешләрен татый (нәтиҗә) (Гыйб. сүз. 7:7).
Нәтиҗә тагы да ачыграк күренсен өчен, Аллаһы юлын ташлау китергән начар нәтиҗәләрне Аллаһы юлы буенча йөрү китергән фатихалар белән чагыштыр. Йәһвә тарафыннан рухландырылган Муса Вәгъдә ителгән җир алдында торган Исраил халкына шундый чагыштыру ясап сөйләгән (Кан. 28 нче бүлек).
Кайвакыт, башта туган хәлне (нәтиҗә) искә алып, моңа нәрсә китергән (сәбәп) икәнен сөйләп бирү яхшырак. Андый очракларда еш кына проблема — хәл итү алымын кулланалар.
Материалны проблема — хәл итү рәвешендә төзү. Вәгазьләгәндә кешене кызыксындырган проблема турында һәм аны хәл итү юллары хакында сөйләсәң, кеше сине теләбрәк тыңлаячак. Андый проблеманы үзең сайла я кеше үзе искә алган проблема турында сөйләш.
Мәсәлән, мондый проблемаларны искә алып була: картаю һәм үлү, җинаятьчелекнең үсүе я гаделсезлекнең киң таралуы. Андый проблемаларны һәр кеше белә. Башта проблеманы әйт, аннан соң Изге Язмалардан ничек хәл ителәчәген күрсәт.
Кайвакыт проблема — кешенең шәхси авырлыклары. Мәсәлән, ул үзе генә баласын үстерә, каты авырганга өмете өзелгән я берәр явыз кеше аркасында интегеп яши. Андый очракларда иң яхшысы — башта кешене тыңлау. Изге Язмаларда бу проблемаларга кагылышлы күп кенә файдалы мәгълүмат бар, әмма аларны акыл белән куллан. Сөйләшүегез кешегә чыннан да файда китерсен өчен, әйткәннәрең төпле, тормышта кулланырлык булсын. Син нинди хәл итү юлы турында сөйләшергә җыенасың? Моны билгелә. Бәлки, син бу проблема мәңгегә ничек хәл ителәчәк икәнен күрсәтерсең, ә, бәлки, инде бүген ничек хәл итеп була икәнен күрсәтерсең я кеше моның белән көрәшеп яшәсен өчен киңәшләр бирерсең. Изге Язмалардан китерелгән дәлилләрең ясалган нәтиҗәләреңә туры килсен. Югыйсә син тәкъдим иткән хәл итү юлы кешегә эзлекле булып күренмәс.
Материалны хронологик тәртиптә төзү. Кайбер материалны хронологик тәртиптә төзү күпкә табигыйрак. Мәсәлән, Чыгыш китабында китерелгән ун җәза я рәсүл Паул Еврейләр китабының 11 нче бүлегендә искә алган тугры ир-атлар белән хатын-кызлар хронологик тәртиптә китерелә.
Вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелсә, тыңлаучыларга туган шартларны аңлау җиңелрәк. Бу сүзләр безнең көннәр турында да, Изге Язмалар язылган чор турында әйткәндә дә хак. Шулай итеп ике ысул бергә кулланыла: хронологик тәртиптә төзү ысулы һәм сәбәп — нәтиҗә ысулы. Әйтик, син Изге Язмаларда әйтелгән киләчәктә булачак вакыйгалар турында сөйләргә җыенасың, ди. Вакыйгаларны хронологик тәртиптә төзесәң, кешеләр аларны яхшырак аңлар һәм истә калдырыр.
Вакыйгаларны хронологик тәртиптә төзегәндә, кайвакыт башта иң мөһим я кызыксыну уята торган вакыйганы искә алып була. Мәсәлән, берәр кешенең тормышы турында сөйләргә җыенсаң, башта аның тугрылыгы сыналган вакыйганы китер. Ә аннан соң, кешеләрдә кызыксыну уяткач, башка вакыйгаларны хронологик тәртиптә сөйләп бир.
Темага гына кагылышлы материал куллан. Сак бул: темага гына кагылышлы материал куллан. Материалны сайлаганда, темаңны һәм тыңлаучыларыңны исәпкә ал. Бер фикер бертөрле тыңлаучылар өчен мөһим булса, башка төрле тыңлаучылар өчен урынсыз булыр. Игътибарлы бул: бар материал максатыңа ирешергә булышсын. Игътибарлы булмасаң, чыгышың кызык булса да, әз файда китерер.
Тикшерүләр үткәреп, темага кагылышлы бик күп кызык материал табарсың. Барысын да кулланыргамы? Материалың чиктән тыш күп булса, максатыңа ирешә алмассың. Күп фикерне тиз-тиз генә әйтеп бирү урынына, берничә төп фикерне ачыклап бирсәң, алар тыңлаучыларның хәтерендә яхшырак сакланыр. Әлбәттә, вакыт-вакыт кызыклы мәгълүматны әйтеп китеп була, әмма ул чыгышыңның төп максатыннан читкә алып китмәсен. Марк 7:3, 4 һәм Яхъя 4:1—3, 7—9 га игътибар итсәң, ничек андый мәгълүмат акыл белән кулланыла икәнен күрерсең.
Бер фикерне ачыклаганнан соң икенчесенә күчкәндә, сак бул: тыңлаучылар алар бер-берсе ничек бәйле икәнен күрсен. Фикерләр бер-берсен тулыландырып торсын өчен, алар арасына «күпер» сал: җөмләне я җөмләнең өлешен фикерләр арасындагы бәйләнешне күрсәтер өчен куллан. Күп кенә телләрдә шул бәйләнешне күрсәтер өчен, берничә сүз я фраза да җитә.
Темага гына кагылышлы материал куллан һәм аны эзлекле төзе, шулай итеп син куелган максатыңа ирешә алырсың.