Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 1.7. 18 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Рәсүлләр. Аңлатмалар. 10 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Петер Гайсәдән ваз кичә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 1.7. 18 б.

Сез беләсезме?

Рәсүл Петернең Аллаһы кушуы буенча Көрнилигә барыр алдыннан күнче йортында яшәгәненнән нәрсәгә өйрәнеп була?

▪ Рәсүлләр китабында әйтелгәнчә, Петер Яфудагы «диңгез буена урнашкан» Шимун исемле «күнче йортында» шактый вакыт яшәгән (Рәсүлләр 9:43; 10:6). Яһүдләр күн эшкәртү эшен нәҗес һәм түбән эш дип санаганнар. Талмуд буенча, күнчеләр хәтта тизәк җыючылардан да түбәнрәк исәпләнгән. Шимунга һәр көн хайваннарның үләксәләре белән эш итәргә туры килгән. Шуңа күрә ул Муса Кануны буенча нәҗес дип саналган булган (Левиләр 5:2; 11:39). Кайбер чыганакларда әйтелгәнчә, Шимунга, бәлки, үз эше өчен диңгез суы кирәк булгандыр, һәм аның күн эшкәртү урыны, күрәсең, «сасы ис чыгарганга», шәһәрдән читтә урнашкан булган.

Моңа карамастан, Петер Шимун йортында тукталган. Күрәсең, Петер, Гайсә пәйгамбәрдән үрнәк алып, яһүдләр арасында киң таралган карашларны кире каккан: ул нәҗес дип саналган кешеләрдән читләшмәскә өйрәнгән (Маттай 9:11; Лүк 7:36—50).

Гайсә пәйгамбәрнең: «Моны син үзең әйттең»,— дигән сүзләре нәрсә аңлаткан?

▪ Кәяфәс, яһүдләрнең баш рухание, Гайсәдән: «Син — Мәсих, Аллаһы Улымы?» — дип халык алдында сорагач, Гайсә аңа: «Моны син үзең әйттең»,— дигән (Маттай 26:63, 64). Ни өчен ул алай дип әйткән?

Гайсә Кәяфәснең соравына җавап бирүдән тайпылырга тырышмаган. Күрәсең, яһүдләр арасында киң таралган «моны син үзең әйттең» дигән идиома уңай җавапны аңлаткан. Мәсәлән, Палестина (Иерусалим) Талмудында, 4 нче гасырдагы яһүдләрнең дини китабында, «Раввин үлгәнме-юкмы?» дигән сорауга бер яһүднең: «Моны син әйттең»,— дигән җавабы китерелә. Бу сүзләр раввинның чынында үлгәнен аңлаткан.

Гайсә баш руханиның аны ант иттереп дөресен әйттерергә хакы барын белгән. Моннан тыш, ул бер сүз дә дәшмәгән булса, бу аның үзен Мәсих дип танымаганын аңлатыр иде. Шуңа күрә Гайсәнең «моны син үзең әйттең» дигән сүзләре баш руханиның соравына уңай җавабын аңлаткан. Мәсәлән, Марк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Кәяфәснең «син — Мәсихме?» дигән туры соравына Гайсә кыюлык белән: «Әйе, Мин»,— дигән (Марк 14:62; шулай ук Маттай 26:25 һәм Марк 15:2 не карагыз).

[18 биттәге иллюстрация]

Фестагы (Марокко) күн эшкәртү урыны

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу