Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g21 № 1 6-7 б.
  • Тату мөнәсәбәтләр өчен киңәшләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тату мөнәсәбәтләр өчен киңәшләр
  • Уяныгыз! 2021
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Башкаларны кичерегез
  • Басынкы булыгыз һәм башкаларны хөрмәт итегез
  • Кешеләргә бертигез карагыз
  • Юаш булыгыз
  • Юмарт һәм рәхмәтле булыгыз
  • Юмарт кеше бәхетле
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Гаилә тормышы һәм дуслык
    Уяныгыз! 2019
  • «Кечеләрнең» берсен дә рәнҗетмәгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2021
g21 № 1 6-7 б.
Бер гаилә кунакларны сыйлый.

Тату мөнәсәбәтләр өчен киңәшләр

Аллаһы безгә тату мөнәсәбәтләр өчен җитәкчелек бирә. Бу киңәшләрне өйдә, эштә һәм дуслар белән аралашканда кулланып була. Күпләргә файда китергән бу киңәшләрнең кайберләрен карап чыгыйк.

Башкаларны кичерегез

«Бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез» (КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:13).

Без барыбыз да хаталар кылабыз һәм бер-беребезне үпкәләтергә мөмкин. Шуңа күрә һәрберебез кичерүгә мохтаҗ. Безне рәнҗеткән кешене гафу итсәк, аңа карата тискәре хисләребез юкка чыгачак. Без «явызлыкка явызлык белән» кайтармыйбыз һәм кешегә аның хаталары һәм көчсез яклары турында искә төшермибез (Римлыларга 12:17). Ә инде безне нык рәнҗетсәләр һәм моны оныту авыр булса, нәрсә эшләргә? Шул чакта безгә, бу кеше белән йөзгә-йөз очрашып, ихтирам белән сөйләшеп алырга кирәк. Максатыбыз — үзебезнең хаклы булуыбызны күрсәтү түгел, ә кеше белән татулашу (Римлыларга 12:18).

Басынкы булыгыз һәм башкаларны хөрмәт итегез

«Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез» (ФИЛИПИЯЛЕЛӘРГӘ 2:3).

Басынкы булсак һәм башкаларны хөрмәт итсәк, кешеләргә безнең белән рәхәт булыр. Башкаларның хисләренә игътибарлы булган, игелекле кеше белән аралашу һәркемгә ошый. Ә үзебезне башкалардан өстен куйсак һәм гел үз дигәнебездә торсак, мөнәсәбәтләребездә киеренкелек туар. Кешеләр бездән читләшер, һәм безнең дусларыбыз аз булыр я бөтенләй булмас.

Кешеләргә бертигез карагыз

«Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (РӘСҮЛЛӘР 10:34, 35).

Ходай бер кешене икенчесеннән милләтенә, теленә, дәрәҗәсенә һәм тән төсенә карап өстен күрми, ә бөтен кешеләргә бертигез карый. «Ул бер кешедән бөтен халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:26). Шуңа күрә ниндидер мәгънәдә бар кешеләр — кардәшләр. Һәркемгә ихтирам һәм игелек күрсәтсәк, без аларны бәхетле итәрбез, үзебез дә бәхетлерәк булырбыз һәм Аллаһы Тәгаләне шатландырырбыз.

Юаш булыгыз

Юашлыкны «киемне кигәндәй киегез» (КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:12).

Без юаш булганда, башкалар безнең белән ачыктан-ачык аралаша ала һәм хәтта безне төзәтә ала, чөнки алар ачуыбыз килмәячәк икәнен белә. Ә берәрсе безгә ярсыса, йомшак җавабыбыз аны тынычландырырга мөмкин. Гыйбрәтле сүзләр 15:1 дә: «Йомшак җавап ярсуны баса»,— дип әйтелә.

Юмарт һәм рәхмәтле булыгыз

«Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (РӘСҮЛЛӘР 20:35).

Бүгенге көндә күпләр комсыз һәм үзләре турында гына уйлый. Ләкин чын бәхет юмартлык белән бәйле (Лүк 6:38). Юмарт кешеләр бәхетле, чөнки алар кешеләрне әйберләргә караганда күбрәк кадерли. Ярату аларны башкаларга рәхмәтле булырга дәртләндерә (Көләсәйлеләргә 3:15). Үзегездән сорагыз: «Миңа нинди кешеләр белән аралашу ошый: саран һәм рәхмәтсез кешеләр беләнме я юмарт һәм рәхмәтле кешеләр беләнме?» Шуңа күрә кешеләрнең үзегезгә карата нинди булуларын теләсәгез, үзегез дә шундый булыгыз (Маттай 7:12).

Хәзер мин үземне башкалардан өстен куймыйм

«Изге Язмаларда болай дип әйтелә: „Башкаларга карашыгыз үз-үзегезгә кебек булсын. [...] Үзегезне акыллыга санамагыз“ (Римлыларга 12:16). Бу киңәш миңа, горурлыгымны җиңеп, башкаларга түбәнсетеп карамаска булышты. Хәзер мин үз милләтемне башкаларныкыннан өстен күрмим һәм башка дин кешеләренә кимсетеп карамыйм. Шулай ук мин бар кешеләргә ачык йөзле булырга тырышам» (Эйша).

Эйша.

Күбрәк белегез:

Башкалар белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы күбрәк гамәли киңәшләр табар өчен, jw.org сайтына керегез (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ ҺӘМ БӘХЕТ > МӨНӘСӘБӘТЛӘР).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу