Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bt 9 бүл. 69-76 б.
  • «Аллаһы кешеләрне аермый»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Аллаһы кешеләрне аермый»
  • Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Көрнили «Аллаһыга ялварып өзлексез дога кыла иде» (Рәсүлләр 10:1—8)
  • «Петер... аптырап торган» (Рәсүлләр 10:9—23а)
  • «Ул аларга... суга чумдырылу үтәргә кушты» (Рәсүлләр 10:23ә—48)
  • «Алар тынычландылар һәм... Аллаһыны данладылар» (Рәсүлләр 11:1—18)
  • «Бик күпләр иман итә башлады» (Рәсүлләр 11:19—26а)
  • Шәкертләр «ярдәм җибәрергә булды» (Рәсүлләр 11:26ә—30)
  • Көрнилигә изге рух бирелә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Петер Көрнили янына килә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Беренче мәсихчеләр һәм муса кануны
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • «Кайнар бәхәсләр» тудырган сорау
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
bt 9 бүл. 69-76 б.

9 БҮЛЕК

«Аллаһы кешеләрне аермый»

Мәсихчеләр сөннәтләнмәгән чит халык кешеләренә вәгазьли башлый

Рәсүлләр 10:1—11:30 га нигезләнгән

1—3. Петер нинди күренеш күргән һәм ни өчен безгә аны аңларга кирәк?

Б. Э. 36 елының кояшлы көзге көне. Рәсүл Петер — Яфа дигән порт шәһәрендә. Ул Шимун исемле бер күнченең йортында тукталган һәм хәзер диңгез буенда урнашкан шул йортның яссы түбәсендә дога кыла. Күнче йортында тукталуыннан Петернең бар кешеләргә бертигез карарга тырышканы күренә, чөнки күп кенә яһүдләр андый һөнәре булган кешенең йортына якын да килмәс идеa. Шулай да Петергә кешеләрне аермау турында әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар, һәм тиздән Йәһвә аны моңа өйрәтер.

2 Петер, дога кылганда, бик сәер бер күренеш күрә. Күктән зур тукымага охшаш бер савыт төшә. Бу савытта Канун буенча нәҗес дип саналган төрле-төрле хайваннар бар. Бер тавыш Петергә бу хайваннарны суеп ашарга куша. Аптырашта калган Петер: «Минем беркайчан да нәҗес һәм шакшы нәрсә ашаганым булмады»,— дип җавап кайтара. Һәрбер еврей аның хисләрен аңлар иде. Өч тапкыр Петергә: «Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама»,— дип әйтелә (Рәс. 10:14—16). Бу күренешне күргәннән соң, Петернең күп сораулары калгандыр, ләкин тиздән ул аларга җавап алган.

3 Петернең күренеше безгә Йәһвәнең кешеләргә карата карашын аңларга булыша. Аның карашын аңламасак, без кешеләргә Патшалык турында төпле шаһитлек бирә алмабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, Петер күргән күренешнең мәгънәсенә төшенер өчен, ул вакыттагы вакыйгаларга игътибар итик.

Көрнили «Аллаһыга ялварып өзлексез дога кыла иде» (Рәсүлләр 10:1—8)

4, 5. Көрнили кем ул һәм, ул дога кылганда, нәрсә булган?

4 Петер үз күренешен күргәнгә кадәр бер көн алда төньякка таба 50 километр ераклыкта урнашкан Кайсариядә Көрнили исемле кеше дә Аллаһыдан күренеш алган. Көрнили Рим гаскәренең йөзбашы булып хезмәт иткән һәм «диндар кеше» булганb. Аның өендәгеләре дә «Аллаһыдан куркып яшәгән». Моннан Көрнили үрнәк алырлык гаилә башы булган дигән нәтиҗә ясап була. Көрнили прозелит түгел, ә сөннәтләнмәгән чит ил кешесе булган, шулай да ул, мохтаҗ яһүдләргә шәфкать күрсәтеп, матди яктан ярдәм иткән. Бу эчкерсез кеше «Аллаһыга ялварып өзлексез дога кылган» (Рәс. 10:2).

5 Көндезге өчләр тирәсендә Көрнили, дога кылганда, күренештә фәрештәне күрә. Фәрештә аңа: «Аллаһы синең догаларыңны хуплап тыңлады һәм хәерләреңне күреп торды»,— дип әйтә (Рәс. 10:4). Фәрештәнең кушуы буенча Көрнили, рәсүл Петерне чакырырга дип, кешеләр җибәрә. Бу сөннәтләнмәгән чит ил кешесе өчен моңа кадәр ябык булган ишек ачылырга тора. Ул да коткарылу турындагы яхшы хәбәрне ишетергә тиеш.

6, 7. a) Йәһвәнең эчкерсез кешеләрнең догаларына җавап бирүен күрсәткән очракны сөйләгез. ә) Андый очраклардан нинди нәтиҗә ясап була?

6 Ә бүген Аллаһы хакыйкатьне эзләүче кешеләрнең догаларына җавап бирәме? Әлбәттә. Бер очракка игътибар итик. Албаниядә Йәһвә Шаһите бер хатынга «Күзәтү манарасы» журналын биргән. Бу журналда балаларны тәрбияләүгә кагылышлы мәкалә булганc. Бу хатын кардәшебезгә болай дигән: «Сез ышанмассыз да, әмма мин әле генә Аллаһыга кызларымны үстерергә булышсын дип дога кылдым һәм ул сезне җибәрде! Сез миңа нәкъ кирәклесен бирдегез». Бу хатын һәм аның кызлары Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Соңрак ире дә өйрәнүгә кушылган.

7 Бөтен дөнья буенча андый мисаллар бик күп була. Бу аларның очраклы хәл генә булмаганын ап-ачык раслый. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Беренчедән, Йәһвә үзен эзләүче эчкерсез кешеләрнең догаларына җавап бирә (1 Пат. 8:41—43; Зәб. 65:2). Икенчедән, вәгазь эшендә безгә фәрештәләр ярдәм итә (Ачыл. 14:6, 7).

«Петер... аптырап торган» (Рәсүлләр 10:9—23а)

8, 9. Аллаһы Петергә нәрсә ачкан һәм ул ничек эш иткән?

8 Петер түбәдә «күргән күренеше нәрсәне аңлата икән дип, аптырап торганда», Шимун өе янына Көрнили җибәргән кешеләр Петерне чакырырга дип килгән (Рәс. 10:17). Канун буенча нәҗес дип саналган ризыкны ашаудан өч тапкыр баш тарткан Петернең башка халык кешесе янына бару уена да килә алмаган. Ләкин изге рух Петергә Аллаһының бу сорау буенча ихтыярын аңларга булышкан. Петергә болай дип әйтелгән булган: «Сине өч кеше эзли. Тор, аска төш һәм һич тә шикләнмичә, алар белән бергә бар, чөнки аларны мин җибәрдем» (Рәс. 10:19, 20). Әле генә күргән күренеше Петергә изге рух җитәкчелеге буенча эш итәргә булышкан.

9 Петер, Көрнилинең үз кешеләрен Аллаһы кушуы буенча җибәргәнен белгәч, «аларны өйгә чакырган һәм кунак иткән» (Рәс. 10:23а). Әйе, тыңлаучан рәсүл үз фикер йөртүен инде үзгәртә башлаган.

10. Йәһвә үз халкын ничек җитәкли һәм үзебезгә нинди сораулар бирү файдалы булыр?

10 Бүген дә Йәһвә үз халкына үз ихтыярын әкрен-әкрен ача бара (Гыйб. сүз. 4:18). Изге рухы ярдәмендә Йәһвә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша безгә җитәкчелек бирә (Мат. 24:45). Вакыт-вакыт Изге Язмаларны аңлавыбыз үзгәрә һәм оешмада үзгәрешләр була. Андый очракларда без үзебезне мондый сораулар ярдәмендә тикшерә алабыз: «Мин бу үзгәрешләргә ничек карыйм? Мин изге рух җитәкчелегенә буйсынырга әзерме?»

«Ул аларга... суга чумдырылу үтәргә кушты» (Рәсүлләр 10:23ә—48)

11, 12. Кайсариягә килгәч, Петер нәрсә эшләгән һәм ул нәрсәгә төшенгән?

11 Киләсе көнне Петер, Көрнили җибәргән өч кеше һәм Яфадагы алты кардәш (яһүдләр) Кайсариягә киткән (Рәс. 11:12). Петерне көткән арада Көрнили «үз туганнарын һәм якын дусларын» җыйган (Рәс. 10:24). Кайсариягә килгәч, Петер еврейләр өчен акылга сыймаслык эш кылган: ул сөннәткә утыртылмаган чит халык кешесе йортына кергән. Петер моны болай дип аңлаткан: «Сез үзегез дә бик яхшы беләсез: яһүдләрнең законы буенча яһүд кешесенә башка халык кешесе белән аралашу яки аның янына килү тыела. Әмма Аллаһы миңа шуны күрсәтте: мин бер кешене дә нәҗес яки шакшы дип санамаска тиеш» (Рәс. 10:28). Әйе, Петер үзенә күрсәтелгән күренеш ризыкка гына түгел, ә кешеләргә дә кагылганын аңлаган. Ул чит халык кешеләрен дә нәҗес дип санарга тиеш булмаган.

Петер һәм аның белән бергә берничә кеше Көрнили йортына керә.

«Көрнили үз туганнарын һәм якын дусларын чакырып, аларны инде көтеп тора иде» (Рәсүлләр 10:24)

12 Көрнили йортында Петерне тыңларга әзер кешеләр көткән. Көрнили болай дигән: «Без барыбыз, Йәһвә сиңа сөйләргә кушканның һәммәсен тыңлар өчен, Аллаһы алдында торабыз»,— дигән (Рәс. 10:33). Әгәр дә хакыйкать белән кызыксынган кеше сезгә андый сүзләр әйткән булса, сез, һичшиксез, бик шатланыр идегез. Петер болай дип сөйли башлаган: «Хәзер мин чыннан да аңлыйм: Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәс. 10:34, 35). Нинди көчле сүзләр! Петер Аллаһының кешеләрне расалары, милләтләре я тышкы кыяфәтләре буенча аермаганына төшенгән һәм Көрнили йортында җыелган кешеләргә Гайсәнең хезмәте, үлеме һәм терелтелгәне турында вәгазьли башлаган.

13, 14. a) Б. э. 36 елында нинди әһәмиятле үзгәреш булган? ә) Ни өчен без кешеләрне тышкы кыяфәтләре буенча хөкем итәргә тиеш түгел?

13 Петер «әле сөйләп торганда», башка халыклардан булган бу кешеләргә изге рух иңгән. Ә бит алар әле хәтта суга чумдырылмаган булган! (Рәс. 10:44, 45) Изге Язмаларда суга чумдырылганчы изге рух бүләген алу очраклары турында бүтән беркайда да әйтелми. Аллаһының бу кешеләрне хуплавын күреп, Петер аларга «суга чумдырылу үтәргә кушкан» (Рәс. 10:48). Бу б. э. 36 елында булган, һәм бу вакыйга Аллаһының еврейләр белән махсус мөнәсәбәтләре өзелгәнен күрсәткән (Дан. 9:24—27). Бу очракта Петер «күкләр Патшалыгының ачкычларының» өченчесен — соңгысын кулланган (Мат. 16:19). Хәзер сөннәткә утыртылмаган чит халык кешеләренең дә майланган мәсихчеләр булып китү мөмкинлеге туган.

14 Патшалык вәгазьчеләре буларак, без «Аллаһы кешеләрне аермаганын» истә тотабыз (Рим. 2:11). Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын... тели» (1 Тим. 2:4). Шуңа күрә без кешеләрне тышкы кыяфәтләре буенча хөкем итмибез. Милләтләре, расалары, чыгышлары һәм диннәре нинди генә булмасын, без аларга Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәрне сөйлибез.

«Алар тынычландылар һәм... Аллаһыны данладылар» (Рәсүлләр 11:1—18)

15, 16. Ни өчен еврейләрдән булган кайбер мәсихчеләр Петерне тәнкыйтьләгән һәм ул аларга нәрсә аңлаткан?

15 Әлбәттә, Петернең башка кардәшләргә дә бу вакыйга турында сөйлисе килгән, шуңа күрә ул Иерусалимга киткән. Әмма «башка халык кешеләренең дә Аллаһы сүзен кабул итүләре» хакындагы яңалык Иерусалимга инде барып ирешкән булган. Петер килгәч, «сөннәтләү тарафдарлары аны тәнкыйтьли башлаган». Алар болай дигән: «Син сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың» (Рәс. 11:1—3). Еврейләрдән булган бу шәкертләрнең чит халык кешеләре мәсихчеләр булып китә алмый дип әйтәсе килмәгән. Алар бу кешеләр Муса канунын үтәргә, шул исәптән сөннәткә утыртылырга, тиеш дигән. Әйе, бу шәкертләргә Муса канунының инде кирәк булмаганын тану авыр булган.

16 Петер Көрнили йортына Аллаһы җитәкчелеге буенча килгәнен аңлаткан. Рәсүлләр 11:4—16 да без ул китергән дүрт дәлилне күрәбез: 1) Аллаһы биргән күренеш (4—10 нчы шигырь); 2) изге рухның җитәкчелеге (11, 12 нче шигырь); 3) фәрештәнең Көрнили янына килүе (13, 14 нче шигырь) һәм 4) изге рухның башка халык кешеләренә иңүе (15, 16 нчы шигырь). Ахырда Петер уйланыр өчен мондый сорау биргән: «Әгәр дә Аллаһы безгә [еврейләргә], Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә иман иткәннәргә биргән юмарт бүләген [изге рухны] аларга да [башка халык кешеләренә] биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем соң мин?» (Рәс. 11:17)

17, 18. а) Ни өчен еврейләрдән булган мәсихчеләргә Петернең сүзләрен кабул итү авыр була алган? ә) Ни өчен бүген бердәмлек саклау җиңел булмаска мөмкин һәм без үзебезне нинди сораулар ярдәмендә тикшерә алабыз?

17 Петернең сүзләре еврей мәсихчеләренә ничек тәэсир итәр? Алар башка халык кешеләренә карата тискәре карашларыннан арына алырмы һәм аларны үз кардәшләре итеп кабул итәрме? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Моны ишеткәч, алар [рәсүлләр һәм еврейләрдән булган башка мәсихчеләр] тынычландылар һәм: „Димәк, Аллаһы башка халык кешеләренә дә, алар тормыш ала алсын өчен, тәүбә итәргә мөмкинлек биргән“,— диеп, Аллаһыны данладылар» (Рәс. 11:18). Бу кардәшләрнең Аллаһы җитәкчелеген басынкылык белән кабул итүләре җыелышның бердәмлеген сакларга булышкан.

18 Бүген мәсихче җыелыш «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» кешеләрдән тора (Ачыл. 7:9). Шуңа күрә бердәмлек саклау авыр булырга мөмкин. Өстәвенә, бездән аерылып торган кешеләргә карата тискәре караштан арынсак та, вакыт узу белән андый хисләр йөрәгебездә яңадан шытып чыгарга мөмкин. Петер (Кифас) белән шулай булган да. Көрнили мәсихче булып киткәннән соң еллар узгач, ул башка халык кешеләреннән «читләшеп аралашмый башлаган». Паулга хәтта аны төзәтергә туры килгән (Гәл. 2:11—14). Шуңа күрә үзебезне һәрвакыт тикшереп торыйк. Мәсәлән, мондый сораулар турында уйланып була: «Мин йөрәгемнән тискәре карашларны йолкып чыгардыммы? Бу дөньяда хөкем сөргән милләтчелек, үз культураң белән горурлану һәм расизм миңа тәэсир итә башламадымы?» Әйдәгез, бар кешеләргә һәрвакыт бертигез карарга тәвәккәл булыйк.

«Бик күпләр иман итә башлады» (Рәсүлләр 11:19—26а)

19. Суриядәге Антиохта еврей мәсихчеләре кемгә вәгазьли башлаган һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

19 Мәсихнең шәкертләре сөннәткә утыртылмаган башка халык кешеләренә вәгазьли башлаганмы? Әйе. Беренче тапкыр алар «грекча сөйләшкән кешеләргә», шул исәптән яһүд булмаганнарга, Суриядәге Антиохтаd вәгазьләгән (Рәс. 11:20). Бу шәһәрдә бик күп яһүдләр булган, һәм алар җирле халык белән тату яшәгән. Шуңа күрә анда башка халык кешеләренә вәгазьләр өчен бар шартлар да булган. Йәһвә бу вәгазь эшен фатихалаган, һәм «бик күпләр иман итә башлаган» (Рәс. 11:21).

СУРИЯДӘГЕ АНТИОХ

Суриядәге Антиох Оронт елгасының ярында, Силикия дигән порт шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба 30 километр ераклыкта һәм Иерусалимнан төньякка таба 550 километр ераклыкта урнашкан (Рәс. 13:4). Антиохка б. э. к. 300 елда селевкидлар империясенең беренче идарәчесе Селевк I (Никатор) нигез салган булган. Антиох шәһәре, бу империянең башкаласы булганга, бик мөһим шәһәр булган. Б. э. к. 64 елда Рим генералы Помпей Сурияне Рим провинциясе иткән, ә Антиох бу провинциянең башкаласы булган. Б. э. I гасырына Суриядәге Антиох Рим империясендә зурлыгы һәм байлыгы буенча Рим һәм Искәндәриядән соң өченче шәһәр булган.

Антиох шәһәре сәүдә һәм сәясәт үзәге булган. Суриянең бөтен сәүдә юллары Урта диңгез портларына Антиох аша үткән. Бер галим әйткәнчә, Антиох, греклар белән римлылар һәм башка халыклар яшәгән территорияләр арасында урнашканга, күп милләтле шәһәр булган. Антиохта күп яһүдләр яшәгән, һәм, тарихчы Иосиф Флавий язганча, андагы күп кенә греклар яһүд динен кабул иткән.

20, 21. Барнаб ничек тыйнаклык күрсәткән һәм без бу сыйфатны хезмәтебездә ничек күрсәтә алабыз?

20 Иерусалимдагы җыелыш Антиохка, вәгазьләр өчен, Барнабны җибәргән. Әмма, хакыйкать белән кызыксынучылар бик күп булганга, Барнабка ярдәм кирәк булган. Шуңа күрә ул, Тарска барып, Шаулны эзләп тапкан һәм аны Антиохка чакырган. Шаул ярдәмче роленә бик яхшы туры килгән. Ул бит башка халыклар өчен рәсүл булып китәргә тиеш булган (Рәс. 9:15; Рим. 1:5). Әйе, Барнаб тыйнаклык күрсәткән һәм Шаулны үз көндәше итеп күрмәгән. Бергә алар бер ел буе Антиохтагы җыелышны ныгытып торган (Рәс. 11:22—26а).

21 Без дә, Барнаб кебек, хезмәттә тыйнаклык күрсәтик. Моның өчен безгә мөмкинлекләребезнең чикле булуын танырга кирәк. Һәрберебезнең бит көчле һәм көчсез яклары бар. Мәсәлән, безгә очраклы вәгазьләү я өйдән өйгә йөреп вәгазьләү җиңел биреләдер, ә менә кешеләргә кабат килеп китү, өйрәнүләр башлау авырдыр. Хезмәтнең ниндидер ягын яхшыртырга кирәк булса, ник тәҗрибәле кардәшләрдән ярдәм сорамаска? Бу безгә уңышлырак булырга һәм хезмәттә күбрәк шатлык кичерергә ярдәм итәр (1 Көр. 9:26).

Шәкертләр «ярдәм җибәрергә булды» (Рәсүлләр 11:26ә—30)

22, 23. Антиохтагы кардәшләр үз имандашларына ничек ярату күрсәткән һәм без алардан ничек үрнәк алабыз?

22 «Антиох шәһәреннән башлап, шәкертләр, Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган» (Рәс. 11:26ә). Мәсих үрнәге буенча яшәргә тырышкан кешеләргә бу исем бик туры килгән. Кардәшләр бер-берсен чыннан да яраткан, һәм якынча б. э. 46 елында башланган зур ачлык вакытында аларның яратулары ап-ачык күренгәнe. Бу ачлык аркасында Яһүдиядәге ярлы кардәшләр зур зыян күргән. Антиохтагы кардәшләр, шул исәптән башка халык кешеләре, «Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм җибәрергә булган» (Рәс. 11:29). Әйе, еврейләрдән һәм башка халыклардан булган мәсихчеләр арасында чын мәхәббәт хөкем сөргән.

23 Бүген без дә, башка илләрдәге я безнең территориябездәге кардәшләрнең ярдәмгә мохтаҗ булуларын белгәч, аларга ярдәм итәбез. Мәсәлән, давыл, җир тетрәү, цунами я башка афәт булганда, җирле Филиал комитеты, зыян күргән кардәшләргә булышыр өчен, ярдәм итү комитетларын оештыра. Әйе, без чыннан да бердәм бөтендөнья кардәшлеге (Яхъя 13:34, 35; 1 Яхъя 3:17).

24. Без Петер күргән күренешнең мәгънәсенә төшенгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

24 Петер Яфада күргән күренештән без дә сабак алабыз. Аллаһыбыз бар кешеләргә бертигез карый, һәм ул яхшы хәбәрне һәртөрле кешегә вәгазьләргә куша. Шуңа күрә, әйдәгез, кешеләрнең расаларына, милләтләренә һәм дәрәҗәләренә карамыйча, аларга яхшы хәбәрне сөйлик (Рим. 10:11—13).

Кардәшләр түбәне төзекләндерә.

Кардәшләребез ярдәмгә мохтаҗ булганда, без булышырга әзер

КӨРНИЛИ ҺӘМ РИМ ГАСКӘРЕ

Яһүдия дигән Рим провинциясенең административ һәм хәрби идарәсе Кайсариядә урнашкан булган. Провинция идарәчесенең карамагында атлы гаскәр (500—1 000 җайдактан торган) һәм 5 гарнизон булган (бер гарнизон якынча 600 җәяүле гаскәридән торган). Күпчелек гаскәри Рим гражданы булмаган. Гаскәр Кайсариядә урнашкан булган, әмма кечкенә отрядлар бөтен Яһүдия буенча таралган булган. Бер гарнизон Иерусалимдагы Антоний ныгытмасында урнашкан. Бу гарнизон гыйбадәтханәдәге һәм шәһәрдәге тәртипне күзәткән. Яһүдләрнең бәйрәмнәре вакытында гаскәриләрнең санын арттырганнар.

Рәсүлләр 10:1 дә Көрнили «Италия гарнизонының йөзбашы» булган дип әйтелә. Йөзбашы центурия белән җитәкчелек иткән (бер центуриягә якынча 100 кеше кергән). Италия гарнизоны Кайсариядә урнашкан, күрәсең. Бәлки, нәкъ бу гарнизон «Рим гражданнары булган ирекле хезмәтчеләрдән торган икенче Италия гарнизоны» дип аталгандырf. Йөзбашлары дәрәҗәле, бай кешеләр булган. Аларның хезмәт хакы гади гаскәринекеннән 16 тапкыр зуррак булган.

f Латинча Cohors II Italica voluntariorum civium Romanorum (Кохорс II италика волунтариорум цивиум романорум). Бу гарнизонның чыннан да булганына дәлилләр бар; мәсәлән, б. э. 69 елында аның Суриядә булганы турында билгеле.

a Күпчелек яһүдләр күнчеләргә йөзләрен чөереп караган, чөнки күнчеләр үлгән хайваннарның тиресе һәм төрле шакшы материаллар белән эш иткән. Нәҗес дип саналганга, күнчеләргә гыйбадәтханәгә керергә ярамаган. Аларның эш урыннары шәһәрдән ким дигәндә 50 терсәк, ягъни 22 метр, ераклыкта урнашырга тиеш булган. Бәлки, шул сәбәпле Шимунның «йорты диңгез буенда урнашкан» булгандыр (Рәс. 10:6).

b «Көрнили һәм Рим гаскәре» дигән рамканы карагыз.

c «Балалар үстерер өчен ышанычлы киңәшләр» дигән бу мәкалә «Күзәтү манарасы» 2006 ел, 1 ноябрь чыгарылышының 4—7 нче битләрендә китерелә.

d 73 нче биттәге «Суриядәге Антиох» дигән рамканы карагыз.

e Б. э. 41—54 елларында идарә иткән Рим императоры Клавдий вакытында булган шул «зур ачлык» турында борынгы Яһүд тарихчысы Иосиф Флавий да яза.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу