Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bt 14 бүл. 108-115 б.
  • Кардәшләр «бер карарга килде»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кардәшләр «бер карарга килде»
  • Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Моның белән пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә» (Рәсүлләр 15:13—21)
  • Рәсүлләр белән өлкәннәр «кардәшләрне... җибәрергә булдылар» (Рәсүлләр 15:22—29)
  • Алар «дәртләндергеч сүзләргә куандылар» (Рәсүлләр 15:30—35)
  • Җитәкче совет безнең көннәрдә ничек эш итә?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Аллаһы халкын бүген кем җитәкли?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • «Кайнар бәхәсләр» тудырган сорау
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
bt 14 бүл. 108-115 б.

14 БҮЛЕК

Кардәшләр «бер карарга килде»

Җитәкче совет мөһим карарга килә, һәм бу бөтен җыелышларны берләштерә

Рәсүлләр 15:13—35 кә нигезләнгән

1, 2. а) Беренче гасырдагы җитәкче советка нинди мөһим сорауларны хәл итәргә кирәк булган? ә) Кардәшләргә Аллаһы ихтыярын аңларга нәрсә булышкан?

ИЕРУСАЛИМДА җыелган рәсүлләр белән өлкәннәрнең фикер алышулары хәлиткеч ноктага җиткән. Алар сөннәткә утырту белән бәйле сорау буенча бик мөһим карар кабул итәргә тора. Аларга мондый сорауларга җавап бирергә кирәк: мәсихчеләр Муса канунын үтәргә тиешме? еврейләрдән булган һәм чит халык кешеләреннән булган мәсихчеләр арасында аерма бармы?

2 Җаваплы кардәшләр һәрберсе үз фикерен әйтә алган. Алар Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне карап чыккан. Шулай ук чит халык кешеләрен Йәһвә ничек фатихалаганы турында сөйләгән кардәшләрне тыңлаган. Бар дәлилләрне карап чыккач, алар Йәһвәнең ихтыяры нәрсәдә икәнен ачык аңлаган. Әмма алар изге рух җитәкчелегенә буйсынырмы?

3. Рәсүлләр китабының 15 нче бүлеген карап китү безгә нинди файда китерер?

3 Рәсүлләр белән өлкәннәргә, Йәһвәнең ихтыяры буенча эш итәр өчен, кыюлык һәм иман кирәк булган. Бу бит дини җитәкчеләрнең нәфрәтен тагы да көчәйтә алган. Өстәвенә, җыелышта да кайбер кардәшләр, Муса канунын үтәргә кирәк дип, үз дигәнендә нык торган. Рәсүлләр белән өлкәннәр нәрсә эшләр? Без бу бүлектә моның турында белербез. Шулай ук без бүгенге Җитәкче совет алардан ничек үрнәк алганын һәм без дә, карарлар кабул иткәндә һәм авырлыкларга очраганда, беренче гасырдагы кардәшләрдән ничек үрнәк ала алганыбызны күрербез.

«Моның белән пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә» (Рәсүлләр 15:13—21)

4, 5. Ягъкуб Изге Язмалардан нинди өземтәне китергән?

4 Бу очрашуда Гайсәнең энесе Ягъкуб, күрәсең, рәислек итүче булгандырa. Очрашуда әйтелгән фикерләрне йомгаклап, ул болай дигән: «Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шимун җентекләп сөйләп бирде. Моның белән пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә» (Рәс. 15:14, 15).

5 Ягъкуб, Шимун Петернең әйткәннәрен һәм Барнаб белән Паул китергән дәлилләрне тыңлагач, күрәсең, каралган мәсьәләгә ачыклык керткән Еврей Язмаларыннан өзекне искә төшергәндер (Яхъя 14:26). «Моның белән пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә»,— дип әйткәч, Ягъкуб Амус 9:11, 12 дә язылган сүзләрне телгә алган (Рәс. 15:16—18). (Амус китабы Еврей Язмаларының «пәйгамбәрләр язмалары» дип аталган өлешенә кергән.) Ягъкуб китергән өзек Амус китабында язылганнан бераз аерылып тора. Ул, күрәсең, Септуагинтадан — Еврей Язмаларының грек тәрҗемәсеннән — өземтәне китергәндер.

6. Изге Язмалар Йәһвәнең башка халык кешеләренә карата ихтыярын ничек ачыклаган?

6 Йәһвә Амус пәйгамбәр аша «Давытның ауган куышын» торгызырга, ягъни аның токымын күктәге Патшалыкта идарәче итеп билгеләргә, вәгъдә иткән (Йәз. 21:26, 27). Бу Патшалыкта Гайсә Мәсих белән бергә еврей халкыннан булган кешеләр генә идарә итәрме? Юк. Амус пәйгамбәрлегендә «Аллаһының исеме белән аталган бар халыклар» турында әйтелә. Өстәвенә, инде белгәнебезчә, Петер дә болай дигән булган: «[Аллаһы] аларны да [чит халык кешеләрен], безне дә [еврейләрне] бертигез күреп, аларның йөрәкләрен иман аша сафландырды» (Рәс. 15:9). Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһы еврейләрнең дә, башка халык кешеләренең дә Мәсихнең хакимдәшләре булуын тели (Рим. 8:17; Эфес. 2:17—19). Моның өчен чит халык кешеләре сөннәтләнергә я Муса канунын үтәргә тиеш дип бер кайда да әйтелми.

7, 8. а) Ягъкуб нәрсә тәкъдим иткән? ә) Ягъкуб үзен башкалардан өстен куйганмы?

7 Изге Язмалардагы өзекләрне карап чыкканнан соң һәм кардәшләрнең сүзләрен тыңлаганнан соң, Ягъкуб мондый карар кабул итәргә тәкъдим иткән: «Минемчә, Аллаһыга таба борылучы башка халык кешеләренә кыенлык тудырмаска, ә аларга, потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән, фәхешлектән, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелырга, дип язарга кирәк. Чөнки инде элек-электән һәр шәһәрдә кешеләр Муса язганны вәгазьли, һәм һәр Шимбә синагогаларда шул китаплар кычкырып укыла» (Рәс. 15:19—21).

8 Ягъкуб кардәшләргә үз фикерен тагарга тырышканмы? Карарны үзе кабул итәргә тиеш дип санаганмы? Һич тә юк. «Минемчә» дип әйтеп, ул бары тик Изге Язмаларга һәм ишеткән фактларга нигезләнеп фикерен генә белдергән.

9. Ягъкубның тәкъдиме нинди файда китергән?

9 Ягъкубның тәкъдиме яхшы булганмы? Әйе, чөнки, Изге Язмалардан күренгәнчә, рәсүлләр белән өлкәннәр аның белән ризалашкан. Бу карар кайсы яктан файдалы булган? Беренчедән, чит халык кешеләреннән Муса канунын үтәргә таләп итмичә, кардәшләр аларга «кыенлык тудырмаган» (Рәс. 15:19). Икенчедән, еврей мәсихчеләренең хисләре дә исәпкә алынган булган. Алар бит элек-электән «һәр Шимбә синагогаларда» «Муса язганны» тыңлаганb (Рәс. 15:21). Бу карар еврейләрдән һәм башка халыклардан булган мәсихчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыткан. Ә иң мөһиме, бу карар Йәһвәнең ихтыярына туры килгән. Җыелышның бердәмлегенә янаган сорауларны чишүдә рәсүлләр белән өлкәннәр шундый яхшы үрнәк күрсәткән! Бүгенге җыелышлар да бу үрнәк буенча эш итә.

Альберт Шрёдер 1998 елда халыкара конгресста нотык белән чыгыш ясый

10. Бүгенге Җитәкче совет беренче гасырдагы җитәкче советтан ничек үрнәк ала?

10 Үткән бүлектә әйтелгәнчә, беренче гасырдагы җитәкче совет кебек, бүгенге Җитәкче совет та һәр сорау буенча Галәм Хакиме Йәһвәнең һәм Җыелыш башы Гайсә Мәсихнең ихтыярын аңларга тырышып эш итәc (1 Көр. 11:3). Моның өчен алар нәрсә эшли? Бу хакта Җитәкче советта күп еллар хезмәт иткән Альберт Шрёдер кардәш болай дип әйткән: «Җитәкче советның киңәшмәләре һәр чәршәмбе көнне үткәрелә. Һәрбер утырыш Йәһвәдән изге рух сорап дога кылудан башлана. Бар карарлар да Аллаһы Сүзенә нигезләнеп кабул ителә». (Шрёдер кардәш Җитәкче советта 1974 елдан алып 2006 елның март аенда җирдәге тормыш юлын тәмамлаганчыга кадәр хезмәт иткән.) Җитәкче советта озак еллар хезмәт иткән һәм 2003 елның март аенда җирдәге тормыш юлын тәмамлаган Милтон Хеншель дә моңа охшаш фикерне әйткән. Ул Гилад мәктәбенең 101 нче сыйныфын тәмамлаучы студентларга мондый риторик сорау биргән: «Сез җитәкчеләре мөһим карарларны Аллаһы Сүзенә нигезләнеп кабул иткән тагын берәр шундый оешманы беләсезме?» Җавап билгеле.

Рәсүлләр белән өлкәннәр «кардәшләрне... җибәрергә булдылар» (Рәсүлләр 15:22—29)

11. Җитәкче советның карары җыелышларга ничек җиткерелгән булган?

11 Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәр сөннәткә утырту белән бәйле сорау буенча бер тавыштан карар кабул иткән. Бу карарны җыелышларга, алар аның буенча эш итә алсын өчен, ачык итеп һәм кабул итү җиңел булырлык итеп җиткерергә кирәк булган. Кардәшләр моның өчен нәрсә эшләгән? Без Изге Язмаларда болай дип укыйбыз: «Шуннан соң рәсүлләр белән өлкәннәр һәм бөтен җыелыш үзләре арасыннан Барсаб дип аталучы Яһүдне һәм Силасны сайладылар. Шул җитәкче кардәшләрне Паул һәм Барнаб белән бергә Антиохка җибәрергә булдылар». Өстәвенә, кардәшләр, Антиох, Сурия һәм Киликиядәге җыелышларда укыр өчен, хат та язган (Рәс. 15:22—26).

12, 13. а) Яһүд белән Силасның килеп китүе нинди файда китергән? ә) Җитәкче советның хатында нинди күрсәтмәләр булган?

12 Яһүд белән Силас җитәкче советның вәкилләре буларак килгән. Бу «җитәкче кардәшләрнең» дә килүе алар китергән хат бирелгән сорауга җавап кына түгел, ә җитәкче советтан күрсәтмә булып тора икәнен дә аңларга булышкан. Шулай итеп, бу кардәшләрнең килеп китүе Иерусалимдагы еврей мәсихчеләре һәм башка халыклардан булган мәсихчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыткан. Бу Аллаһы халкындагы бердәмлеккә зур өлеш керткән.

БҮГЕН ҖИТӘКЧЕ СОВЕТ НИЧЕК ЭШ ИТӘ?

Беренче гасырдагы кебек, бүген Йәһвә халкына Җитәкче совет күрсәтмәләр бирә. Җитәкче совет изге рух белән майланган кардәшләрдән тора. Аларның очрашулары һәр атна үткәрелә. Бу абый-кардәшләр алты төрле комитетта хезмәт итә.

  • Кадрлар комитеты төрле илләрдәге филиалларда хезмәт иткән кардәшләрнең рухи һәм физик иминлеге турында кайгырта. Бу комитет филиалларга яңа бәйтелчеләрне чакыру өчен җаваплы.

  • Координаторлар комитеты юридик мәсьәләләрне хәл итә. Ул шулай ук, оешмабыз турында дөрес күзаллау булсын өчен, кирәк булганда, массакүләм мәгълүмат чаралары аша карашларыбызны яктырта. Координаторлар комитеты төрле илләрдә табигать афәтләреннән зыян күргән, эзәрлекләүләргә дучар булган һәм башка гадәттән тыш хәлләргә очраган кардәшләргә ярдәм оештыру белән шөгыльләнә.

  • Нәшер итү комитеты Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны бастыру һәм җибәрү өчен җаваплы. Бу комитет Йәһвә Шаһитләренең юридик затлары кулланган типографияләр һәм милек турында кайгырта. Шулай ук ул филиалларның, Патшалык Залларының һәм Конгресслар залларының төзелешен күзәтә һәм ирекле иганәләрнең ничек кулланылачагын хәл итә.

  • Укыту комитеты конгресслар һәм җыелыш очрашулары өчен материалны әзерли һәм аудио-, видеобасмалар чыгару өчен җаваплы. Бу комитет Гилад мәктәбен, Пионерлар мәктәбен һәм башка мәктәпләрне оештыра, шулай ук ул Бәйтелдәге рухи программа өчен җаваплы.

  • Хезмәт комитеты вәгазь эшен күзәтә һәм өлкәннәргә, район күзәтчеләренә һәм тулы вакытлы хезмәтчеләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итә. Бу комитет шулай ук Гилад мәктәбендә укыр өчен кардәшләрне чакыра һәм аларны, бөтендөнья эшенә булышлык итсеннәр өчен һәм кардәшлегебезне ныгытсыннар өчен, төрле илләргә билгели.

  • Язу комитеты өйрәнү һәм тарату өчен басмаларны әзерли. Бу комитет шулай ук рухи сорауларга җавап бирә, бөтен илләрдәге тәрҗемә итү эше белән җитәкчелек итә, видеопостановкалар өчен сценарийларны, нотыклар өчен планнарны раслый.

Җитәкче совет Аллаһының изге рухына таянып эш итә. Бу абый-кардәшләр үзләрен Йәһвә халкының юлбашчылары итеп санамый, ә, барлык майланган мәсихчеләр кебек үк, «Бәрән [Гайсә Мәсих] кая гына барса да, аңа ияреп баралар» (Ачыл. 14:4).

13 Җитәкче совет җибәргән хатта сөннәтләү мәсьәләсе турында гына түгел, ә өстәмә күрсәтмәләр дә язылган булган. Анда болай дип әйтелгән: «Изге рух һәм без сезнең өскә мондый кирәкле нәрсәләрдән башка һич нинди өстәмә йөк салмаска булдык: потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм фәхешлектән тыелыгыз. Моның барысыннан үзегезне тырышып сакласагыз, уңышлы булырсыз. Сау-сәламәт булыгыз!» (Рәс. 15:28, 29) Бу күрсәтмәләр башка халык кешеләренә Йәһвә хуплавын алырга булыша алган.

14. Дөнья бар яктан бүленгән булса да, ни өчен Йәһвә халкы арасында бердәмлек хөкем сөрә?

14 Бөтен җир шары буйлап 100 000 нән артык җыелышта 8 миллионнан артык Йәһвә Шаһите хезмәт итә. Алар бер үк тәгълиматларга ышана һәм бердәм рәвештә вәгазь эшендә катнаша. Тынгысыз, каршылыклы, бүлгәләнеп беткән дөньяда бу ничек мөмкин? Җыелышның башы Гайсә Мәсих бар җыелышларга «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче», ягъни Җитәкче совет, аша ачык һәм аңлаешлы җитәкчелек бирә (Мат. 24:45—47). Җыелышлар бу җитәкчелек буенча эш иткәндә, бөтендөнья кардәшлегендә бердәмлек хөкем сөрә.

Алар «дәртләндергеч сүзләргә куандылар» (Рәсүлләр 15:30—35)

15, 16. Җыелышлар җитәкчелекне ничек кабул иткән һәм ни өчен?

15 Иерусалимнан килгән кардәшләр, Антиохтагы «кардәшләрне җыйгач, хатны... тапшырган». Җирле кардәшләр җитәкче совет биргән күрсәтмәләрне ничек кабул иткән? Алар, «хатны укыгач, андагы дәртләндергеч сүзләргә куанган» (Рәс. 15:30, 31). Өстәвенә, Яһүд белән Силас, «күп тапкыр дәртләндергеч сүзләр әйтеп, кардәшләрне ныгыткан». Рәсүлләр китабында, Барнаб, Паул һәм башкалар кебек үк, Яһүд белән Силас та «пәйгамбәрләр» булган дип әйтелә, чөнки бу төшенчә Аллаһы ихтыярын тапшырган кешеләргә карата кулланылган (Рәс. 13:1; 15:32; Чыг. 7:1, 2).

16 Шулай итеп, сөннәтләү белән бәйле сорау уңышлы гына хәл ителгән. Әйе, Йәһвәнең фатихасы ап-ачык булган. Җитәкче совет Аллаһы Сүзенә нигезләнгән һәм изге рух ярдәмендә кабул ителгән күрсәтмәләрне үз вакытында биргән. Өстәвенә, кардәшләр бу җитәкчелекне җыелышларга ярату белән җиткергән. Моның барысы ярдәмендә җыелышларга күрсәтмәләрне кабул итү җиңел булган.

17. Район күзәтчеләре кемнең үрнәге буенча эш итә?

17 Бүген дә Җитәкче совет, берәр карарны кабул иткәч, аны үз вакытында ачык, аңлаешлы итеп җиткерә. Алар моны, мәсәлән, район күзәтчеләре аша эшли. Бу фидакарь абый-кардәшләр, Паул белән Барнаб кебек, җирле вәгазьчеләр белән бергә күп вакыт хезмәттә үткәрә һәм аларны өйрәтә (Рәс. 15:35). Алар шулай ук, Яһүд белән Силастан үрнәк алып, кардәшләрне «дәртләндергеч сүзләр әйтеп» ныгыта.

18. Йәһвәнең фатихасын алыр өчен, нәрсә мөһим?

18 Рәсүлләр китабының 15 нче бүлегеннән күренгәнчә, җыелышларда бердәмлек һәм хезмәттәшлек рухы булганда гына, Йәһвә үз фатихасын бирә. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Ә югарыдан килүче зирәклек, иң элек, саф, шулай ук тыныч, юл бирүчән, буйсынырга әзер, шәфкать һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләргә бертигез карый һәм риясыз. Тәкъвалык җимеше тыныч-тату шартларда тынычлык булдыручылар өчен чәчелә шул» (Ягък. 3:17, 18). Бу сүзләрне язганда, Ягъкуб Иерусалимдагы очрашуны күздә тотканмы, юкмы икәнлеге билгеле түгел. Әмма шунысы ап-ачык: Йәһвәнең фатихасын алыр өчен, бердәмлекне саклау һәм хезмәттәшлек итү мөһим.

19, 20. а) Антиох җыелышында тынычлык һәм бердәмлек урнашканы нәрсәдән күренгән? ә) Хәзер Паул белән Барнаб нинди эшкә күбрәк игътибар бирә алган?

19 Антиохтагы җыелышта да хәзер тынычлык һәм бердәмлек урнашкан. Андагы кардәшләр Яһүд белән Силасның килүе өчен рәхмәтле булган һәм алар белән бәхәскә кермәгән. Рәсүлләр китабында без болай дип укыйбыз: «Анда алар [Яһүд белән Силас] берникадәр вакыт үткәрде. Шуннан соң кардәшләр аларга исән-сау барып җитүләрен теләп, аларны кире Иерусалимга җибәрделәр»d (Рәс. 15:33). Һичшиксез, Яһүд белән Силас, Иерусалимга кайтып, үз сәяхәтләре турында сөйләгәч, андагы кардәшләр дә бик шатлангандыр! Йәһвәнең юмарт игелеге ярдәмендә бу мәсьәлә уңай хәл ителгән!

20 Хәзер Паул белән Барнаб, Антиохта калып, бар тырышлыкларын вәгазь эшенә һәм җыелышларны оештыруга туплый алган. Бүген дә район күзәтчеләре җыелышларга килеп китеп шулай эш итә (Рәс. 13:2, 3). Алар Йәһвәдән чын фатиха булып тора. Киләсе бүлектән без Йәһвәнең бу ике ашкынучан вәгазьчене — Паул белән Барнабны — тагын ничек кулланганын һәм фатихалаганын белербез.

Әни үз кызы белән конгресста алган «Сорауларыңа җаваплар. 2 нче том» дигән басманы карый.

Йәһвәнең Җитәкче совет һәм аның вәкилләре аша биргән бар бүләкләрен кулланып, бүгенге мәсихчеләр файда ала

«ХУҖАБЫЗНЫҢ ЭНЕСЕ ЯГЪКУБ»

Йосыф белән Мәрьямнең улы Ягъкуб Гайсәнең энеләре арасында беренче булып искә алына (Мат. 13:54, 55). Шуңа күрә ул Мәрьямнең икенче булып туган улы булгандыр. Ягъкуб Гайсә белән бергә үскән, аның хезмәтен күреп торган. Ул үзе Гайсәнең «кодрәтле эшләрен» күргәнме, юкмы икәнен төгәл генә әйтә алмасак та, һичшиксез, ул алар турында белгән. Ләкин, Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Ягъкуб белән энеләре «аңа иман итмәгән» (Яхъя 7:5). Кайбер туганнары Гайсә турында «ул акылдан язган» дип әйткән. Мөгаен, Ягъкуб та алар арасында булгандыр (Марк 3:21).

Ягъкуб төргәк укый.

Вакыт узу белән барысы да үзгәргән. Грек Язмаларында тагын өч Ягъкуб искә алына, ләкин Гайсә, терелгәннән соң, нәкъ үзенең бертуганы Ягъкубка күренгәндер (1 Көр. 15:7). Бәлки, бу очрашу Ягъкубка өлкән абыйсы Гайсәнең чынлыкта кем икәнен аңларга булышкандыр. Гайсә күккә күтәрелгәннән соң ун көн дә үтмәстән, Ягъкуб, аның әнисе һәм энеләре өске каттагы бүлмәдә рәсүлләр белән бергә дога кылган (Рәс. 1:13, 14).

Соңрак Ягъкуб Иерусалим җыелышының хөрмәтле әгъзасы булып киткән. Ул, күрәсең, рәсүлләрнең берсе дип саналган (Гәл. 1:18, 19). Петер, төрмәдән могҗизалы рәвештә азат ителгәннән соң, шәкертләргә: «Бу хакта Ягъкубка да, кардәшләргә дә әйтегез»,— дип әйткән. Бу да Ягъкубның җыелышта җаваплы урын тотканын күрсәтә (Рәс. 12:12, 17). «Рәсүлләр белән өлкәннәр» Иерусалимда сөннәтләү турындагы мәсьәләне хәл итәр өчен җыелганда да, ихтимал, Ягъкуб бу очрашуда рәислек иткәндер (Рәс. 15:6—21). Рәсүл Паул да Ягъкубны Иерусалимдагы «җыелышның терәкләренең» берсе дип атаган (Гәл. 2:9). Хәтта еллар узгач та, Паул, үзенең өченче вәгазь сәяхәтеннән Иерусалимга кайткач, «Ягъкуб янына барган. Анда барлык өлкәннәр җыелган» булган (Рәс. 21:17—19).

Нәкъ шул Ягъкуб Изге Язмалардагы үз исемен йөрткән хатны язган, күрәсең. Паул Ягъкубны «Хуҗабызның энесе» дип атый (Гәл. 1:19). Ләкин Ягъкуб үз хатында үзе турында рәсүл дип тә, Гайсәнең энесе дип тә түгел, ә тыйнак кына «Аллаһының һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе» дип яза (Ягък. 1:1). Бу хаттан күренгәнчә, Ягъкуб, Гайсә кебек, табигатьне һәм кешеләрне игътибар белән күзәткән. Мөһим хакыйкатьләрне аңлатыр өчен, ул кешеләргә таныш булган табигать күренешләрен мисал итеп китергән. Мәсәлән, ул җил куып йөрткән диңгез дулкыннары, йолдызлы күк йөзе, көйдергеч кояш, нәфис чәчәкләр, янгыннар һәм кешеләр буйсындырган хайваннар турында язган (Ягък. 1:6, 11, 17; 3:5, 7). Аллаһының изге рухы ярдәмендә Ягъкуб кеше табигатен тирән аңлаган, шуңа күрә кешеләрнең мөнәсәбәтләренә кагылышлы күп кенә яхшы киңәшләр язган (Ягък. 1:19, 20; 3:2, 8—18).

Паулның 1 Көринтлеләргә 9:5 тә язылган сүзләреннән Ягъкубның өйләнгән булганы күренә. Изге Язмаларда Ягъкубның кайчан һәм ничек итеп үлгәне турында әйтелми. Әмма еврей тарихчысы Иосиф Флавий Яһүдиядәге Рим идарәчесе Порки Фисте якынча б. э. 62 елында үлгәннән соң һәм аның варисы Альбин идарә итә башлаганчы булган вакыйгаларны сурәтләп биргән. Ул баш рухани Һаннас, «Югары киңәшмәне җыеп, Мәсих дип аталган Гайсәнең энесе Ягъкубны һәм башкаларны да шул Киңәшмә алдына бастырды» дип язган. Иосиф Флавий хәбәр иткәнчә, Һаннас аларны кануннар бозуда гаепләгән һәм ташлар атып үтерүгә хөкем иткән.

a 112 нче биттәге «Хуҗабызның энесе Ягъкуб» дигән рамканы карагыз.

b Муса язган китапларны искә алып, Ягъкуб акыллы эш иткән, чөнки Муса язмаларында Аллаһының әле Канун бирелгәнче башкарган эшләре һәм аның ихтыяры турында язылган. Мәсәлән, Яратылыш китабында Аллаһының кан куллануга, зина кылуга, потка табынуга кагылышлы карашын күреп була (Ярат. 9:3, 4; 20:2—9; 35:2, 4). Шулай итеп Йәһвә яһүдләр генә түгел, ә бар кешеләр дә кулланырга тиешле принципларны ачкан.

c 110 нчы биттәге «Бүген Җитәкче совет ничек эш итә?» дигән рамканы карагыз.

d Кайбер тәрҗемәләрдә 34 нче шигырьдә «Силас Антиухиядә калырга булды» дигән сүзләр өстәлгән («Изге Китапны тәрҗемә итү институты»). Әмма иң борынгы һәм иң ышанычлы кулъязмаларда бу сүзләр очрамый. Алар, күрәсең, соңрак өстәлгән булган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу