Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Паул «алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
    • Паул белән Силас ишегалдында ярсулы халык төркеменнән яшеренә. Бер кеше капка аша шул халык төркеме белән сөйләшә.

      «Алар Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу нияте белән... бәреп керделәр» (Рәсүлләр 17:5)

      10 Аннан соң нәрсә булганы турында Лүк болай дип яза: «Яһүдләр көнләштеләр һәм, базар мәйданында эшсез йөргән усал кешеләрнең кайберләрен алып, халык җыйдылар да шәһәрдә чуалыш күтәрделәр. Алар Паул белән Силасны халык алдына алып чыгу нияте белән Ясун йортына бәреп керделәр. Әмма аларны тапмагач, Ясунны һәм кайбер кардәшләрне шәһәр башлыклары янына сөйрәп алып киттеләр. Алар болай дип кычкыра иде: „Бөтен җиһанда тынычлыкны бозып йөрүчеләр хәзер монда да килделәр, ә Ясун аларны үз йортында кунак итте. Аларның барысы да бүтән бер патша — Гайсә бар дип, кайсарның законнарына каршы чыга“» (Рәс. 17:5—7). Рәсүл Паул һәм аның хезмәттәшләре белән булган бу хәл ничек булып бетәр?

      11. Яһүдләр Паул белән Силасны нәрсәдә гаепләгән һәм алар нинди законга ишарә ясаган, күрәсең? (Искәрмәне карагыз.)

      11 Яһүдләр, Паул белән Силастан котылыр өчен, халык төркемен котырткан. Ярсулы халык төркеме бик куркыныч: ул, ургылып аккан елга сыман, үз юлында булган бар нәрсәне агызып алып китә. «Шәһәрдә чуалыш күтәреп», яһүдләр шәһәр башлыкларын Паул белән Силас җитди җинаятьләр кылган дип ышандырырга теләгән, аларны «бөтен җиһанда тынычлыкны боза» дип гаепләгән. Чынлыкта исә Тисалуникәдә Паул һәм аның хезмәттәшләре түгел, ә яһүдләр үзләре чуалыш күтәргән! Өстәвенә, каршы килүчеләр, болар бүтән бер патша — Гайсә турында вәгазьли һәм шулай итеп императорның законын боза, дип әйткән. Бу гаепләүләре тагы да җитдирәк булганa.

      12. Тисалуникәдәге яһүдләрнең гаепләүләре никадәр җитди булган?

      12 Хәтерләгәнебезчә, дини җитәкчеләр Гайсәне дә шундый ук нәрсәләрдә гаепләгән. Алар Пилатка болай дигән: «Без бу кешене халкыбызны юлдан яздыручы дип таптык. Ул... үзен Мәсих, патша дип атый» (Лүк 23:2). Нәтиҗәдә, Пилат Гайсәне үлемгә хөкем иткән. Ул моны император Тиберийдан курыкканга эшләгән, күрәсең. Чөнки Тиберий Пилатны, ул дәүләткә каршы хыянәт итүгә күз йома, дип гаепли алган. Тисалуникәдәге яһүдләрнең гаепләүләре дә кардәшләр өчен аяныч нәтиҗәләргә китерә алган. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Императорга каршы хыянәт итүдә гаепләүләр чыннан да җитди булган. Алар хәтта расланмаган булса да, еш кына үлем җәзасына китергән». Тисалуникәдәге каршы килүчеләр үз максатына ирешә алырмы?

  • Паул «алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
    • a Бер галим язганча, ул вакыттагы бер закон буенча «император урынына бүтән патша киләчәк дип һәм ул императорны хөкем итәчәк дип» әйтергә ярамаган. Паулга каршы чыккан яһүдләр аны нәкъ бу законны бозуда гаепләгәндер. (137 нче биттәге «Рәсүлләр китабы һәм кайсарлар» дигән рамканы карагыз.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу