-
«Сөйләвеңне дәвам ит, туктама»Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
-
-
8, 9. Яһүдләр Паулга каршылык күрсәткәч, ул нәрсә эшләгән һәм вәгазьләвен кемнең йортында дәвам иткән?
8 Берникадәр вакыттан соң Македониядән Силас белән Тимути килгән һәм Паулга кардәшләрнең юмарт бүләкләрен тапшырган (2 Көр. 11:9). Шул ярдәмне алгач, Паул «бөтен вакытын... Аллаһы сүзен хәбәр итүгә багышлаган» (Рәс. 18:5, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе). Моннан Паулның эшкә дөрес караш саклаганы күренә. Ләкин яһүдләр Паулның вәгазьләвен кабул итмәгән һәм хәтта моңа каршы чыккан. Яхшы хәбәрне кире какканнары өчен җаваплы булмаганын күрсәтеп, Паул «киемен каккан» да аларга болай дигән: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз. Мин гаепле түгел. Мин хәзер башка халык кешеләре янына китәм» (Рәс. 18:6; Йәз. 3:18, 19).
-
-
«Сөйләвеңне дәвам ит, туктама»Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
-
-
10. Паул «башка халык кешеләре янына китәм» дисә дә, аның яһүдләр белән прозелитларга вәгазьләүдән баш тартмаганы нәрсәдән күренә?
10 Паулның «мин хәзер башка халык кешеләре янына китәм» дигән сүзләре аның яһүдләргә һәм прозелитларга бүтән вәгазьләмәскә җыенганын аңлатамы? Әлбәттә юк. Мәсәлән, Изге Язмаларда: «Синагога башлыгы Криспи... һәм аның өендәге бар кеше Хуҗабызга иман итә башлады»,— дип әйтелә. Өстәвенә, «яхшы хәбәрне ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иман итә башлаганнар һәм суга чумдырылу үткәннәр» (Рәс. 18:8). Монда элек синагогага йөргән яһүдләр һәм прозелитлар турында сүз бара, күрәсең. Хәзер, мәсихчеләр булып киткәч, бу яңа кардәшләр Тетус Юсты йортында җыела башлаган. Әгәр дә Лүк үзенә хас булганча, хронологик тәртиптә язган икән, ул чакта бу яһүдләр һәм прозелитлар, Паул «киемен какканнан» соң, хакыйкатьне кабул иткән булып чыга. Әйе, Паул яхшы хәбәрне тыңларга теләгән һәркемгә вәгазьләргә әзер булган.
-