Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bt 19 бүл. 148-155 б.
  • «Сөйләвеңне дәвам ит, туктама»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Сөйләвеңне дәвам ит, туктама»
  • Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Аларның һөнәре палаткалар ясау иде» (Рәсүлләр 18:1—4)
  • «Күп кенә көринтлеләр дә иман итә башладылар» (Рәсүлләр 18:5—8)
  • «Бу шәһәрдә минем җыясы кешеләрем әле күп» (Рәсүлләр 18:9—17)
  • «Йәһвә теләсә» (Рәсүлләр 18:18—22)
  • Рәсүлләр. Аңлатмалар. 18 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Рәсүлләр китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
bt 19 бүл. 148-155 б.

19 БҮЛЕК

«Сөйләвеңне дәвам ит, туктама»

Паул, үзен тәэмин итәр өчен, палаткалар тегә, әмма вәгазь эше аның өчен иң мөһиме булып кала

Рәсүлләр 18:1—22 гә нигезләнгән

1—3. Ни өчен Паул Көринткә килгән һәм аның нинди авырлыклары булган?

Б. Э. 50 елының икенче яртысында рәсүл Паул Көринткә килә. Бу бай, күп халыклы сәүдә үзәгендә греклар, римлылар һәм яһүдләр яшиa. Паул анда сату-алу өчен яисә эш эзләп табар өчен килмәгән, ул күпкә мөһимрәк максат белән — Патшалык хәбәрен вәгазьләү максаты белән килгән. Билгеле, Паулга яшәр өчен акча кирәк булачак, әмма аның кардәшләрнең җилкәсендә яшисе килми. Паул беркемнең дә, ул вәгазь эшеннән файда алып яши, дип уйлауларын теләми.

2 Паул палаткалар тегә белә. Бу эш җиңелләрдән булмаса да, ул, үзен тәэмин итәр өчен, моны эшләргә әзер. Эш һәм яшәү урыны табу белән бәйле кыенлыклар аңа хезмәтен беренче урынга куярга комачау итмәгән.

3 Паул Көринттә шактый озак вакыт үткәргән, һәм аның хезмәте бик нәтиҗәле булган. Әйдәгез, Паулның Көринттәге хезмәтенә игътибар итик һәм аның үрнәге безгә яхшы хәбәрне вәгазьләргә ничек булышканын күрик.

КӨРИНТ — ИКЕ ДИҢГЕЗ АРАСЫНДА УРНАШКАН ШӘҺӘР

Борынгы Көринт шәһәре Истм дип аталган муентыкта урнашкан булган. Бу муентык, ягъни тар җир полосасы, Грециянең материк өлешен Пелопоннес ярымутравы белән тоташтырган. Аның иң тар өлешенең киңлеге нибары 6 километр. Көринт шәһәренең ике ягында портлар булган. Көнбатыштагы Лехей портыннан кораблар Көринт култыгы аша Италия, Сицилия һәм Испаниягә йөргән. Көнчыгыштагы Кинкрия портыннан кораблар Сароникос култыгы аша Эгей диңгезе ярында урнашкан шәһәрләргә, шулай ук Кече Асия, Сурия һәм Мисырга йөргән.

Пелопоннес ярымутравының көньяк ярлары янында еш давыллар купканга, диңгезчеләр анда йөрмәскә тырышкан. Моның урынына алар, Көринт портларының берсенә кереп, үз товарларын муентык аша җир буйлап икенче портка күчергән. Кайвакыт хәтта кечкенә корабларны, бер диңгездән икенчесенә күчерер өчен, коры җир буйлап тартканнар. Көринт уңайлы урында урнашканга, аның аша диңгез буйлап көнчыгыш белән көнбатыш арасындагы сәүдә юллары һәм җир буйлап көньяк белән төньяк арасындагы сәүдә юллары үткән. Көринт бай шәһәр булган, һәм анда әхлаксызлык киң таралган булган.

Рәсүл Паул көннәрендә Көринт Ахая дигән Рим провинциясенең башкаласы булган. Бу шәһәрдә кешеләр төрле дин тоткан. Мәсәлән, анда императорга, грек һәм мисыр илаһларына багышланган гыйбадәтханәләр һәм мәзбәхләр, шулай ук яһүдләрнең синагогасы булган (Рәс. 18:4).

Көринттән ерак түгел Истмия шәһәре булган. Һәр икенче елны бу шәһәр янында спорт ярышлары үткәрелгән. Бу уеннардан Олимпия уеннары гына әһәмиятлерәк булган. Б. э. 51 елында Истмия уеннары үткәрелгәндә, Паул Көринттә булган. Бер Изге Язмалар сүзлегендә әйтелгәнчә, «Паулның нәкъ көринтлеләргә язган хатында мәсихчеләрне ярышучылар белән беренче тапкыр чагыштыруы, һичшиксез, очраклы хәл түгел» (1 Көр. 9:24—27).

«Аларның һөнәре палаткалар ясау иде» (Рәсүлләр 18:1—4)

4, 5. а) Паул Көринттә кемнәрдә тукталган һәм ул үзен матди яктан ничек тәэмин иткән? ә) Паул палаткалар тегү һөнәрен кайдан белгән?

4 Паул Көринттә Әкил исемле яһүдне һәм аның хатыны Прискилләне очраткан. (Кайвакыт Прискилләгә Прискә генә дип эндәшкәннәр.) Император Клавдий «барлык яһүдләргә Римнан китәргә әмер биргәнгә», алар Римнан Көринткә күченгән булган (Рәс. 18:1, 2). Бу кунакчыл пар Паулны үзләренә яшәргә чакырган һәм аңа бергә эшләргә тәкъдим иткән. Рәсүлләр китабында моның турында болай дип әйтелә: «Паулның һөнәре аларныкы белән бер үк булганга, ул аларның йортында тукталды һәм алар белән бергә эшләде» (Рәс. 18:3). Паул Әкил белән Прискилләнең йортында Көринттән киткәнгә кадәр яшәгән. Нәкъ шул вакытта ул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, берничә хат язган, күрәсеңb.

5 Палаткалар тегү эше авыр эш булган. Һөнәрчегә тупас тукыманы кисәргә һәм кисәкләрне бергә тегәргә кирәк булган. Кайвакыт палаткалар ясаучылар тукыманы да үзләре тукыганнар. Паул — «Гамәлиилнең үзеннән белем алган» кеше — бу һөнәргә кайдан өйрәнгән? (Рәс. 22:3) Беренче гасырда яһүдләр үз балаларын, уку йортларына җибәрүдән тыш, берәр һөнәргә өйрәтү оят дип санамаган. Паул да үз һөнәренә, күрәсең, яшь чагында өйрәнгән. Ул Киликия өлкәсендәге Тарс шәһәреннән булган. Анда цили́циум дип аталган тукыма җитештергәннәр, ә бу тукыма палаткалар тегү өчен кулланылган.

6, 7. а) Паул палаткалар тегү эшенә нинди караш саклаган һәм Әкил белән Прискилләнең дә андый караш саклаганын нәрсә раслый? ә) Бүген күп кенә кардәшләр алардан ничек үрнәк ала?

6 Паул, палаткалар тегү эше белән шөгыльләнсә дә, үз тормышын моңа багышламаган. Ул бу эшне үзен матди яктан тәэмин итәр өчен һәм вәгазьләргә мөмкинлеге булсын өчен генә башкарган (2 Көр. 11:7). Ә Әкил белән Прискиллә турында нәрсә әйтеп була? Һичшиксез, алар да Патшалык эшен иң беренче урынга куеп яшәгән. Мәсәлән, б. э. 52 елында Паул Көринттән Эфескә күченгәч, Әкил белән Прискиллә дә аның белән анда барган. Эфестә алар яшәгән йортта җыелыш очрашулары үткәрелгән (1 Көр. 16:19). Соңрак алар — Римга, ә вакыт узу белән кире Эфескә кайткан. Бу кардәшләр хезмәтләрен киңәйтергә әзер булган, шуңа күрә «башка халыкларның бар җыелышлары» аларга рәхмәтле булган һәм аларны бик яраткан (Рим. 16:3—5; 2 Тим. 4:19).

7 Бүген дә күп кенә ашкынучан кардәшләр, Паул, Әкил һәм Прискилләдән үрнәк алып, башкаларга «йөк булмас өчен», тырышып эшли (1 Тис. 2:9). Тулы вакытлы хезмәттә катнашыр өчен, аларның кайберләре ярты көн эшли яисә елына берничә ай эшләп ала. Ә кайбер кардәшләр, Әкил белән Прискиллә кебек, район күзәтчеләренә кунакчыллык күрсәтә һәм моннан зур шатлык кичерә (Рим. 11:13).

ПАУЛНЫҢ ХАТЛАРЫ ҖЫЕЛЫШЛАРНЫ НЫГЫТА

Якынча б. э. 50—52 елларында, Көринттәге ел ярымлык хезмәте вакытында, рәсүл Паул тисалуникәлеләргә беренче һәм икенче хатларын язган. Шул ук вакытта я бераз соңрак ул Гәләтиялеләргә дә хат язган. Бу хатлар Мәсихче Грек Язмаларының өлеше булып тора.

Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган хатларының иң беренчесе — Тисалуникәлеләргә беренче хат. Якынча б. э. 50 елында, үзенең икенче вәгазь сәяхәте вакытында, Паул Тисалуникәгә килгән. Әмма соңрак каты эзәрлекләүләр аркасында ул һәм Силас шәһәрдән качарга мәҗбүр булган (Рәс. 17:1—10, 13). Яңа җыелышның иминлеге турында борчылып, Паул ике тапкыр анда кайтырга ниятләгән, «әмма Шайтан юлга аркылы төшеп торган». Шуңа күрә Паул, андагы кардәшләрне ныгытыр һәм юатыр өчен, Тимутине җибәргән. Күрәсең, б. э. 50 елының ахырында Паул һәм Тимути Көринттә кабат очрашкач, Тимути аңа Тисалуникәдәге кардәшләр турында яхшы яңалыкларны җиткергән. Аннан соң Паул аларга хат язган (1 Тис. 2:17—3:7).

Күп тә үтмәстән, күрәсең б. э. 51 елында, Паул Тисалуникәлеләргә икенче хатын язган. Хатларының икесендә дә ул Тимути белән Силуанның (ягъни Силасның) сәламнәрен тапшыра. Димәк, алар да Паул белән бергә Көринттә булган. Паул Көринттән киткәч, алар аның белән калганмы, юкмы икәнлеге турында Изге Язмаларда бернәрсә дә әйтелми (Рәс. 18:5, 18; 1 Тис. 1:1; 2 Тис. 1:1). Ни өчен Паул Тисалуникәлеләргә икенче хатны язарга булган? Бәлки, аның беренче хатын җиткергән кеше аша ул тисалуникәлеләр турында яңа хәбәрләр алгандыр. Үзенең хатында Паул кардәшләрне чыдамлык һәм ярату күрсәткәннәре өчен мактый, шул ук вакыт ул Мәсихнең килү чоры якын дигән ялгыш фикерләрен дә төзәтә (2 Тис. 1:3—12; 2:1, 2).

Гәләтиялеләргә хаттан күренгәнчә, Паул, бу хатны язганчы, ким дигәндә ике тапкыр Гәләтия провинциясендә булган. Мәсәлән, б. э. 47—48 елларында Паул Барнаб белән бергә Писидиядәге Антиохка, Икониягә, Листрага һәм Дербигә барып килгән, ә бу шәһәрләр Гәләтия провинциясендә урнашкан. Б. э. 49 елында Паул Силас белән шул ук шәһәрләргә килеп киткән (Рәс. 13:1—14:23; 16:1—6). Гәләтиядәге җыелышларда яһүд гореф-гадәтләрен яклаган кешеләр, имеш, мәсихчеләр сөннәтләнергә һәм Муса канунын үтәргә тиеш дип өйрәткән. Шуңа күрә Паул моны ишетү белән үк гәләтиялеләргә хат язган. Бәлки, ул бу хатны Көринттә, яисә Суриядәге Антиохка кайтышлый Эфестә, яисә Суриядәге Антиохның үзендә язгандыр (Рәс. 18:18—23).

«Күп кенә көринтлеләр дә иман итә башладылар» (Рәсүлләр 18:5—8)

8, 9. Яһүдләр Паулга каршылык күрсәткәч, ул нәрсә эшләгән һәм вәгазьләвен кемнең йортында дәвам иткән?

8 Берникадәр вакыттан соң Македониядән Силас белән Тимути килгән һәм Паулга кардәшләрнең юмарт бүләкләрен тапшырган (2 Көр. 11:9). Шул ярдәмне алгач, Паул «бөтен вакытын... Аллаһы сүзен хәбәр итүгә багышлаган» (Рәс. 18:5, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе). Моннан Паулның эшкә дөрес караш саклаганы күренә. Ләкин яһүдләр Паулның вәгазьләвен кабул итмәгән һәм хәтта моңа каршы чыккан. Яхшы хәбәрне кире какканнары өчен җаваплы булмаганын күрсәтеп, Паул «киемен каккан» да аларга болай дигән: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз. Мин гаепле түгел. Мин хәзер башка халык кешеләре янына китәм» (Рәс. 18:6; Йәз. 3:18, 19).

9 Лүк язганча, Паул Көринттә Тетус Юсты йортында вәгазьләвен һәм өйрәтүен дәвам иткән. Тетус Юсты прозелит булган, күрәсең, һәм аның йорты синагога янында урнашкан булган (Рәс. 18:7). Шулай итеп, Паул Әкил белән Прискилләнең йортында яшәгән, ә Тетус Юсты йортында вәгазьләгән һәм өйрәткән.

10. Паул «башка халык кешеләре янына китәм» дисә дә, аның яһүдләр белән прозелитларга вәгазьләүдән баш тартмаганы нәрсәдән күренә?

10 Паулның «мин хәзер башка халык кешеләре янына китәм» дигән сүзләре аның яһүдләргә һәм прозелитларга бүтән вәгазьләмәскә җыенганын аңлатамы? Әлбәттә юк. Мәсәлән, Изге Язмаларда: «Синагога башлыгы Криспи... һәм аның өендәге бар кеше Хуҗабызга иман итә башлады»,— дип әйтелә. Өстәвенә, «яхшы хәбәрне ишеткән күп кенә көринтлеләр дә иман итә башлаганнар һәм суга чумдырылу үткәннәр» (Рәс. 18:8). Монда элек синагогага йөргән яһүдләр һәм прозелитлар турында сүз бара, күрәсең. Хәзер, мәсихчеләр булып киткәч, бу яңа кардәшләр Тетус Юсты йортында җыела башлаган. Әгәр дә Лүк үзенә хас булганча, хронологик тәртиптә язган икән, ул чакта бу яһүдләр һәм прозелитлар, Паул «киемен какканнан» соң, хакыйкатьне кабул иткән булып чыга. Әйе, Паул яхшы хәбәрне тыңларга теләгән һәркемгә вәгазьләргә әзер булган.

11. Үзләрен христиан дип атаган кешеләргә вәгазьләгәндә, Йәһвә Шаһитләре Паулдан ничек үрнәк ала?

11 Бүген күп кенә илләрдә христиан чиркәүләре кешеләргә зур йогынты ясый. Кайбер илләрдә христиан миссионерлары күп кенә кешеләрне үз диннәрен кабул итәргә инандырган. Үзләрен Мәсих шәкертләре дип атаса да, бу кешеләр, Көринттәге яһүдләр кебек, гореф-гадәтләр коллыгында яши. Без, Паул кебек, алар белән уртак тел табып, аларга вәгазьлибез һәм Изге Язмаларны яхшырак аңларга булышабыз. Христиан дөньясындагы кешеләр я дини җитәкчеләр безне эзәрлекләсә дә, без өметебезне югалтмыйбыз. «Аларның Аллаһы хезмәтенә ашкынулары бар, әмма ул төгәл белемгә нигезләнмәгән». Андый кешеләр арасында бик күп юаш кешеләр бар, һәм безгә аларны табарга кирәк (Рим. 10:2).

«Бу шәһәрдә минем җыясы кешеләрем әле күп» (Рәсүлләр 18:9—17)

12. Гайсә Мәсих күренештә Паулны нәрсәгә ышандырган?

12 Бер төнне Гайсә Мәсих, Паулга күренеп, аңа болай дип әйткән: «Курыкма, сөйләвеңне дәвам ит, туктама, чөнки мин синең белән, сиңа беркем дә һөҗүм итмәячәк һәм зыян китермәячәк. Бу шәһәрдә минем җыясы кешеләрем әле күп» (Рәс. 18:9, 10). Паулның Көринттә калыргамы, юкмы, дошманнар аңа зыян китермәсме дигән шикләре булса, бу күренеш аны, һичшиксез, бик ныгыткан һәм алга таба да Көринттә хезмәт итүен курыкмыйча дәвам итәргә дәртләндергән. Нәтиҗәдә, ул, «Аллаһы сүзенә өйрәтеп, анда ел ярым яшәгән» (Рәс. 18:11).

13. Яһүдләр Паулны хөкем итү урынына алып барганда, ул нәрсәне искә төшергәндер, әмма аның белән барысы да яхшы булачагын ул кайдан белгән?

13 Бер очрак Паулны Гайсәнең ярдәм итеп торганына кабат ышандырган. Паул Көринттә якынча бер ел хезмәт иткәннән соң, яһүдләр, берләшеп, аңа һөҗүм иткән. «Алар Паулны хөкем итү урыны алдына алып килгән» (Рәс. 18:12). Бу урын ак һәм зәңгәр мәрмәрдән салынган, колонналы күтәртелгән сәхнә булган. Ул Көринттәге базарның үзәге янында урнашкан, һәм аның алдында күп халык җыела алган. Археологик казынуларга нигезләнеп, хөкем итү урыны синагогадан ерак булмаган, димәк, Юсты йортыннан да ерак булмаган дигән нәтиҗә ясап була. Яһүдләр Паулны бу урынга алып барганда, ул нәрсә турында уйланган икән? Бәлки, ул Стифәннең үтерелүен искә төшергәндер. Кайчандыр ул үзе дә бит Стифәннең үтерелүен хуплаган булган (Рәс. 8:1). Хәзер аны да шул рәвешчә үтерерләрме? Юк, чөнки Гайсә аңа болай дип вәгъдә иткән булган: «Сиңа беркем дә... зыян китермәячәк» (Рәс. 18:10).

Галиун Паулны гаепләгән халык төркеменә китәргә боера. Рим гаскәриләре Паулны шул ярсыган халыктан яклый.

«Ул аларга хөкем итү урыныннан китәргә кушты» (Рәсүлләр 18:16)

14, 15. а) Яһүдләр Паулны нәрсәдә гаепләгән һәм ни өчен Галиун аларга таралышырга кушкан? ә) Сәстәнәс белән нәрсә булган һәм ни өчен ул мәсихче булып киткән дип фаразлап була?

14 Аннан соң нәрсә булган? Хөкем итү урынында Ахая провинциясенең проконсулы Галиун судья булган (ул Рим фәлсәфәчесе Сенеканың абыйсы булган). Яһүдләр Паулны болай дип гаепли башлаган: «Бу кеше законга каршы чыгып, башкаларны Аллаһыга икенче төрле табынырга кирәк дип инандыра» (Рәс. 18:13). Паулның бернинди дә «явыз эш» я «җитди җинаять» кылмаганын аңлап, Галиун яһүдләрнең бәхәсләрендә катнашырга теләмәгән (Рәс. 18:14). Рәсүл Паул бер сүз дә әйтергә өлгермәгән, Галиун, аны яклап, халык төркеменә таралышырга кушкан. Ярсыган халык төркеме Сәстәнәскә ташланган һәм аны «хөкем итү урыны каршында кыйнаган» (Рәс. 18:17). (Сәстәнәс Криспи урынына синагога башлыгы итеп билгеләнгән булган, күрәсең.)

15 Халык төркеме Сәстәнәсне кыйный башлагач, ни өчен Галиун аларны туктатмаган? Ул, бәлки, Сәстәнәс халык төркемен Паулга каршы котырткан һәм аңа шул кирәк дип уйлагандыр. Шунысы игътибарга лаек: рәсүл Паул, берничә елдан соң Көринтлеләргә беренче хатын язганда, Сәстәнәс исемле кардәшне телгә алган (1 Көр. 1:1, 2). Бу шул ук Сәстәнәс булса, шушы ачы тәҗрибә аңа мәсихче булып китәргә булышкандыр.

16. Гайсәнең «туктама, чөнки мин синең белән» дигән сүзләре безгә ничек кагыла?

16 Инде әйтелгәнчә, яһүдләр Паулның вәгазен кире какканнан соң, Гайсә аны болай дип ышандырган: «Курыкма, сөйләвеңне дәвам ит, туктама, чөнки мин синең белән» (Рәс. 18:9, 10). Кайвакыт кешеләр безне дә тыңламый, шуңа күрә без дә Гайсәнең сүзләрен истә тотыйк. Йәһвә кешеләрнең йөрәкләрен күрә һәм эчкерсезләрне үзенә җәлеп итә (1 Иш. 16:7; Яхъя 6:44). Һәр ел йөзләгән мең кеше суга чумдырыла. Гайсә, үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дип кушканнан соң, болай дип дәвам иткән: «Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:19, 20). Бу сүзләр безне вәгазь эшендә актив булырга дәртләндерә.

«Йәһвә теләсә» (Рәсүлләр 18:18—22)

17, 18. Паул, Эфескә барганда, нәрсә турында уйлангандыр?

17 Көринттәге яңа җыелыш өчен тыныч вакытлар башланган. Бәлки, андый тынычлык Галиун Паулны яклаганга урнашкандыр. Бу төгәл билгеле түгел. Һәрхәлдә, Паул Көринттә «тагын күп кенә көннәр үткәргән». Б. э. 52 елының язында ул Суриягә барырга ниятләгән, әмма юлга чыгар алдыннан ул, «Аллаһыга нәзер иткәнен күрсәтеп, Кинкриядә чәчен алдырган»c (Рәс. 18:18). Кинкрия Көринттән көнчыгышка таба якынча 11 километр ераклыкта урнашкан шәһәр булган. Андагы порттан Паул, Суриягә кайтышлый, Эгей диңгезе аша Кече Асиядәге Эфескә киткән. Аның белән бергә Эфескә Әкил һәм Прискиллә дә юл тоткан.

18 Корабта барганда, Паул, мөгаен, Көринттәге хезмәте турында уйлангандыр. Аның күңелендә бу шәһәр турында җылы хатирәләре сакланган. Бу хисләр аңа канәгатьлек китергәндер. Паулның Көринттә ел ярым хезмәт итүе күп җимешләр китергән. Юсты, Криспи, аның өйдәгеләре һәм башка кешеләр хакыйкатьне кабул иткән һәм, бердәм җыелыш буларак, Юсты йортында очрашкан. Паул өчен алар бик кадерле булган. Ул бит аларга мәсихче булып китәргә булышкан булган. Соңрак ул үз хатында аларны аның йөрәгенә язылган үзен «хуплаучы хатлар» дип атаган. Без дә, кемгәдер хакыйкатькә килергә ярдәм иткән булсак, зур шатлык кичерәбез. Андый кешеләр безнең өчен «үзебезне хуплаучы хатлар» кебек була (2 Көр. 3:1—3).

19, 20. Паул, Эфескә килгәч, нәрсә эшләгән һәм, рухи максатларга омтылу турында әйткәндә, без аңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

19 Эфескә килгәч, Паул шунда ук вәгазьли башлаган, ул «синагогага кергән һәм яһүдләр белән фикер алышкан» (Рәс. 18:19). Паул бу шәһәрдә озак тормаган. Кардәшләр аны үзләрендә тагын калырга сорасалар да, «ул ризалашмаган». Эфестәге кардәшләр белән саубуллашканда, ул: «Йәһвә теләсә, тагын килермен»,— дигән (Рәс. 18:20, 21). Эфестә эш күп булганга, Паул анда яңадан кайтырга өметләнгән. Шул ук вакыт ул Йәһвәнең җитәкчелеге буенча гына эш итәргә тәвәккәл булган. Безгә дә, рухи максатларга омтылып, инициатива күрсәткәндә, һәрвакыт Аллаһының җитәкчелеге һәм ихтыяры буенча эш итәргә кирәк (Ягък. 4:15).

20 Әкил белән Прискилләне Эфестә калдырып, Паул корабта Кайсариягә киткән. Аннары ул, «Иерусалимга барып, андагы җыелышны сәламләгән» (Рәс. 18:22 гә аңлатманы карагыз, nwtsty). Аннан соң Паул Суриядәге Антиохка кайткан. Моның белән аның икенче вәгазь сәяхәте уңышлы гына тәмамланган. Әмма озакламый Паул өченче сәяхәткә чыгар. Аны алда нинди вакыйгалар көтә?

ПАУЛНЫҢ НӘЗЕРЕ

Рәсүлләр 18:18 дә: «Паул, Аллаһыга нәзер иткәнен күрсәтеп, Кинкриядә чәчен алдырган»,— дип әйтелә. Нинди нәзер турында сүз бара?

Нәзер — ул Аллаһыга бирелгән тантаналы ант. Кеше, мәсәлән, нәрсәдер эшләргә, эшләмәскә, корбан китерергә я берәр хезмәт башкарырга вәгъдә итә алган. Кайберәүләр уйлавынча, Паул нәзир буларак Аллаһыга нәзер әйткән. Ләкин Канунда нәзир «очрашу чатырының керү урыны янында башындагы кыркылмаган чәчен кырырга тиеш» булган дип әйтелә. Ләкин гыйбадәтханә Иерусалимда булган, ә Паул Кинкриядә чәчен алдырган. Димәк, ул нәзир булмаган, күрәсең (Сан. 6:5, 18).

Рәсүлләр китабында Паулның кайчан нәзер әйткәне турында әйтелми. Ул аны мәсихче булып киткәнче дә әйтә алган. Бу нәзернең нәрсә белән бәйле булганы турында да Изге Язмаларда бернәрсә дә әйтелми. Бәлки, Паул Йәһвә аның ниндидер үтенеченә җавап биргәнгә нәзер иткәндер. Ә бәлки, бер белешмәлектә әйтелгәнчә, Паул «Аллаһы аны Көринттә яклаганы һәм хезмәтен уңышлы башкарырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт йөзеннән» нәзер әйткәндер.

a 149 нчы биттәге «Көринт — ике диңгез арасында урнашкан шәһәр» дигән рамканы карагыз.

b 150 нче биттәге «Паулның хатлары җыелышларны ныгыта» дигән рамканы карагыз.

c 152 нче биттәге «Паулның нәзере» дигән рамканы карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу