-
«Мондагы бер җан да һәлак булмаячак»Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
-
-
«Бар кеше дә җиргә исән-имин чыкты» (Рәсүлләр 27:27—44)
«Паул... Аллаһыга рәхмәт белдерде» (Рәсүлләр 27:35)
16, 17. а) Паул дога кылыр өчен нинди мөмкинлекне кулланган һәм бу башкаларга ничек тәэсир иткән? ә) Кораб белән нәрсә булганын сурәтләп бирегез.
16 Ике авыр атнадан соң җил белән дулкыннар корабны якынча 870 километр ераклыкка алып киткән. Шунда диңгезчеләр коры җиргә якынлашуларын абайлый башлаган: алар диңгез ярына бәрә торган дулкыннар тавышын ишеткәндер, күрәсең. Дулкыннар корабны алып китмәсен өчен, диңгезчеләр корабның койрык ягыннан якорьлар салган. Алар корабның борынын ярга таба юнәлтергә теләгән. Бераздан Паул, матросларның корабтан качарга җыенганын күреп, йөзбашына һәм гаскәриләргә болай дигән: «Алар корабта калмаса, сез котыла алмаячаксыз». Паулның сүзләрен тыңлап, гаскәриләр аларга качарга ирек бирмәгән. Кораб тотрыклырак хәлгә килгәч, Паул кешеләрне ашап алырга дәртләндергән һәм аларны котылачакларына тагын бер тапкыр ышандырган. Кулына икмәк алып, ул «Аллаһыга рәхмәт белдергән» (Рәс. 27:31, 35). Йәһвәгә догада рәхмәт сүзләрен әйтеп, Паул үз дуслары Лүк белән Аристарх өчен һәм безнең өчен дә яхшы үрнәк калдырган. Безнең башкалар алдында әйтелгән догаларыбыз да дәртләндергеч булсын.
-