Преторианнар гвардиясенә шаһитлек бирелә
Безнең эраның 59 елы. Юлдан арыган гаскәриләр сагы астында берничә тоткын Порта Капена капкалары аша Римга керә. Палатин калкулыгында император Нерон сарае урнашкан; аны хәрби киемнәре (тогалар) астында кылыч тагып йөргән преторианнар саклыйa. Йөзбашы Юлиус тоткыннарны Рим үзәгендәге мәйданнан Виминал калкулыгына алып бара. Башта алар Рим илаһларына корбан китерү урыннары белән тулы бер бакча яныннан бара, ә аннан соң хәрби парадлар үтә торган мәйдан аша уза.
Клаудиус а́ркасының өлеше итеп саналган преторианнар рельефы, б. э. 51 елында төзелгән
Тоткыннар арасында рәсүл Паул да бара. Берничә ай элек ул көчле давыл купкан диңгез буйлап йөзгәндә, Аллаһы фәрештәсе аңа: «Син кайсар каршына басарга тиеш»,— дип әйткән (Рәс. 27:24). Хәзер бу сүзләр үтәлерме? Рим империясенең башкаласына борылып караганда, ул үзенә Иерусалимдагы Антония манарасында әйтелгән Хуҗасы Гайсәнең мондый сүзләрен исенә төшерәдер: «Кыю бул! Син минем турында Иерусалимда төпле шаһитлек бирдең, ә хәзер Римда да шаһитлек бирергә тиешсең» (Рәс. 23:10, 11).
Паул Кастра Преториягә — биек кызыл кирпеч стеналары һәм манаралары булган зур ныгытмага күз салып тукталадыр. Ныгытмада преторианнар — император һәм шәһәр сакчылары яши. Анда преторианнар гвардиясенең 12 когортасыb һәм берничә шәһәр когортасы — барысы бергә меңләгән гаскәриләр, шул исәптән атлы гаскәр урнашкан булган. Кастра Претория ныгытмасы император хакимлеге гаять зур көчкә нигезләнгән булган икәне турында искә төшереп тора. Преторианнар гвардиясе провинцияләрдәге тоткыннарны сак астында тоту өчен бурычлы булганга, Юлиус үзенә тапшырылган төркемне Римның дүрт төп капкаларының берсе аша алып керә. Куркыныч юлдан берничә ай барып, ул ахыр чиктә тоткыннарны тиешле урынга китерә (Рәс. 27:1—3, 43, 44).
РӘСҮЛ «БЕРНИНДИ КАРШЫЛЫКСЫЗ» ВӘГАЗЬЛИ
Сак астында булып Римга юл тотканда Паул корабта булганнарның барысы да кораб һәлакәтендә исән калачагы турында күренешләр күргән. Агулы елан чагуы аңа бернинди дә зыян китермәгән. Ул Мальта утравындагы авырган кешеләрне савыктырган, шуннан соң җирле кешеләр аны илаһ дип саный башлаган. Бу вакыйгалар турындагы хәбәр хорафатларга ышанган преторианнар гвардиясенә ирешкәндер.
Паулны «каршы алыр өчен» Өч Кунакханәгә һәм Апиус базары мәйданына Римнан кардәшләр килгән. Шунда Паул алар белән күрешкән (Рәс. 28:15). Ләкин ул тоткын булып, үзенең Римда яхшы хәбәрне вәгазьләү теләген ничек тормышка ашыра алган? (Рим. 1:14, 15). Кайберәүләрнең фаразлары буенча, тоткыннарны гвардия башлыгы янына китергән булганнар. Алай булган булса, Паулны, бәлки, императордан кала икенче кеше — преторианнар префекты Афраний Бурр янына илткән булганнардырc. Ничек кенә булмасын, аны йөзбашлары түгел, ә преторианнарның бер гади гаскәрие генә саклый. Паулга аерым яшәргә, үзе янына килгәннәрне кабул итәргә һәм аларга «бернинди каршылыксыз» вәгазьләргә рөхсәт иткәннәр (Рәс. 28:16, 30, 31).
ПАУЛ ГАДИЛӘРГӘ һӘМ БӨЕКЛӘРГӘ ШАһИТЛЕК БИРӘ
Паул тоткынлыкта хатлар яздырганда, гаскәриләр тыңлап торган
Хезмәтен башкарып, Бурр, бәлки, Нерон патшага эш асылын аңлатып бирер алдыннан рәсүл Паул белән сарайда яки преторианнар лагеренда сөйләшә. Паул «гадиләргә дә, бөекләргә дә шаһитлек бирү» мөмкинлеген кулыннан ычкындырмый (Рәс. 26:19—23). Сөйләшүдән соң Бурр нинди генә нәтиҗәгә килмәсен, Паул преторианнар лагереның төрмәсендә утыруын дәвам итәd.
Паул түләп торган йортта җитәрлек урын булганга, ул «яһүдләрнең башлыкларын» кабул итеп, аларга һәм үзе янына башка килүчеләргә дә шаһитлек бирә. Аның бу яһүдләргә «иртәдән кичкә тикле» Патшалык һәм Гайсә хакында «төпле шаһитлек биреп вәгазьләвен» шулай ук преторианнар гаскәриләре дә тыңлап тора (Рәс. 28:17, 23).
Кастра Преториянең стеналары бүгенге көндә
Сарайда хезмәт иткән когортадагы преторианнар көндезге сәгать икедә алмашына. Паул сакчылары да һәрвакыт алмашынып тора. Рәсүлнең ике еллык тоткынлыгы дәвамында бу сакчылар аның үзе янына килгәннәрдән эфеслеләргә, филипиялеләргә, көләсәйлеләргә һәм еврей мәсихчеләренә хатлар әйтеп яздыруын тыңлап тора һәм Филимун исемле мәсихчегә үз кулы белән хат язуын күреп тора. Төрмәдә утырганда, Паул үзе өчен «бала кебек булган» Анисимуска — качып киткән колга аерым игътибар итә һәм аны хуҗасына кире кайтара (Фил. 10). Паул, күрәсең, үз сакчыларына да шәхси кызыксынуын күрсәтә (1 Көр. 9:22). Аның үз сакчысыннан хәрби киемнәрнең кулланышы турында сораштырганын һәм аннары бу мәгълүматны үзенең ачык мисалларында кулланганын күз алдыбызга китерү авыр түгел (Эфес. 6:13—17).
«АЛЛАһЫ СҮЗЕН КУРЫКМЫЙЧА... СӨЙЛӘ»
Паул төрмәдә утырганга, яхшы хәбәр бөтен преторианнар гвардиясе һәм башкалар арасында тарала (Флп. 1:12, 13). Кастра Преториядәгеләрнең бөтен Рим империясе буенча яшәүчеләр, император һәм аның сараендагылары белән бәйләнешләре бар. Император сараендагыларына аның гаилә әгъзалары, хезмәтчеләре һәм коллары керә; аларның кайберәүләре — мәсихчеләр (Флп. 4:22). Паулның кыюлык белән шаһитлек бирүе Римдагы кардәшләрне «Аллаһы сүзен курыкмыйча» сөйләргә дәртләндерә (Флп. 1:14).
Шартларыбыз нинди генә булмасын, без үзебезгә төрле хезмәт күрсәткән кешеләргә вәгазьли алабыз
Паулның Римда шаһитлек бирүе безне дә «сүзне... уңайлы вакытта да, авыр вакытта да» вәгазьләргә дәртләндереп тора (2 Тим. 4:2). Бәлки, безнең кайберәүләребез берәр чир аркасында өйдән чыга алмый, картлар йортында яши, хастаханәдә ята я хәтта иманы өчен төрмәдә утырадыр. Шартларыбыз нинди генә булмасын, без яныбызга килүчеләргә, мәсәлән, табибка я безгә төрле хезмәт күрсәткән башка кешеләргә вәгазьли алабыз. һәр очрактан файдаланып кыюлык белән вәгазьләгән саен, без «Аллаһы сүзе богауланмаган» икәненә инанабыз (2 Тим. 2:8, 9).
a «Нерон заманындагы преторианнар гвардиясе» дигән рамканы кара.
b Рим когортасы 1 000 кадәр гаскәридән торган булган.
c «Секст Афраний Бурр» дигән рамканы кара.