-
Йәһвәнең нияте искиткеч рәвештә тормышка ашаБердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
-
-
Алда искиткеч азатлык
11. Зур газаптан исән калганнар нинди искиткеч азатлыкка ия булачак?
11 Зур газаптан һәм аның иң югары ноктасы — Һармагедуннан соң җир явызлыктан чистартылган булачак. Шайтан Иблис бүтән бу дөнья төзелешенең «илаһы» булмаячак. Йәһвәгә гыйбадәт кылучыларга Шайтанның зыянлы йогынтысына каршы торырга башка кирәк булмас (2 Көринтлеләргә 4:4; Ачылыш 20:1, 2). Ялган дин Йәһвәгә бүтән кара якмаячак һәм кешелек җәмгыятенә таркатучы тәэсир ясамаячак. Чын Алланың хезмәтчеләре инде гаделсезлеккә дучар ителмәячәк һәм хакимият кешеләре тарафыннан җәберләнмәячәк. Нинди искиткеч азатлык булачак!
12. Гөнаһтан һәм аның нәтиҗәләреннән барысы да ничек азат ителгән булачак?
12 «Дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне» буларак, Гайсә үзенең корбаны нигезендә кешелек гөнаһларын бетерәчәк (Яхъя 1:29). Гайсә, җирдә яшәгән чакта кемнең дә булса гөнаһларын кичергәндә, моны раслау өчен шул кешене савыктырган (Маттай 9:1—7; 15:30, 31). Шул рәвешчә Мәсих Гайсә, Алланың күк Патшалыгының Патшасы буларак, сукырларны, телсезләрне, чукракларны, гарипләрне, акылы зәгыйфьләнгәннәрне һәм башка төрле авырулар белән интеккән кешеләрне искиткеч рәвештә тазартачак (Ачылыш 21:3, 4). Тыңлаучан кешеләрнең барысы да «гөнаһ канунына» буйсынудан азат ителәчәк, һәм шул чакта аларның уйлары, кылган эшләре үзләренә дә, Аллага да күңелле булачак (Римлыларга 7:21—23). Мәсихнең Меңьеллык патшалык итүенең азагына кешеләр бердәнбер чын Аллага охшашлы булып камиллеккә китерелгән булачак (Яратылыш 1:26).
13. Мең еллык идарә итүнең азагында Мәсих нәрсә кылачак һәм нәтиҗәсе нинди булачак?
13 Мәсих кешелекне камиллеккә китергәч, шушы эшне башкарыр өчен алган хакимиятне кире Атасына кайтарачак. «Ул, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарып, Патшалыкны Ата-Аллаһыга тапшырачак. Чөнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш» (1 Көринтлеләргә 15:24, 25). Мең еллык идарә итү эчендә Патшалык үзенең максатын тулысынча башкарып чыгачак, һәм шулай итеп Йәһвә белән кешелек арасында торучы хөкүмәт бүтән кирәк булмаячак. Һәм, гөнаһ белән үлем тулысынча юк ителгәнгә күрә, Гайсәгә Йолып алучы булырга инде кирәкмәячәк. Изге Язмаларда: «Угыл Үзе дә һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:28).
14. Камиллеккә ирешкән кешеләрнең барысы да нәрсәгә дучар ителәчәк һәм ни өчен?
14 Аннан соң камиллеккә ирешкән кешеләргә бердәнбер чын Аллага мәңге хезмәт итәргә теләгәннәрен дәлилләр өчен мөмкинлек биреләчәк. Менә ни өчен Йәһвә камиллеккә ирешкән кешеләрнең барын да, аларны үзенең балалары кебек кабул иткәнгә кадәр, соңгы тапкыр сынаячак. Шайтан һәм аның җеннәре упкыннан азат ителәчәк. Бу Йәһвәне чынлап та яратканнарга озакка сузылган зыян китермәячәк. Ә менә Йәһвәгә тугрылык сакламаган һәм аңа баш ияргә теләмәгән кешеләр иң беренче фетнәче һәм аның җеннәре белән бергә бөтенләйгә юк ителәчәк (Ачылыш 20:7—10).
15. Йәһвәнең акылга ия булган барлык затлары яңадан нәрсәгә шатланачак?
15 Шуннан соң Йәһвә соңгы сынауда Алланың хакимлеген хуплаган барлык камил кешеләрне үзенең балалары кебек кабул итәчәк. Шул вакыттан башлап, алар Алланың бердәм гаиләсенең өлеше булып Алла балаларының данлы азатлыгыннан тулысынча файдаланачак. Күктәге һәм җирдәге барлык акылга ия булган затлар яңадан бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылуда берләшкән булачак. Йәһвәнең нияте искиткеч рәвештә тормышка ашачак! Син шул бәхетле, мәңгелек киләчәкле бердәм гаиләнең әгъзасы булырга телисеңме? Әгәр телисең икән, Изге Язмалардагы 1 Яхъя 2:17 дә: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дигән сүзләрне күңелеңә якын ал.