Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • «Аның күзгә күренмәс сыйфатлары... ачык күренеп тора»
    Күзәтү манарасы 2013 | 1 август
    • АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

      «Аның күзгә күренмәс сыйфатлары... ачык күренеп тора»

      Сез Аллаһыга ышанасызмы? Ышансагыз, аның барлыгына дәлилләр китерә аласызмы? Тирә-ягыбызда зирәк, көчле һәм яратучан Барлыкка Китерүченең барлыгына дәлилләр бик күп. Нинди дәлилләр турында сүз бара, һәм алар никадәр ышандырырлык? Моны белер өчен, рәсүл Паулның Римдагы мәсихчеләргә язган сүзләренә күз салыйк.

      Паул болай дип әйткән: «Аның [Аллаһының] күзгә күренмәс сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була. Шуңа күрә андый кешеләрнең акланыр өчен дәлилләре юк» (Римлыларга 1:20). Паул әйткәнчә, тирә-яктагы нәрсәләрдә Барлыкка Китерүченең кулы күренеп тора. Әйдәгез, җентекләп Паулның сүзләрен карап чыгыйк.

      Паул, Аллаһының сыйфатларын «дөнья яратылганнан бирле» күреп була, дип әйтә. Бу контекстта «дөнья» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Җирне түгел, ә кешелекне аңлатаa. Паулның шуны әйтәсе килгән: беренче кеше яратылганнан бирле кешеләр Барлыкка Китерүче булдырган нәрсәләргә игътибар итеп аның сыйфатларын күрә ала.

      Бу дәлилләр тирә-ягыбызда бик күп. Алар табигатьтә яшерелмәгән, алар «ачык күренеп тора». Булдырылган нәрсәләр иң зурысыннан алып иң кечкенәсенә хәтле Барлыкка Китерүченең барлыгын күрсәтә һәм аның искиткеч сыйфатларын чагылдыра. Табигатьтә акыллы итеп барлыкка китерелгән нәрсәләрдән Аллаһының зирәклеге күренмиме? Йолдызлы күк һәм көчле дулкыннар аның көч-куәтен күрсәтмиме? Төрле тәмле ризык, таң ату һәм кояш баюның матурлыгы аның кешелеккә карата яратуын чагылдырмыймы? (Мәдхия 103:24; Ишагыйя 40:26).

      Бу дәлилләрне никадәр ачык күреп була? Алар шул кадәр ачык ки, аларга игътибар итмәгән һәм Аллаһыга ышанырга теләмәгән «кешеләрнең акланыр өчен дәлилләре юк». Бер белгеч моны бер мисал белән сурәтли. Әйтик, машинада барганда бер кеше юл билгесен игътибарга алмаганга, аны полиция хезмәткәре туктата һәм штраф кәгазен тутыра башлый. Бу кеше юл билгесен күрмәдем дип акланса да, полиция хезмәткәре аның сүзләрен нигезсез дип саный, чөнки юл билгесе күренеп торган урында тора, бу кешенең күзләре дә яхшы күрә. Моннан тыш, машина йөртүче буларак, ул андый билгеләрне күрер өчен һәм аларга игътибарлы булыр өчен җаваплы. Шулай ук табигатьтә дә Аллаһының барлыгына дәлилләр ап-ачык күренеп тора. Акылга ия затлар буларак, без аларны күрә алабыз. Бер кеше дә аларны күрмәдем дип үзен аклый алмый.

      Тирә-яктагы нәрсәләрдә Барлыкка Китерүченең кулы күренеп тора

      Әйе, барлыкка китерелгәнне күзәтеп без Барлыкка Китерүчебез турында күп нәрсәне белә алабыз. Әмма аның турында тагы да күбрәк нәрсәне ачыклый торган бер китап бар. Бу — Изге Язмалар китабы. Аның ярдәмендә без мондый мөһим сорауга җавап ала алабыз: Аллаһы җир өчен һәм кешеләр өчен нәрсә ниятләгән? Бу сорауга җавап алып сез «күзгә күренмәс сыйфатлары» тирә-яктагы нәрсәләр аша «ачык күренеп торган» Аллаһыга тагы да якынрак булып китәрсез.

  • «Аның күзгә күренмәс сыйфатлары... ачык күренеп тора»
    Күзәтү манарасы 2013 | 1 август
    • a Изге Язмаларда шулай ук «дөнья» гөнаһлы булуда гаепле һәм коткаручыга мохтаҗ дип әйтелә. Андый контекстларда бу төшенчә җиргә түгел, ә кешелеккә карата кулланыла икәне ачык күренә (Яхъя 1:29; 4:42; 12:47).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу