Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 1.1. 12-15 б.
  • Ул «үлгән булса да,.. әле дә сөйли»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ул «үлгән булса да,.. әле дә сөйли»
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • һАБИЛНЕҢ БАЛА ЧАГЫ
  • һАБИЛ ҮЗ ИМАНЫН НИЧЕК ҮСТЕРГӘН?
  • һАБИЛНЕҢ КОРБАНЫ АЕРЫЛЫП ТОРГАН
  • «Үлгән булса да... әле дә сөйли»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Яхшы угыл һәм начар угыл
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Ачу үтерүгә китерә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Аллаһы аларның «бүләкләрен хуплаган»
    Саф гыйбадәт торгызылган!
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 1.1. 12-15 б.

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ

Ул «үлгән булса да... әле дә сөйли»

һАБИЛ тау битендә тукланып йөргән сарык көтүенә күз сала. Аннары сарыкларыннан күзен алып, еракта күренеп торган тонык яктылыкка карап куя. Ул белә: нәкъ анда әйләнмәле утлы кылыч бар, ул һәрвакыт әйләнә һәм Гадән бакчасына юлны ябып тора. Аның әти-әнисе кайчандыр анда яшәгән булган, ләкин хәзер алар да, аларның балалары да анда инде керә алмый. һабил өскә карап Барлыкка Китерүчесе турында уйланганда, кичке җил аның чәчләрен тузгыта. Кеше һәм Аллаһы арасындагы өзелгән мөнәсәбәтләр кайчан да булса торгызылырмы? һабил моны бик тә теләр иде.

һабил бүген сезнең белән сөйләшә. Сез аны ишетә аласызмы? Бу мөмкин түгел, дип әйтерсез. Адәмнең бу икенче улы күптән үлгән бит. Ул якынча 60 гасыр элек туфрак белән кушылган. «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр»,— диелгән Изге Язмаларда (Вәгазьче 9:5, 10). Өстәвенә, Изге Язмаларда һабил әйткән бер сүз дә язылмаган. Ул безнең белән ничек сөйләшә ала соң?

Рәсүл Паул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, болай дигән: «һабил, үлгән булса да, иманы аша әле дә сөйли» (Еврейләргә 11:4). һабил нәрсә аша сөйли? Иманы аша. һабил бу чын сыйфатны үстергән беренче кеше булган. Ул үз иманын шулкадәр ачык итеп күрсәткән ки, аның искиткеч үрнәге әле дә тере һәм без аңардан үрнәк ала алабыз. Без аның иманыннан сабак алсак һәм үрнәк итеп тотсак, һабил безнең белән сөйләшкәндәй кебек була.

Әмма Изге Язмаларда аның турында шулкадәр әз әйтелгән икән, без һабилдән һәм аның иманыннан ничек сабак ала алабыз? Әйдәгез, моны белик.

һАБИЛНЕҢ БАЛА ЧАГЫ

һабил кешелек тарихының таңында туган. Соңрак Гайсә, һабил турында әйткәндә, ул «дөнья яратылган» вакытта яшәгән дигән (Лүк 11:50, 51). Гайсә, дөнья дигәндә, күрәсең, гөнаһтан азат ителергә өметләре булган кешеләр дөньясын күздә тоткан. һабил дүртенче кеше булса да, Аллаһы аны азат ителүгә өмете булган беренче кеше итеп санаганa. Шулай итеп, һабил замандашлары яхшы кешеләр булган дип әйтеп булмый.

Дөнья күптән түгел генә яратылган булса да, кешелек гаиләсе инде кайгы пәрдәсе белән капланган булган. һабилнең әти-әнисе Адәм белән Хаува матур җитез кешеләр булгандыр. Ләкин алар зур хата эшләгәннәр һәм моны аңлаганнар. Алар кайчандыр камил булганнар, һәм аларның мәңге яшәргә өмете булган. Әмма соңрак алар Йәһвә Аллаһыга каршы чыкканнар һәм Гадән бакчасындагы йортларыннан, оҗмахтан куып чыгарылганнар. Үз теләкләрен бар нәрсәдән — хәтта үз балаларының ихтыяҗларыннан да — өстен куйганга, алар камиллекне һәм мәңгелек тормышны югалтканнар (Яратылыш 2:15—3:24).

Бакчадан куып чыгарылгач, Адәм белән Хаува авыр тормыш кичереп яши башлаган. Шулай да беренче балалары тугач, алар аңа Кабил, ягъни «кабул ителгән», яки «булдырылган» дигән исем кушкан, һәм Хаува: «Раббының мәрхәмәте белән бер ир заты кабул иттем [булдырдым]»,— дип әйткән. Ул Йәһвәнең Гадән бакчасында әйткән вәгъдәсен хәтерләгән, күрәсең. Йәһвә бер хатын-кыз «нәсел» булдырачак һәм беркөн бу нәсел Адәм белән Хауваны юлдан яздырган явызны юк итәчәк дип әйткән булган (Яратылыш 3:15; 4:1). Хаува үзен шул пәйгамбәрлектәге хатын-кыз, ә Кабил — вәгъдә ителгән «нәсел» дип уйлаганмы?

Шулай уйлаган булса, ул бик нык ялгышкан. Адәм белән Хаува Кабилне дә моңа өйрәтеп үстергән булсалар, алар аңа горурланып йөрер өчен өстәмә сәбәп биргәннәр. Вакыт узу белән Хаува икенче улын тапкан, ләкин аның турында ул Кабил турында әйткәнне әйтми. Бу угылга һабил дигән исем кушалар. Бу сүз «сулыш» яки «ыгы-зыгы» дигәнне аңлата (Яратылыш 4:2). Адәм белән Хаува күбрәк Кабилгә өметләнгән дип әйтеп буламы? Анысы билгеле түгел.

һәрхәлдә, бүгенге әти-әниләр беренче әти-әни мисалыннан сабак ала ала. Сүзләрегез һәм эшләрегез балаларыгызның горурлыгын, тәкәбберлеген һәм эгоистик омтылышларын үстермиме? Яки сез аларны Йәһвә Аллаһыны яратырга һәм аның белән дуслыкны ныгытырга өйрәтәсезме? Кызганычка каршы, беренче әти-әни үз бурычын дөрес үтәмәгән. Шулай да аларның булачак токымнарының өметләре булган.

һАБИЛ ҮЗ ИМАНЫН НИЧЕК ҮСТЕРГӘН?

Адәм шул ике улын гаилә турында кайгыртсыннар өчен эшкә өйрәткәндер. Кабил иген үстергән, ә һабил сарыклар көтүчесе булган.

Әмма һабил тагын бер мөһимрәк нәрсә эшләгән. Еллар дәвамында ул гаҗәеп бер сыйфат — үз иманын үстергән. Ул сыйфат турында соңрак Паул язган. Бер караганда һабил янында үрнәк алырлык кешеләр булмаган, шулай да ул Йәһвә Аллаһыга иман үстерә алган. Ничек? Аңа ярдәм итә алган өч сәбәпкә игътибар итик.

Йәһвә булдырган нәрсәләр.

Йәһвә җирне каргаган булган, һәм моның аркасында чәнечкеле үсемлекләр һәм чүп үләннәре үскән, иген үстерү авыр булган. Шулай да җирдә күп кенә башка үсемлекләр үскән һәм ризык бик күп булган, шуңа күрә һабилнең гаиләсе яши алган. Моннан тыш, хайваннарга, шул исәптән кошлар белән балыкларга, тауларга, күлләргә, елгаларга, диңгезләргә, күкләргә, болытларга, кояшка, айга, йолдызларга каргыш төшмәгән булган. һабил бар җирдә Йәһвә Аллаһының — бар нәрсәне барлыкка китергән Затның тирән яратуын, зирәклеген һәм яхшылыгын ап-ачык күреп торган (Римлыларга 1:20). Моның барысы турында рәхмәт белдереп уйлану аңа үз иманын ныгытырга булышкандыр.

һичшиксез, һабил Йәһвә турында уйланган. Аның көтү көткәнен күз алдыгызга китерегез. Көтүчегә күп йөрергә туры килгән. Ул ямь-яшел чирәм, яхшы су култыкларын, ял итү өчен ышык урын эзләп, тыңлаучан көтүен таулар, үзәнлекләр, елгалар аша йөрткән. Сарыкларга кеше җитәкчелеге һәм яклавы кирәк. Алар ярдәмгә иң мохтаҗ хайваннар булып күренә. һабил дә кешедән күпкә зирәгрәк һәм көчлерәк Аллаһының җитәкчелегенә, яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булганын аңлаганмы? һичшиксез, дога кылып ул моның турында күп тапкыр әйткәндер, һәм нәтиҗәдә аның иманы үсә барган.

Барлыкка китерелгән бар нәрсә һабил иманына нигез булып торган

Йәһвәнең вәгъдәләре.

Адәм белән Хаува угылларына Гадән бакчасында булган вакыйгалар һәм үзләренең куып чыгарылуы хакында сөйләгәндер. һичшиксез, һабил моның турында бик күп уйланган.

Йәһвә җиргә каргыш төшәчәк дип әйткән. һабил бу сүзләр үтәлүенең нәтиҗәсен — чәнечкеле үсемлекләрне һәм чүп үләннәрен — үзе күрә алган. Йәһвә шулай ук Хаува йөкле булганда һәм бала тудырганда авыртудан газап чигәчәк икәнен алдан әйткән. һабилнең бертуганнары туганда, ул бу сүзләрнең дә үтәлешен күргән. Йәһвә Хауваның күңеле иренә тартылыр, ә Адәм аның өстеннән хакимлек итәчәген алдан әйткән. һабил моны әтисе белән әнисе арасындагы мөнәсәбәтләрдән күрә алган. һәр очракта һабил Йәһвәнең сүзе тулысынча ышанычка лаек икәнен күргән. Шуңа күрә аның Аллаһы вәгъдәсенә, Гадәндә эшләнгән хаталарны «нәсел» төзәтәчәгенә, ышаныр өчен җитди сәбәпләре булган (Яратылыш 3:15—19).

Йәһвә хезмәтчеләре.

һабил үрнәк алырлык кеше тапмаган, ләкин ул вакытта җирдә, кешеләрдән кала, бүтән акыллы затлар да яшәгән. Адәм белән Хаува бакчадан чыгарылгач, Йәһвә алар үзләре дә, балалары да җирдәге оҗмахка кермәсен өчен чаралар күргән. Бакчага керү юлын саклар өчен, Йәһвә әйләнмәле утлы кылыч куеп, керубимнәрне — югары дәрәҗәле фәрештәләрне бастырган (Яратылыш 3:24).

һабилнең кечкенә чагында бу керубимнәрне күзәткәнен күз алдыгызга китерегез. Алар кеше тәнендә булганга күрә, һабил алар бик зур көчкә ия булганын күргән. Бу әйләнмәле утлы «кылыч» та курку-хөрмәт уяткан. Бу керубимнәр бер урында басып тору күңелсез булганга үз урыннарын калдырганмы? Юк. һабил моны күреп торган. Көне-төне, еллар буе, дистәләгән еллар дәвамында бу акыллы, көчле затлар шул яктылыкта, урыннарында, басып торганнар. Шулай итеп һабил Йәһвәнең гадел, һәрвакыт тыңлаучан хезмәтчеләре бар икәнен белгән. Бу хезмәтчеләр, һабил аның гаиләсендә булмаган сыйфатларны — Йәһвәгә тугрылык һәм тыңлаучанлык — күрсәткән. һичшиксез, фәрештәләр үрнәге аның иманын ныгыткан.

Гомере буе һабил керубимнәрне — Йәһвәнең тугры һәм тыңлаучан хезмәтчеләрен күреп торган

Шулай итеп Йәһвә үзенең нинди икәнен барлыкка китергән нәрсәләре, вәгъдәләре һәм хезмәтчеләренең мисаллары аша күрсәткән. Моның барысын күреп һабил уйланган һәм аның иманы ныгый барган. Ул безгә яхшы үрнәк калдырган. Бу үрнәк аеруча яшьләр өчен файдалы, чөнки һабил, үз гаиләсе алай эшләмәсә дә, Йәһвә Аллаһыга чын иман үстереп була икәнен күрсәтә. Әйе, иманыбызны үстерер өчен җитәрлек сәбәпләр бар: тирә яктагы барлыкка китерелгән гаҗәеп нәрсәләр һәм тулы Изге Язмалар китабы, шулай ук иман итүче күп кешеләрнең үрнәкләре.

һАБИЛНЕҢ КОРБАНЫ АЕРЫЛЫП ТОРГАН

һабилнең Йәһвәгә карата иманы үсә барган һәм аның үз иманын эшләре белән күрсәтәсе килгән. Әмма кеше галәмне Барлыкка Китерүчегә нәрсә бирә ала? Әлбәттә, Аллаһы кешеләрнең берәр бүләгенә яки ярдәменә мохтаҗ түгел. Ләкин һабил шуны аңлаган: ул Йәһвәгә иң яхшысын бирсә һәм моны дөрес теләкләрдән чыгып эшләсә, аның яратучы күктәге Атасы шатланачак.

Шуңа күрә һабил корбанга китерер өчен үз көтүеннән берничә сарыкны әзерләгән. Ул үз көтүеннән иң яхшыларын, беренче булып туганнарын сайлап, аларның, үзе уйлаганча, иң яхшы өлешләрен корбанга китергән. Ул вакытта Кабил дә үз уңышын корбанга әзерләп, Аллаһы фатихасын һәм илтифатын алырга теләгән. Ләкин аның эчке теләкләре һабилнеке кебек булмаган. Аерма корбаннарын китергәч күренгән.

һабил иман итеп корбан китергән, ә Кабил юк

Адәмнең ике улы да үз бүләкләрен корбан китерү урынында утта яндырганнардыр, һәм моны керубимнәр — ул вакытта Йәһвәнең җирдә булган бердәнбер вәкилләре дә күреп торгандыр. һәм Йәһвә җавап биргән! Тәүратта: «Раббы һабилне һәм аның бүләген кабул итте»,— диелә (Яратылыш 4:4). Аллаһы үз илтифатын ничек күрсәткән? Бу өзектә бернәрсә дә әйтелми. Ләкин ни өчен Аллаһы һабилгә үз илтифатын күрсәткән?

Аның корбаны башка төрле булгангамы? һабил тере хайванны корбанга китергән, шул корбанның каны — тормышны символлаштыручы каны түгелгән. һабил бу корбанның никадәр кыйммәтле булачагын аңлаганмы? Күп гасырлар үткәч, Аллаһы кимчелексез сарык корбаны аша үзенең камил Улының, «Аллаһы Бәрәненең», корбанга китереләчәген күрсәтер өчен кулланган. Гайсәнең гаепсез каны түгелергә тиеш булган (Яхъя 1:29; Чыгыш 12:5—7). Ләкин һабил, күрәсең, моны белмәгән.

Әмма шунсы һичшиксез: һабил Йәһвәгә иң яхшысын китергән. Йәһвә корбанны да кабул иткән, һабилгә дә үз илтифатын күрсәткән. һабил Йәһвәгә яратудан чыгып һәм чын иман күрсәтеп эш иткән.

Ә һабилнең абыйсы Кабил турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә «Кабилне һәм аның бүләген исә кире каккан» (Яратылыш 4:5). Бәлки аның корбаны начар булгандыр? Юк, чөнки соңрак Аллаһы Кануны буенча җир булдырган нәрсәләрне корбанга китерергә рөхсәт бирелгән булган (Левиләр 6:14, 15). Инҗилдә Кабилнең «эшләре явыз» булган дип әйтелә (1 Яхъя 3:12). Кабил, күрәсең, иманны тышкы яктан да күрсәтү җитәрлек дип уйлагандыр. Бүген дә кешеләр шулай уйлый. Аның Йәһвәгә иман итүе нык булмаган һәм яратуы да эчкерсез булмаган. Тиз арада ул моны үз эшләре белән күрсәткән.

Кабил Йәһвәнең илтифатын алмаганын күргәч, һабилдән үрнәк алырга тырышканмы? Юк. Ул энесенә ачы нәфрәт белән карый башлаган. Йәһвә Кабилнең йөрәгендәге уйларын күреп, сабырлык күрсәтеп аның белән сөйләшә башлаган. Ул Кабилне аның хисләре җитди гөнаһка алып бара дип кисәткән, һәм Кабил үз тәртибен үзгәртсә, Ул аны хуплаячак дип ышандырган (Яратылыш 4:6, 7).

Кабил Аллаһының кисәтүен кире каккан һәм үзенең ышанучан энесен кырга чакырган. Анда Кабил һабилгә һөҗүм итеп, аны үтергән (Яратылыш 4:8). Шулай итеп һабил дини эзәрлекләүләргә дучар булган беренче кеше булып киткән. Ул үлгән, ләкин онытылмаган.

һабилнең кан ыңгырашуы гадел хөкем сорап Йәһвә Аллаһыга ишетелеп торган дип әйтеп була. Кабилгә җинаяте өчен җәза биреп, Аллаһы гаделлек урнаштырган (Яратылыш 4:9—12). Әмма иң мөһиме, һабилнең иманы безнең өчен үрнәк булып тора. Аның тормышы — бәлки, якынча бер гасыр — ул вакытны исәпкә алганда бик кыска булган. Әмма ул Аллаһыга яраклы тормыш алып барган. Ул күктәге Атасы, Йәһвә, аны ярата һәм аны хуплый икәнен белеп үлгән (Еврейләргә 11:4). Шуңа күрә без шикләнмибез: Йәһвә һабилне үзенең чиксез хәтерендә саклый һәм аны җирдәге оҗмахта терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29). Сез аны анда очратырсызмы? һабилнең әйткәннәрен тыңлап, искиткеч иманыннан үрнәк алырга тәвәккәл булсагыз, аны очратырсыз.

a «Дөнья яратылган» дигән сүзләрдә «орлык чәчү» дигән фикер бар. Шуңа күрә монда сүз беренче кешеләрнең балалары турында бара. Ләкин ни өчен Гайсә «дөнья яратылган» вакыт турында әйтеп, беренче туган Кабилне түгел, ә һабилне искә ала? Кабилнең карарлары һәм эшләре Йәһвәгә каршы фетнә күтәрүгә тиң булган; Кабил моны белә торып эшләгән. Үз ата-анасы сыман, Кабил дә, мөгаен, терелтелмәс һәм йолып алынмас.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу