ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА
Римлыларга 10:13: «Йәһвә исемен ялварып чакыру»
«Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» (Римлыларга 10:13, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак» (Римлыларга 10:13, Изге Китапны тәрҗемә итү институтының тәрҗемәсе).
Римлыларга 10:13 нең мәгънәсе
Аллаһы кешеләргә бертигез карый һәм барысына, милләтенә, расасына я җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамыйча, котылып мәңге яшәү мөмкинлеген тәкъдим итә. Ләкин моның өчен без Йәһвә исемен — Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының исеменa — ялварып чакырырга тиеш (Зәбур 83:18).
Изге Язмаларда «Йәһвә исемен ялварып чакыру» Аллаһы исемен белүдән һәм аны гыйбадәттә кулланудан күбрәкне аңлата (Зәбур 116:12—14). Бу Аллаһыга таянуны һәм аңардан ярдәм эзләүне үз эченә ала (Зәбур 20:7; 99:6).
Гайсә Мәсих өчен Аллаһының исеме мөһим булган. Аның үрнәк итеп әйткән догасында беренче сүзләр болай дип яңгырый: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен» (Маттай 6:9). Өстәвенә, Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, мәңгелек тормышны алыр өчен, без шул исемне йөрткән Шәхес турында белем алырга, аны тыңларга һәм яратырга тиеш (Яхъя 17:3, 6, 26).
Ни өчен без Изге Китапны тәрҗемә итү институтының тәрҗемәсендә Римлыларга 10:13 тәге «Раббы» дигән сүз Йәһвәне аңлата дип әйтә алабыз? Чөнки бу шигырь Йәил 2:32 нең цитатасы булып тора. Ә анда төп нөсхә текстында еврей телендәге «Раббы» дигән титул түгел, ә Аллаһының исеме кулланылаb.
Римлыларга 10:13 нең контексты
Изге Язмаларның Римлыларга китабының 10 нчы бүлегеннән күренгәнчә, Аллаһы хуплавын алыр өчен, кеше Гайсә Мәсихкә иман итәргә тиеш (Римлыларга 10:9). Моңа дәлил итеп, Иске Гаһедтән берничә өзек китерелә. Кеше үз иманын «бар кешеләргә теле белән игълан итү» аша белдерә, моңа яхшы хәбәрне иман итмәүчеләргә вәгазьләү дә керә. Моның ярдәмендә башкалар, иман итә башлап, котыла ала (Римлыларга 10:10, 14, 15, 17).
Римлыларга китабының 10 нчы бүлеген аңлатучы искәрмәләр һәм кисешкән урыннар белән бергә укыгыз.
a Аллаһының исеме Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында якынча 7 000 тапкыр очрый. Еврей телендә Аллаһының исеме тетраграмматон дип аталган дүрт хәреф белән языла. Татар телендә бу исем «Йәһвә» буларак билгеле, әмма кайбер галимнәр аны «Яһве» дип әйтә.
b Мәсихче Грек Язмаларының язучылары Еврей Язмаларыннан Аллаһы исеме булган өзекләр китергәндә, күрәсең, бу исемне кулланган. Бер Изге Язмалар сүзлегендә болай диелә: «Беренче язылган Я[ңа] Г[аһедтә] И[ске] Г[аһедтән] китерелгән кайбер я бөтен өзекләрдә тетраграмматон, ягъни Аллаһының исеме Йәһвә очраган, һәм моңа кайбер дәлилләр бар» («The Anchor Bible Dictionary», 6 нчы том, 392 нче бит). Өстәмә мәгълүматны Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеме» дигән А5 кушымтасында табып була.