-
3 | Фикер йөртү рәвешен үзгәртегезКүзәтү манарасы (тарату басмасы) 2022 | № 1
-
-
Изге Язмалардагы тәгълимат:
«Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз. Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез» (РИМЛЫЛАРГА 12:2).
Бу нәрсәне аңлата?
Аллаһы уйларыбызга игътибар итә (Ирмия 17:10). Шул сәбәпле нәфрәт белдерүче сүзләрдән һәм эшләрдән генә арыну җитәрлек түгел, күбрәкне эшләү таләп ителә. Нәфрәт уйлардан һәм хисләрдән башлана. Шуңа күрә акылыбызда һәм йөрәкләребездә нәфрәт чаткыларын сизсәк, аларны шунда ук юк итәргә тырышыйк. Шул вакытта гына без үзгәрә алырбыз һәм нәфрәт учагын сүндерербез.
-