-
Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерегез!Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2019 ел) | июнь
-
-
1. Рәсүл Паул майланган кардәшләренә нинди сүзләр язган?
РӘСҮЛ ПАУЛ: «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез»,— дип киңәш иткән (Рим. 12:2). Бу сүзләрне ул Аллаһыга багышланган һәм изге рух белән майланган мәсихчеләргә язган. Ни өчен? (Рим. 1:7)
2, 3. Безне Йәһвәдән читләштерер өчен, Шайтан нәрсә эшли һәм тирән тамырланган карашларыбыздан арыну мөмкинме?
2 Күрәсең, кайбер мәсихчеләргә Шайтан дөньясындагы карашлар һәм идеяләр тәэсир итә башлаган, һәм рәсүл Паулны бу борчыган (Эфес. 4:17—19). Барыбызга да дөнья карашларының йогынты ясавы бар. Безне Йәһвәдән читләштерер өчен, бу дөнья илаһы Шайтан төрле алымнар куллана. Безгә элеккеге тормышыбыз, культурабыз һәм алган белемебез тәэсир итәргә мөмкин, һәм Шайтан, безгә үз фикер йөртү рәвешен йоктырыр өчен, моны кулланырга тырыша. Мәсәлән, йөрәгебездә үзебезне зурга кую теләге үссә һәм без үзебезгә дан эзли башласак, Шайтан моннан файдаланмый калмас.
-
-
Аллаһы турындагы белемгә каршы торган һәркайсы киртәне җимерегез!Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2019 ел) | июнь
-
-
«АКЫЛЫГЫЗНЫ ЯҢАРТЫГЫЗ»
4. Хакыйкатьне кабул иткәндә, күпчелегебезгә нинди үзгәрешләр ясарга туры килде?
4 Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә, нинди үзгәрешләр ясаганыгызны исегезгә төшерегез. Күбебезгә дөрес булмаган тәртипне калдырырга туры килде (1 Көр. 6:9—11). Йәһвә ярдәме белән без начар юлны калдыра алдык. Һичшиксез, без Аллаһыга моның өчен бик рәхмәтле!
5. Римлыларга 12:2 буенча, безгә нинди ике адым ясарга кирәк?
5 Шулай да үз уңышларыбыз белән артык канәгать булмыйк. Әйе, суга чумдырылганчы, без җитди гөнаһлардан арындык, әмма безгә алга таба да элеккеге тормыш рәвешенә кире кайтырга этәрә алган бар нәрсәләрдән качарга кирәк. Рәсүл Паул болай дип киңәш иткән: «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз» (Рим. 12:2). Бу шигырьдән күренгәнчә, үзгәрү процессы ике адымнан тора. Беренчедән, безгә «бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәскә», ә икенчедән, акылыбызны яңарту аша үзебезне «үзгәртә барырга» кирәк.
6. Гайсәнең Маттай 12:43—45 тә язылган сүзләре нинди фикерне ассызыклый?
6 Паул, бу сүзләрне язганда, тышкы кыяфәттәге үзгәрүне күздә тотмаган. Ул күпкә тирәнрәк үзгәреш турында — җан түрендәге үзгәреш турында әйткән. («Үзгәрү я кыланумы?» дигән рамканы кара.) Безгә акылыбызны, ягъни иң тирән уйларыбызны, хисләребезне һәм теләкләребезне, яңарта барырга кирәк. Үзебезгә мондый сорау бирик: «Мәсихкә иярер өчен ясаган үзгәрешләрем өстән-өстән генәме яисә мин эчке шәхесемне дә үзгәртәмме?» Гайсәнең Маттай 12:43—45 тә (укы) язылган сүзләре тагын бер мөһим якка игътибар итә: начар фикерләрдән арыну гына җитми; йөрәгебезгә Аллаһы хуплаган фикерләрне сеңдерү дә бик мөһим.
-