Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 2 дәрес
  • Изге Язмалар өмет бирә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар өмет бирә
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Изге Язмалар өмет бирә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны өйрәнүгә кереш дәресләр
  • Яхшы киләчәккә чын өмет
    Төрле темалар
  • 2023 ел: өметләнер өчен сәбәпләр бармы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
  • 2024 елда өмет табып буламы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 2 дәрес
Дәрес 2. Бодай кыры өстеннән кояш күтәрелә.

ДӘРЕС 02

Изге Язмалар өмет бирә

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Бүгенге дөньяда бар кешеләр проблемаларга очрый. Моның аркасында алар борчыла, кайгыра, һәм бу аларга хәтта авырту китерә. Сезнең дә авырлыкларыгыз бардыр. Бәлки, сез берәр чирдән интегәсездер я якыныгыз үлгәнгә кайгырасыздыр. Һәм шуңа күрә үзегезгә: «Тормыш яхшы якка үзгәрерме?» — дигән сорау бирәсездер. Изге Язмаларда бу сорауга ышанычлы җавап бар.

1. Изге Язмалар нинди өмет бирә?

Изге Язмалар китабында дөньядагы проблемаларның сәбәбе аңлатыла. Анда шулай ук бу проблемаларның вакытлыча гына булганы һәм тиздән юк ителәчәге турында яхшы хәбәр язылган. Изге Язмалардагы вәгъдәләр ярдәмендә сезнең «киләчәгегез һәм өметегез булачак». (Ирмия 29:11, 12 укы.) Бу вәгъдәләр безгә хәзерге проблемаларны кичереп чыгарга һәм уңай караш үстерергә булыша. Алар шулай ук киләчәгебез бәхетле булачагына ышандыра.

2. Изге Язмалар буенча киләчәк нинди булачак?

Изге Язмаларда киләчәктә «үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» дип әйтелә. (Ачылыш 21:4 укы.) Кешеләр бүген хәл итә алмаган проблемалар, мәсәлән, ярлылык, гаделсезлек, чирләр һәм үлем юк ителәчәк. Изге Язмаларда кешеләр җирдәге оҗмахта мәңге шатланып яшәячәк дип вәгъдә ителә.

3. Изге Язмалар биргән өметкә ышаныч ничек булдырырга?

Күпләр яхшы нәрсәләргә өметләнә, ләкин алар өметләре тормышка ашачак дип төгәл әйтә алмый. Ә Изге Язмалар китабындагы вәгъдәләр һичшиксез үтәләчәк. Без, «Язмаларны... җентекләп тикшереп», аның әйткәннәренә ышаныч булдыра алабыз (Рәсүлләр 17:11). Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез анда киләчәк турында әйтелгәннәргә ышаныргамы, юкмы икәнен үзегез хәл итәрсез.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Изге Язмалар китабында киләчәк турында әйтелгән кайбер вәгъдәләрне карап чыгыгыз. Анда язылган өметнең кешеләргә бүген ничек ярдәм иткәнен белегез.

Коллаж: капма-каршы күренешләр; кешеләрнең бүгенге яшәү шартлары Изге Язмалар киләчәккә вәгъдә иткән шартлар белән чагыштырыла. Бу күренешләр кабатлана.

4. Изге Язмалар яхшы шартларда мәңгелек тормыш вәгъдә итә

Түбәндә Изге Язмалардагы кайбер вәгъдәләр китерелә. Кайсысы сезгә аеруча ошый? Ни өчен?

Бу вәгъдәләрдән соң китерелгән шигырьләрне укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, бу шигырьләр үзегезгә, гаиләгезгә һәм дусларыгызга өмет бирә аламы?

Үзегезне мондый дөньяда күз алдына китерегез.

БЕРКЕМ ДӘ...

ҺӘРКЕМ...

  • авырту сизмәс, картаймас һәм үлмәс (Ишагыя 25:8).

  • җирдә үледән терелтелгән якыннарын күрәчәк (Яхъя 5:28, 29).

  • авырмас һәм гарип булмас (Ишагыя 33:24; 35:5, 6).

  • яхшы сәламәтлеккә һәм яшьлек куәтенә шатланачак (Әюп 33:25).

  • гаделсезлек кичермәс (Ишагыя 32:16, 17).

  • мул ризыкка, уңайлы йортка һәм канәгатьләндерүче эшкә ия булачак (Зәбур 72:16; Ишагыя 65:21, 22).

  • сугышлардан газап чикмәс (Зәбур 46:9).

  • чиксез тынычлыктан рәхәтлек табачак (Зәбур 37:11).

  • коточкыч уйлардан һәм хатирәләрдән интекмәс (Ишагыя 65:17).

  • яхшы шартларда мәңге яшәячәк (Зәбур 37:29).

Чирләп яткан малай хәзер сәламәт һәм әнисен кочаклый. Карт булган ир кеше хәзер яшь һәм яшелчәләр тулы кул арбасын тәгәрәтеп бара. Ачлыктан интеккән һәм мәҗбүри эшләр башкарырга тиеш булган балалар хәзер бакчада үсемлекләр утырта һәм футбол уйный. Депрессиягә бирелеп, бөгәрләнеп утырган хатын-кыз хәзер тураеп баскан һәм елмая.

5. Изге Язмалардагы өметнең тормышка уңай тәэсире

Күпләр тирә-яктагы проблемаларны күргәндә, төшенкелеккә бирелә һәм хәтта аларның ачулары килә. Кайберәүләр хәлне яхшы якка үзгәртер өчен көрәшә. Изге Язмалардагы вәгъдәләрнең кешеләргә хәзер ничек ярдәм иткәнен карагыз. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Мин гаделсезлек белән көрәшергә теләдем» (4:07)

Коллаж: «Мин гаделсезлек белән көрәшергә теләдем» дигән видеороликтан күренешләр. 1. Рафика бала чагында үз раса кешеләре белән мамык җыя. 2. Рафика, Йәһвә Шаһитләренең конгрессына беренче тапкыр килгәч, таң калып бергә җыелган төрле раса кешеләренә карап тора.
  • Рафиканы нинди гаделсезлек борчыган?

  • Бу гаделсезлек юкка чыкмаса да, Изге Язмалар аңа ничек ярдәм иткән?

Изге Язмалардагы киләчәккә өмет безгә күңел төшенкелеге белән көрәшергә һәм проблемаларга карамастан бәхетле булырга булыша. Гыйбрәтле сүзләр 17:22 һәм Римлыларга 12:12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, Изге Язмалардагы өмет хәзер тормышыгызны яхшырта аламы? Ни өчен?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Изге Язмалардагы вәгъдәләр әкият кенә»,— дип әйтә.

  • Ни өчен барысын үзеңә тикшереп чыгу мөһим?

ЙОМГАКЛАУ

Изге Язмалар бәхетле киләчәк вәгъдә итеп, өмет бирә һәм авырлыкларыбызны кичереп чыгарга булыша.

Кабатлау

  • Ни өчен кешеләр Изге Язмалар биргән өметкә мохтаҗ?

  • Изге Язмаларда киләчәк турында нәрсә әйтелә?

  • Киләчәккә өмет инде хәзер ничек ярдәм итә ала?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Авырлыклар булганда, өметнең ничек ярдәм итә алганын белегез.

«Өметне кайдан табып була» («Уяныгыз!» 2004 ел, 22 апрель)

Киләчәккә өмет хроник авыру белән чирләгән кешеләргә ничек ярдәм итә икәнен белегез.

«Хроник авыру. Изге Язмалар булыша аламы?» (Интернет мәкалә)

Бу музыкаль видеоны караганда, үзегезне һәм гаиләгезне Изге Язмалар вәгъдә иткән оҗмахта күз алдына китерегез.

«Күз алдына китер» (3:37)

Изге Язмалардагы киләчәккә өмет турында белгәч, бер җәмәгать активистының тормышы ничек үзгәргәне турында укыгыз.

«Хәзер инде мин дөньяны үзгәртергә тырышмыйм» («Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 июль)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу