Басынкы һәм кызганучан Гайсәдән үрнәк алыгыз
«Мәсих, сез нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен, сезгә үрнәк калдырып, сезнең хакка газап чикте» (1 ПЕТ. 2:21).
1. Ни өчен Гайсәдән үрнәк алсак, без Йәһвәгә якынлашырбыз?
ГАДӘТТӘ кеше белән соклансак, без аңа охшарга тырышабыз. Җирдә яшәгән кешеләрдән иң яхшы үрнәкне Гайсә Мәсих калдырган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Бер тапкыр Гайсә үзе болай дигән: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була» (Яхъя 14:9). Гайсә Атасының шәхесен шулкадәр төгәл чагылдыра ки, хәтта Угыл турында белү Атаны белүгә тиң дип әйтеп була. Шуңа күрә Гайсәдән үрнәк алганда, без Галәмдәге иң бөек Шәхескә — Йәһвәгә якынлашабыз. Аның Улының сыйфатларыннан һәм эш итүеннән үрнәк алу чыннан да зур хөрмәт!
2, 3. а) Ни өчен Йәһвә безгә үз Улы турында мәгълүматны калдырган, һәм Йәһвә бездән нәрсә көтә? б) Бу һәм киләсе мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?
2 Ләкин Гайсә нинди булган? Без моны ничек белә алабыз? Бәхеткә каршы, Аллаһы Сүзендә Гайсә турында күп нәрсә язылган. Йәһвә безнең үз Улы белән танышуыбызны һәм аңардан үрнәк алуыбызны тели. Шуңа күрә ул безгә бу мәгълүматны Мәсихче Грек Язмалары аша җиткергән. (1 Петер 2:21 укы.) Изге Язмаларда Гайсә калдырган үрнәк «эзләр» белән чагыштырыла. Шулай итеп Йәһвә безнең Гайсә эзләре буенча баруыбызны тели. Әйе, Гайсә безгә камил үрнәк калдырган, ә без камил булудан ерак. Әмма Йәһвә бездән Гайсәнең эзләреннән камил рәвештә баруыбызны таләп итми. Киресенчә, Атабыз бездән, камилсез кешеләрдән, көчебездән килгәнне эшләп, үз Улыннан үрнәк алуыбызны көтә.
3 Әйдәгез, Гайсәнең кайбер күркәм сыйфатларына игътибар итик. Бу мәкаләдә без аның басынкы һәм кызганучан булуына, ә киләсе мәкаләдә кыю һәм зирәк булуына игътибар итәрбез. Һәр сыйфатка килгәндә, без өч сорауга җавап табарбыз: ул нәрсәне аңлата? Гайсә аны ничек итеп күрсәткән? Без аның үрнәгенә ничек иярә алабыз?
ГАЙСӘНЕҢ БАСЫНКЫ БУЛУЫ
4. Басынкылыкның нәрсә икәнен ничек аңлатыр идегез?
4 Басынкылык нәрсә ул? Бүген горур кешеләр яшәгән дөньяда кайберәүләр басынкы булу көчсез булуны я үз-үзеңә ышаныч җитмәүне аңлата дип саный. Әмма, дөресен генә әйткәндә, бу алай түгел. Басынкылык көчне һәм кыюлыкны таләп итә. Басынкылык — «горурлык белән тәкәбберлекнең капма-каршысы». Басынкылык безнең үз-үзебезгә карата карашыбыздан башлана. Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, «басынкылык — Аллаһы алдында никадәр түбән булуыбызны тану». Аллаһы каршында чыннан да басынкы булсак, без имандашларыбыздан югарырак дигән караштан читтә торырбыз (Рим. 12:3; Флп. 2:3). Камил булмаган кешеләргә басынкылык сыйфатын үстерү җиңел түгел. Әмма без Аллаһы алдында нинди дәрәҗәдә булганыбыз турында уйлансак һәм аның Улының эзләре буенча барсак, басынкы булырга өйрәнербез.
5, 6. а) Җитәкче фәрештә Микаил кем ул? б) Микаил басынкы булуын ничек күрсәткән?
5 Гайсә басынкылыкны ничек күрсәткән? Аллаһы Улы күктә кодрәтле фәрештә булганда да һәм җирдә камил кеше булып яшәгәндә дә басынкы булган. Әйдәгез, кайбер мисалларга күз салыйк.
6 Аның башкалар белән мөгамәлә итүе. Яһүднең хатында, Гайсә әле җиргә килгәнче, аның белән булган бер очрак китерелгән. (Яһүд 9 укы.) Гайсә, җитәкче фәрештә Микаил буларак, «Иблис белән ризалашмыйча бәхәсләшкән». Бәхәс «Мусаның гәүдәсе хакында» булган. Исегездәдер, Муса үлгәннән соң Йәһвә беркем дә аның җирләнгән урынын белмәсен өчен чаралар күргән булган (Кан. 34:5, 6). Күрәсең, Иблиснең Муса мәетен, ялган табынуны таратыр өчен, кулланасы килгән. Иблиснең ниятләре нинди генә мәкерле булмасын, Микаил кыю эш иткән. Бер белешмәлек буенча, «ризалашмыйча» һәм «бәхәсләшкән» дигән грек төшенчәләре «шулай ук юридик сүз көрәштерүләрдә кулланыла». Алар шулай ук «Микаил Иблиснең Муса гәүдәсен куллануына нык каршы торганын» аңлатырга мөмкин. Шулай да Җитәкче фәрештә үзенең хөкем итәр өчен хокукы булмаганын таныган. Киресенчә, ул, бу мәсьәләне Галәмнең Югары Хакименә — Йәһвәгә тапшырган. Шулай итеп Микаил, Шайтан аны үз хакимлегеннән законсыз файдаланырга котырткан булса да, алай эш итүдән баш тарткан. Ул бик тә басынкы эш иткән!
7. Гайсәнең сөйләшүендә һәм эшләрендә басынкылык ничек күренгән булган?
7 Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, аның басынкылыгы сүзләрендә һәм эшләрендә чагылган. Аның сөйләшүе. Ул беркайчан да үзенә урынсыз игътибарны җәлеп итмәгән. Моның урынына ул бар данны үз Атасына биргән (Марк 10:17, 18; Яхъя 7:16). Ул үз шәкертләре белән беркайчан да масаеп сөйләшмәгән, һәм алар үзләрен аның янында булдыксыз кешеләр итеп хис итмәгән. Киресенчә, ул аларда яхшы яклар күреп, моның өчен аларны мактаган, хөрмәт иткән һәм аларга ышанычын белдергән (Лүк 22:31, 32; Яхъя 1:47). Аның эшләре. Гайсә үз тормышын материаль әйберләр белән катлауландырмаган (Мат. 8:20). Ул теләп кара эшкә тотынган (Яхъя 13:3—15). Тыңлаучан булып, ул искиткеч басынкылык күрсәткән. (Филипиялеләргә 2:5—8 укы.) Тыңлаучанлыкка җирәнеп караган тәкәббер кешеләрдән аермалы буларак, Гайсә «үлеменә кадәр... тыңлаучан булып» Аллаһының үзенә карата ниятенә басынкылык белән буйсынган. Кеше Улы Гайсәнең «басынкы күңелле» булуы әллә ап-ачык түгелме? (Мат. 11:29)
ГАЙСӘНЕҢ БАСЫНКЫЛЫГЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ
8, 9. Без басынкылыкны ничек күрсәтә алабыз?
8 Гайсәдән үрнәк алып, без басынкылыкны ничек күрсәтә алабыз? Безнең башкалар белән мөгамәлә итүебез. Басынкылык безне хокукыбыз булмаган эшләр башкарудан тыеп тора. Хөкем итәргә хокукыбызның юклыгын танысак, без башкаларны хаталары өчен тәнкыйтьләмәбез һәм аларның мотивларын шик астына куймабыз (Лүк 6:37; Ягък. 4:12). Басынкылык безгә «артык тәкъва» булмаска һәм үзебездәге сәләтләргә я җаваплы вазифаларга ия булмаган кешеләргә масаеп карамаска булыша (Вәг. 7:16). Басынкы өлкәннәр үзләрен имандашларыннан югарырак дип санамый. Киресенчә, андый көтүчеләр «башкаларны үзләреннән өстен күрә» һәм үзләрен иң кече кеше итеп тота (Флп. 2:3; Лүк 9:48).
9 Әйдәгез, Уолтер Торн исемле абый-кардәшнең мисалын карап китик. Ул 1894 елдан башлап пилигрим, ягъни күчеп йөрүче күзәтче, булып хезмәт иткән. Күп еллар шулай хезмәт иткәннән соң аны Нью-Йорк штатындагы Патшалык фермасына чакырганнар. Ул анда тавык абзарында эшләгән. Ул болай дигән: «Үзем турында артыгын уйлый башлаганда, мин үземне „почмакка бастырып“ болай диям: „Син бит тузан бөртеге генә. Горурланыр өчен синең нәрсәң бар соң?“» (Ишагыя 40:12—15 укыa.) Нинди басынкы караш!
10. Без сөйләшүдә һәм эшләрдә басынкы булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?
10 Безнең сөйләшүебез. Чыннан да басынкы күңелле булсак, басынкылык сүзләребездә чагылыр (Лүк 6:45). Башкалар белән сөйләшкәндә, без үз уңышларыбызга һәм җаваплы вазифаларыбызга игътибарны җәлеп итмәбез (Гыйб. сүз. 27:2). Киресенчә, без кардәшләрдә яхшыны эзләрбез һәм аларны яхшы сыйфатлары, сәләтләре һәм уңышлары өчен мактарбыз (Гыйб. сүз. 15:23). Безнең эшләребез. Басынкы мәсихчеләр бу дөньяда дан-дәрәҗәгә омтылмый. Киресенчә, Йәһвәгә мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итә алыр өчен, алар гади тормыш алып барырга әзер. Кайчак аларга моның өчен хәтта дөнья кара эш дип санаган эшне башкарырга туры килә (1 Тим. 6:6, 8). Без басынкылыкны тыңлаучан булып та күрсәтәбез. Җыелышта «җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне тыңлар» өчен һәм Йәһвә оешмасыннан алган җитәкчелек буенча эш итәр өчен, тыйнак булу үтә мөһим (Евр. 13:17).
ГАЙСӘНЕҢ КЫЗГАНУЧАН БУЛУЫ
11. Кызгану сыйфатына аңлатма бирегез.
11 Нәрсә ул кызгану? «Кызгану» сүзе назлылык һәм кайгыртучанлык чагылдырган хисләрне тасвирлый. Кызгану — яратуның бер ягы, ул шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу сыйфатларына якын. Изге Язмаларда кулланылган бу сүз «тирән кызгану», «рәхимлелек» һәм «ярату» сыйфатлары белән бәйле (Лүк 1:78; 2 Көр. 1:3; Флп. 1:8). Кызгану сыйфаты турында Изге Язмаларның бер белешмәлегендә мондый аңлатма китерелә: «Ул мохтаҗ булганнарның хәленә керү һәм аларны жәлләү генә түгел. Ул башкаларның тормышларын яхшы якка үзгәртер өчен, кешенең авырлыкларын уртаклашып, кайгыртып, аңа ярдәм итәргә тырышуны» үз эченә ала. Кызгану — башкаларга игелек эшләргә дәртләндерүче сыйфат.
12. Гайсәнең башкаларны кызганганы нәрсәдән күренә, һәм кызгануы аны нәрсә эшләргә дәртләндергән?
12 Гайсәнең кызганучан булуын без кайдан беләбез? Аның хисләре һәм эшләре. Гайсә башкаларның кайгыларын уртаклашкан. Үз дусты Мәрьямнең һәм башка кешеләрнең Лазар үлгәнгә елаганнарын күргәч, Гайсәнең «күз яшьләре ага башлаган». (Яхъя 11:32—35 укы.) Аннары аны тол хатынның улын терелтергә дәртләндергән кызгану, күрәсең, Лазарны да терелтергә дәртләндергән (Лүк 7:11—15; Яхъя 11:38—44). Шулай итеп Гайсә Лазарга күктә яшәргә мөмкинлек биргән. Моңарчы булган бер очракта Гайсә үзе янына килгән халыкны «кызганган». Кызгану хисеннән чыгып, «ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Марк 6:34). Күз алдыгызга гына китерегез, аның тәгълиматларына колак салган кешеләрнең тормышлары никадәр нык үзгәргән! Игътибар итегез, Гайсәнең кызгануы хис кенә булып калмаган, ул аны башкаларга ярдәм итәр өчен беренче булып адым ясарга дәртләндергән (Мат. 15:32—38; 20:29—34; Марк 1:40—42).
13. Гайсәнең сөйләмендә кызгану сыйфаты ничек чагылган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
13 Аның сүзләре. Гайсәнең кызгану белән тулы йөрәге аны башкалар белән, аеруча китек күңеллеләр белән, хәлләренә кереп сөйләшергә дәртләндергән. Рәсүл Маттай, Ишагыя сүзләрен Гайсәгә кулланып, болай дигән: «Ул сына башлаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан җитен филтәне сүндермәс» (Мат. 12:20; Ишаг. 42:3). Гайсә сына башлаган камышка я сүнә барган лампа филтәсенә охшаган кешеләр белән аларның рухларын күтәрерлек итеп сөйләшкән. Ул «китек күңеллеләрне савыктыра» торган өмет бирүче хәбәр тараткан (Ишаг. 61:1). Ул «йончыганнарны, авыр йөк күтәреп йөрүчеләрне» үзенә килергә чакырган һәм аларга «җаннарыгызны яңартырсыз» дип әйткән (Мат. 11:28—30). Ул үз шәкертләрен шуңа ышандырган: Аллаһы үзенең һәр хезмәтчесен кайгырта. Аларның санына «кечеләр», ягъни дөнья көчсез дип исәпләгән кешеләр керә (Мат. 18:12—14; Лүк 12:6, 7).
ГАЙСӘ КЕБЕК КЫЗГАНУЧАН БУЛЫГЫЗ
14. Без башкаларга карата кызгануны ничек үстерә алабыз?
14 Гайсәдән үрнәк алып, без кызганучан булуыбызны ничек күрсәтә алабыз? Хисләребез. Андый хисләр бездә үзеннән-үзе барлыкка килми, әмма Изге Язмаларда әйтелгәнчә, безгә аларны үстерергә кирәк. «Назлы хисләр белән кызгану» — бар мәсихчеләр кияргә тиеш яңа шәхес «киеме». (Көләсәйлеләргә 3:9, 10, 12 укы.) Сез башкаларга карата кызгануны ничек үстерә аласыз? Йөрәгегезне киң итеп ачыгыз (2 Көр. 6:11—13). Берәрсе үз борчуларын һәм хисләрен сөйләгендә, аны игътибар белән тыңлагыз (Ягък. 1:19). Үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: «Мин аның урынында булсам, үземне ничек хис итәр идем? Мин нәрсәгә мохтаҗ булыр идем?» (1 Пет. 3:8)
15. Сына башлаган камыш кебек я пыскып яткан филтә кебек кешеләргә без ничек ярдәм итә алабыз?
15 Эшләребез. Кызганучан булу безне башкаларга игелек эшләргә этәрә. Без аеруча сына башлаган камыш кебек я пыскып яткан филтә кебек булганнарны кайгыртырга тиеш. Ничек итеп? «Елаучылар белән бергә елагыз»,— дип әйтелә Римлыларга 12:15 тә. Рухлары төшкән кешеләр киңәшләр бирүгә түгел, ә күбрәк хәлләренә керүгә мохтаҗ. Бер апа-кардәш үз кызын югалткач, аны имандашлары юаткан. Ул болай ди: «Дусларымның килеп минем белән бергә елаганнары да үзенә күрә бер юаныч булды». Без шулай ук игелекле эшләр кылып, кызганучан булуыбызны күрсәтәбез. Бәлки, берәр тол хатынга өйдә ремонт ясарга кирәктер. Я берәр олы яшьтәге мәсихчене җыелыш очрашуларына, вәгазьгә я табибка машина белән алып барырга кирәктер. Хәтта кечкенә игелекле эш тә мохтаҗ булган имандашыбызга файда китерә ала (1 Яхъя 3:17, 18). Моннан тыш, хезмәттә бар көчебезне куеп катнашсак, башкаларга карата кайгыртуыбызны күрсәтә алырбыз. Эчкерсез кешеләргә үз тормышларында үзгәрешләр ясарга булышыр өчен, бу иң яхшы юл!
Сез имандашларыгыз турында эчкерсез кайгыртасызмы? (15 нче абзацны кара.)
16. Боекканнарны юатыр өчен, без аларга нинди сүзләр әйтә алабыз?
16 Сүзләребез. Башкаларны кызгану безне «боекканнарны юатырга» дәртләндерә (1 Тис. 5:14). Андый кешеләрне юатыр өчен, без нәрсә эшли алабыз? Аларны эчкерсез кайгыртып һәм аларга теләктәшлек күрсәтеп, без аларның рухларын күтәрә алабыз. Аларны эчкерсез мактап, аларга үз яхшы сыйфатларын һәм сәләтләрен күрергә ярдәм итәрбез. Без аларга шуны исләренә төшерә алабыз: Йәһвә аларны үз Улы аша үзенә җәлеп иткән, димәк, алар аның өчен бик кыйммәтле (Яхъя 6:44). Шулай ук без аларны Йәһвә «боек күңеллеләрне» һәм «рухы сынык булганнарны» тирән кайгырта икәненә ышандыра алабыз (Мәд. 34:18, ЯД). Безнең игелекле сүзләребез юатуга мохтаҗ булганнарны «дәвалый» ала (Гыйб. сүз. 16:24).
17, 18. а) Йәһвә өлкәннәрдән үз сарыклары белән ничек мөгамәлә итүләрен көтә? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
17 Өлкәннәр, Йәһвә сездән сарыкларны кызганып кайгыртуыгызны көтә (Рәс. 20:28, 29). Исегездә тотыгыз, аның сарыкларын тукландыру, дәртләндереп тору һәм ныгыту сезнең җаваплылыгыз (Ишаг. 32:1, 2; 1 Пет. 5:2—4). Шунлыктан, кызганучан өлкән сарыклар өстеннән хакимлек итми. Кардәшләр үз шартларыннан чыгып күбрәкне эшли алмаганда, өлкәннәр кагыйдәләр урнаштырып, аларда гаеп хисен уятырга тырышмый. Өлкән аларның күңелләрен күтәрергә тырыша һәм Йәһвәгә карата яратулары аларны кулларыннан килгәнчә хезмәт итәргә этәрә икәненә ышана (Мат. 22:37).
18 Гайсәнең басынкылыгы һәм кызганучан булу турында уйлану безне, һичшиксез, алга таба да аның эзләре буенча барырга этәрер. Киләсе мәкаләдә без Гайсәнең күркәм шәхесенең тагы ике ягына — кыю һәм зирәк булуына игътибар итәрбез.
a Ишагыя 40:12—15: «Кул учы белән суларны һәм карыш белән күкләрне кем үлчәп чыккан? Җир туфрагын үлчәү савытына кем җыйган, тауларны һәм калкулыкларны үлчәүгә салып кем үлчәгән? Йәһвә рухын кем үлчәгән, киңәшчесе булып, кем аны өйрәтә ала? Берәр нәрсәне аңлар өчен ул кем белән киңәшләште? Гаделлек сукмагында аны кем өйрәтә? Кем аңа белем бирә? Я дөрес аңлау юлын аңа кем күрсәтә? Менә, халыклар аның өчен чиләктән тамган бер тамчы кебек, үлчәүгә утырган тузан кебек. Менә, ул утрауларны вак тузандай күтәрә».