-
«Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз»Күзәтү манарасы 2007 | 1 июль
-
-
«Үзегез үч алмагыз»
15. Римлыларга 12:19 да үч алудан тыелыр өчен нинди сәбәп язылган?
15 Паул без ни өчен үч алмаска тиеш икәнебезгә тагын бер җитди сәбәп китерә. Үч алмаганда без үз-үзебезне тыйнак тотабыз. Паул болай ди: «Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“» (Римлыларга 12:19). Үзе үч алырга тырышкан мәсихче үз-үзенә чамадан тыш ышана. Ул Аллаһының ролен үз өстенә ала (Маттай 7:1). Өстәвенә, шулай итеп, ул Йәһвәнең: «Үзем кайтарып бирәчәкмен»,— дигән сүзләренә ышанмаганын күрсәтә. Чын мәсихчеләр исә Йәһвәнең «Үзе сайлаганнарны... яклаячак» икәненә ышаналар (Лүк 18:7, 8; 2 Тессалуникәлеләргә 1:6—8). Алар тыйнаклык күрсәтеп, яманлык өчен үч алуны Аллаһыга калдыралар (Иремия 30:23, 24; Римлыларга 1:18).
-
-
«Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз»Күзәтү манарасы 2007 | 1 июль
-
-
18. Ни өчен үч алмау — бу дөрес, ярату тулы һәм тыйнак тәртип?
18 Ни өчен без «беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмыйбыз»? Римлыларга язылган хатның 12 нче бүлеген кыскача карап чыккач, без моңа берничә мөһим сәбәп күрдек. Беренчедән, үч кайтарудан тыелу — бу дөрес тәртип. Аллаһының безгә күрсәтелгән рәхим-шәфкатен исәпкә алсак, Йәһвәгә үзебезне тәкъдим итүебез һәм аның әмерләренә, шул исәптән дошманнарыбызны яратырга дигән әмергә дә, әзерлек белән буйсынуыбыз— бу дөрес һәм акыллы. Икенчедән, яманлыкка каршы яманлык кылудан баш тарту — бу ярату тулы тәртип. Үч алудан тыелып һәм тынычлыкка омтылып, без хәтта мәрхәмәтсез каршы килүчеләргә, алар Йәһвәнең хезмәтчеләре булсын өчен, ярдәм итәргә өметләнәбез. Өченчедән, үч алуны кире кагу — бу тыйнак тәртип. Үзебез өчен үч алу — бу чамадан тыш үзебезгә ышану булыр иде, чөнки Йәһвә: «Үч алу — Минем эш»,— дип әйткән. Аллаһы Сүзендә шулай ук болай диелә: «Тәкәббергә ияреп хурлыгы да килеп җитәр; әмма тыйнакларга ияреп зирәклек килер» (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Үч алуны акыллылык күрсәтеп Аллаһыга калдыру безнең тыйнак булуыбызны күрсәтә.
-