-
Ачуыңны тыеп, яманлыкны җиңКүзәтү манарасы 2010 | 15 июнь
-
-
10. Мәсихчеләрнең үч алуга карашы нинди булырга тиеш?
10 Шәмгун һәм Леви, Давыт һәм Әбигыя белән булган очраклар ачык итеп Йәһвәнең тыелгысыз ачуга һәм көч куллануга каршы булганын, ә тынычлык сакларга куелган тырышлыкларны фатихалаганын күрсәтә. «Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез.— дип язган рәсүл Паул.— Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“. Киресенчә, Изге язмада язылганча, „Дошманың ач булса, аны ашат; әгәр сусаган булса, эчер. Бу игелегеңне эшләп, син аның башына утлы күмер өясең“. Яманлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, бәлки яманлыкны яхшылык белән җиң» (Рим. 12:18—21)a.
-
-
Ачуыңны тыеп, яманлыкны җиңКүзәтү манарасы 2010 | 15 июнь
-
-
a «Утлы күмер» дигән сүзләр борынгы вакыттагы металл эретү ысулы белән бәйле: металлны аерыр өчен, руданы күмергә салып, аның өстен дә күмер белән каплаганнар. Безгә игелек эшләмәгән кешеләргә игелекле булып, без, бәлкем, аларның күңелләрен йомшарта алырбыз, һәм аларның уңай сыйфатлары күренер.
-