Куйган тырышлыкларың уңыш китерсен
1. Беренче Көринтлеләргә 9:26 дагы сүзләрне вәгазьгә ничек кулланып була?
1 Рәсүл Паул: «Мин максатсыз йөгергән кеше кебек йөгермәм, буш һавага сугучы кебек көрәшмәм»,— дип язган (1 Көр. 9:26). Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Йәһвәгә яхшырак хезмәт итәр өчен, рухи максатлар кую һәм аларга ирешү мөһим. Ләкин бу сүзләрне вәгазь эшенә дә кулланып була. Без куйган тырышлыкларыбызның уңыш китерүен телибез. Моңа ничек ирешергә?
2. Паулның һәм беренче гасырда яхшы хәбәрне башка таратучыларның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнеп була?
2 Кешеләр булган җирдә вәгазьләгез. Паул да, беренче гасырда яхшы хәбәрне башка таратучылар да, кешеләр булган җирдә вәгазьләгәннәр (Рәс. 5:42; 16:13; 17:17). Шулай итеп, территориябездәге кешеләрнең күбесе кич вакытында өйдә икән, димәк, бу вакыт өйдән-өйгә вәгазьләү өчен иң яхшысы. Иртән иртүк, кешеләр эшкә барганда һәм кич белән, кешеләр өйгә кайтканда автобус тукталышлары я тимер юл станцияләре кешеләр белән тулымы? Ә кибетләрдә һәм базарларда кешеләр кайчан күбрәк була? Урамда вәгазьләү андый чакларда уңышлы булырга мөмкин.
3. Участокта вәгазьләвебез уңышлы булсын өчен, нәрсә эшләп була?
3 Участокта вәгазьләгәндә, акыллылык белән эш ит. Участокта да вәгазьләвебез уңышлы булсын өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Мәсәлән, бер үк территориягә зур төркем белән барганда, вәгазьне оештырыр өчен күп вакыт һәм көч сарыф ителә. Шуңа күрә зур төркемне бүлү яхшырак булыр. Шулай ук авыл җирләрендә вәгазьләгәндә, кечкенә төркемнәргә бүленеп вәгазьләсәк, территорияне тизрәк үтәчәкбез һәм күбрәк кешеләр белән сөйләшәчәкбез. Тагын бер яхшы киңәш: юлга вакыт әзрәк китсен өчен, берәр участокны өебез янында алсак, яхшырак булмасмы?
4. Уңышлы «кешеләр тотучы» булырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?
4 Гайсә үз шәкертләрен «кешеләр тотучы» белән чагыштырган (Марк 1:17). Балыкчының максаты ятьмә салу гына түгел, ә балыкны тоту. Шуңа күрә уңышлы балыкчылар балыкны кайда һәм кайчан тотып була икәнен яхшы белә. Андый урыннарга килгәч, алар шунда ук балык тота башлый. Әйе, аларның тырышлыклары юкка гына булмый. Әйдәгез, без дә вәгазьдә тырыш булыйк (Евр. 6:11).