МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ | 1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 10—13
Йәһвә тугры
Йәһвә безне сынаулардан азат итә ала. Ләкин күп кенә очракларда ул, сынауга бирешмәс өчен бар кирәклесен биреп, «котылу юлын» күрсәтә.
Ул безне Изге Язмалар, изге рух һәм рухи ризык ярдәмендә тынычландыра, юата (Мт 24:45; Ях 14:16, иск.; Рм 15:4).
Ул изге рухы ярдәмендә безгә юл күрсәтә. Изге рух Изге Язмалардагы шигырьләрне һәм принципларны искә төшерергә булыша, ә бу, үз чиратында, акыллы карар кабул итәргә ярдәм итә (Ях 14:26).
Ул безгә фәрештәләр аша булыша ала (Ев 1:14).
Ул кардәшләр аша таяныч була ала (Кл 4:11).