-
Изге Язмаларда алкоголь турында нәрсә әйтелә?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
Изге Язмаларда алкоголь турында нәрсә әйтелә?
Дөньяда исерткеч эчемлекләр турында төрле карашлар бар. Кайберәүләр, дуслары белән очрашканда, бераз эчеп алырга каршы түгел. Башкалар гел эчмәскә була. Ә кемдер исергәнче эчә. Изге Язмаларда алкоголь турында нәрсә әйтелә?
1. Мәсихчеләргә исерткеч эчемлекләр эчәргә ярыймы?
Изге Язмаларда алкоголь эчү хөкем ителми. Киресенчә, Изге Язмаларда Аллаһы биргән күп кенә бүләкләр арасында «кеше күңелен шатландырган шәраб» та искә алына (Зәбур 104:14, 15). Аллаһы Сүзендә телгә алынган кайбер тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар исерткеч эчемлекләр эчкән (1 Тимутигә 5:23).
2. Изге Язмаларда алкоголь турында нинди кисәтү бар?
Йәһвә чамасыз эчү һәм эчкечелекне хөкем итә (Гәләтиялеләргә 5:21). Аның Сүзендә әйтелә: «Күп шәраб эчүчеләр... арасында булма» (Гыйбрәтле сүзләр 23:20). Шуңа күрә, башкалар белән я үзебез генә берәр исерткеч эчемлек эчәргә булсак, безгә нәрсәне исәпкә алырга кирәк? Эчкәч, без аек фикер йөртергә, телебезне һәм тәртибебезне контрольдә тотарга тиеш, һәм эчү сәламәтлегебезгә зыян китерергә тиеш түгел. Ә чамасын белеп эчә алмасак, безгә гел эчмәү яхшырак булыр иде.
3. Башкаларның карарларын ничек хөрмәт итәргә?
Һәр кеше исерткеч эчемлекләр эчәргәме, юкмы икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Без чамасын белеп эчәргә булган кешене хөкем итәргә тиеш түгел, һәм безгә эчәргә теләмәгән кешене кыстарга кирәкми (Римлыларга 14:10). Эчүебез башкаларны уңайсыз хәлгә куячагын белсәк, без эчмәскә булырбыз. (Римлыларга 14:21 укы.) Без «үзебезгә түгел, ә башкаларга файда эзләргә» тиеш. (1 Көринтлеләргә 10:23, 24 укы.)
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Эчәргәме һәм күпме эчәргә икәнен хәл итәргә ярдәм итүче Изге Язмалардагы принципларны карап чыгыгыз. Эчү гадәтегез белән көрәшсәгез, нәрсә эшләп була икәнен белегез.
4. Эчәргәме, юкмы икәнен карар итегез
Гайсә алкоголь эчүгә ничек караган? Бу сорауга җавап белер өчен, аның беренче могҗизасына игътибар итегез. Яхъя 2:1—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Бу хәбәрдән Гайсәнең алкогольгә һәм аны эчкән кешеләргә карашы турында нәрсә белеп була?
Гайсә алкоголь эчүне хөкем итмәгән икән, без эчәргә булган кешегә ничек карарга тиеш?
Әмма мәсихчеләргә эчү тыелмаса да, кайчак бу урынсыз булырга мөмкин. Гыйбрәтле сүзләр 22:3 не укыгыз һәм эчәргәме, юкмы дигән карарыгызга мондый яклар ничек тәэсир итәчәк икәнен карап чыгыгыз:
сез машина йөртергә я техникада эшләргә җыенасыз;
сез авырлы;
табиб сезгә эчмәскә киңәш иткән;
эчкәндә, чамасын белмисез;
закон буенча, сезгә эчәргә ярамый;
сез эчмәскә булган кеше белән вакыт үткәрәсез. Аның элек алкоголь белән проблемалары булган.
Туйда я дуслык очрашуында исерткеч эчемлекләр тәкъдим итәргәме? Моны хәл итәргә ярдәм итүче ВИДЕОРОЛИК карагыз.
Римлыларга 13:13 һәм 1 Көринтлеләргә 10:31, 32 не укыгыз. Һәр өзекне укыганнан соң, сорауга җавап бирегез:
Бу принцип сезгә Йәһвә хуплаган карар кабул итәргә ничек ярдәм итә ала?
Һәр мәсихче алкоголь эчәргәме, юкмы икәнен үзе хәл итә. Ул кайчак исерткеч эчемлекләр эчсә дә, башка очракларда эчмәскә булыр
5. Чамасын белеп эчегез
Йәһвә исерткеч эчемлекләр эчүне хөкем итмәсә дә, ул күп эчүне хөкем итә. Ни өчен? Һошия 4:11, 18 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Кеше бик күп эчсә, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?
Безгә чамасын белеп эчәргә нәрсә булышыр? Безгә тыйнак булырга, ягъни мөмкинлекләребезнең чикләрен белергә, кирәк. Гыйбрәтле сүзләр 11:2 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен эчүдә үзебезгә чик кую файдалы?
6. Күп эчү гадәтеннән арыныгыз
Бер ир кешегә эчүен ташларга нәрсә ярдәм иткәнен белегез. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Алкоголь Дмитрийның үзен тотышына ничек тәэсир иткән?
Аңа эчүен ташларга җиңел булганмы?
Нәрсә ярдәмендә ул үз гадәтен ташлый алган?
1 Көринтлеләргә 6:10, 11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен эчкечелек җитди гөнаһ?
Эчкечеләрнең үзгәрә алганын нәрсә күрсәтә?
Маттай 5:30 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Кулны чабып ташлау, Йәһвәгә яраклы булыр өчен, безгә нәрсәдәндер арынырга кирәк икәнлеген аңлата. Сезгә эчү гадәтегезне ташлау авыр булса, нәрсә эшләп була?a
1 Көринтлеләргә 15:33 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Эчүгә килгәндә, дусларыгызның үзегезгә тәэсире нинди?
БЕРӘРСЕ: «Эчәргә ярамый мени?» — дип сорарга мөмкин.
Сез моңа ничек җавап бирер идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Йәһвә алкогольне күңелебезне шатландырсын өчен биргән. Ул күп эчүне һәм эчкечелекне хөкем итә.
Кабатлау
Изге Язмаларда алкоголь турында нәрсә әйтелә?
Чамасыз эчүнең куркыныч яклары нинди?
Эчүгә килгәндә, без башкаларның карарларын ничек хөрмәт итә алабыз?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Яшүсмерләр, эчүгә килгәндә, яхшы карарлар ничек кабул итә ала?
Эчүне ташларга ярдәм итүче адымнарны карап чыгыгыз.
«Алкогольгә дөрес караш үстерегез» («Күзәтү манарасы» 2010 ел, 1 гыйнвар)
Мәсихчеләр тост күтәрергә тиешме?
«Укучыларның сораулары» («Күзәтү манарасы» 2007 ел, 15 февраль)
«Дустым мине аракы мичкәсе дип атады» дигән мәкаләне укыгыз һәм бер кешенең ничек эчүен ташлаганын белегез.
«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 июль)
a Кайбер эчкечеләргә, эчү гадәтләрен ташлар өчен, табиб ярдәме кирәк булырдыр. Күп табиблар эчү белән проблемалары булган кешеләргә гел эчмәскә киңәш итә.
-
-
Кием һәм тышкы кыяфәтМәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
ДӘРЕС 52
Кием һәм тышкы кыяфәт
Кием һәм килеш-килбәткә килгәндә, безнең һәрберебезнең үзенә ошаган стиле бар. Изге Язмалардагы принципларны куллансак, тышкы кыяфәтебез белән үзебез дә канәгать булырбыз, Йәһвәне дә сөендерербез. Әйдәгез, бу принципларның кайберләрен карап чыгыйк.
1. Безгә нинди принципларны кулланырга кирәк?
Безгә «тыйнаклык, төплелек» белән «тиешле кием» сайларга кирәк һәм чиста тышкы кыяфәтебездән «Аллаһыга бирелеп яшәгәнебез» күренергә тиеш (1 Тимутигә 2:9, 10). Әйдәгез, бу дүрт принципны карап чыгыйк. 1) Киемебезнең «тиешле» булуы мөһим. Җыелыш очрашуларында күргәнегезчә, Йәһвә халкы төрлечә киенә. Ләкин безнең киемебез һәм прическабыз үзебез гыйбадәт кылган Аллаһыбызны хөрмәт иткәнебезне күрсәтә. 2) «Тыйнаклык» белән киенү тышкы кыяфәтебез башкаларда җенси теләкләр уятмаска һәм үзебезгә артык игътибар җәлеп итмәскә тиеш дигәнне аңлата. 3) Без, мода артыннан кумыйча, «төплелек» күрсәтәбез. 4) Тышкы кыяфәтебез «Аллаһыга бирелеп яшәгәнебезне» чагылдырырга һәм башкаларга хак Аллаһыга гыйбадәт кылганыбызны күрсәтергә тиеш (1 Көринтлеләргә 10:31).
2. Килеш-килбәтебез имандашларга ничек тәэсир итә ала?
Без үзебезгә ошаган кием кия алсак та, безгә тышкы кыяфәтебезнең башкаларга ничек тәэсир итәчәге турында уйланырга кирәк. Без беркемне дә рәнҗетмәскә, ә «якыныбызны ныгытыр өчен һәм аңа файда булсын өчен», аның күңелен табарга тырышырга тиеш. (Римлыларга 15:1, 2 укы.)
3. Килеш-килбәтебез башкаларны хак гыйбадәткә ничек җәлеп итәргә мөмкин?
Без, очрагына карап, тиешле кием кияргә тырышсак та, очрашуларга һәм хезмәткә барганда киемебезгә аеруча игътибарлы. Без башкаларның игътибарын мөһим хәбәрдән читкә юнәлтергә теләмибез. Киресенчә, без тышкы кыяфәтебез белән башкаларны хакыйкатькә җәлеп итәргә һәм «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизәргә» телибез (Титуска 2:10).
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Башкалар безне мәсихче буларак танысын өчен, киемебез һәм тышкы кыяфәтебез нинди булырга тиеш икәнен белегез.
Тышкы кыяфәтебез хакимлеккә ия кешеләрне хөрмәт итәбезме, юкмы икәнен күрсәтә. Йәһвә йөрәгебезне күрсә дә, килеш-килбәтебез дә аны хөрмәт иткәнебезне күрсәтергә тиеш
4. Яхшы килеш-килбәт Йәһвәне хөрмәт иткәнебезне күрсәтә
Тышкы кыяфәтебезгә игътибарлы булыр өчен иң мөһим сәбәп нинди? Зәбур 47:2 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Йәһвәнең хезмәтчеләре булуыбыз килеш-килбәтебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?
Сезнеңчә, очрашуларга я хезмәткә җыенганда, тышкы кыяфәт турында уйлау акыллымы? Аңлатыгыз.
5. Яхшы карарлар кабул итегез
Киемебез кыйммәтлеме, юкмы, ул чиста булырга һәм шартларга туры килергә тиеш. 1 Көринтлеләргә 10:24 һәм 1 Тимутигә 2:9, 10 ны укыгыз. Аннары җавап бирегез: ни өчен киемебез...
шакшы һәм җыйнаксыз булмаска тиеш?
тәнгә сылана торган, ачык я башкача җенси теләкләр уята торган булырга тиеш түгел?
Мәсихчеләр Муса кануны буенча яшәмәсәләр дә, ул Йәһвәнең фикер йөртүен ачыклый. Канун 22:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен без ир-атны хатын-кыздай, ә хатын-кызны ир-аттай итә торган кием кияргә һәм прическа йөртергә тиеш түгел?
1 Көринтлеләргә 10:32, 33 һәм 1 Яхъя 2:15, 16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен тышкы кыяфәтебез без яшәгән урындагы я җыелыштагы берәрсен рәнҗетмәсен өчен игътибарлы булырга кирәк?
Сез яшәгән җирдә кешеләр нинди кием кияләр һәм нинди прическа йөртәләр?
Сезнеңчә, бу киемнәрнең һәм прическаларның кайсылары мәсихчеләргә туры килмәс иде? Аңлатыгыз.
Безнең килеш-килбәтебез төрле дә булырга, Йәһвәне дә сөендерергә мөмкин
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Нәрсә телим, шуны киям»,— дип әйтә.
Сез моның белән ризамы? Аңлатыгыз.
ЙОМГАКЛАУ
Тышкы кыяфәтебез белән бәйле яхшы карарлар кабул иткәндә, без Йәһвәне һәм башкаларны хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез.
Кабатлау
Ни өчен киенү рәвешебез һәм килеш-килбәтебез Йәһвә өчен мөһим?
Кием һәм килеш-килбәткә килгәндә, безгә нинди принципларны кулланырга кирәк?
Безнең тышкы кыяфәтебез башкаларның хак гыйбадәткә карашына ничек тәэсир итә ала?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Киемегез сезнең турында нәрсә әйтә?
Ни өчен татуировка ясар алдыннан яхшылап уйланырга кирәклеген белегез.
«Изге Язмаларда татуировкалар ясау турында нәрсә әйтелә?» (Интернет мәкалә)
Карарларыбызга тәэсир итә алган өстәмә принципларны карап чыгыгыз.
«Кием-килбәтегез Аллаһыны данлыймы?» («Күзәтү манарасы» 2016 ел, сентябрь)
Бер эчкерсез хатын башкаларның килеш-килбәтенә карата акыллы караш ничек үстерә алган?
«Кием һәм тышкы кыяфәт минем өчен киртә булды» («Уяныгыз!» 2003 ел, 22 декабрь)
-