Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 сентябрь 27 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үлгәннәр, һичшиксез, терелтеләчәк!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Яңадан терелүгә өметнең көче бар
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Яңадан туу нәрсәне аңлата?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Үлеләр ничек терелеп торыр?»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 сентябрь 27 б.
Күктән төшкән яктылык аркасында Шаул күрү сәләтен югалта һәм җиргә егыла, аның янында башка яһүдләр басып тора.

Укучыларның сораулары

Рәсүл Паул, үзе турында «җитлекми туган бала» дип әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан? (1 Көринтлеләргә 15:8)

Паул 1 Көринтлеләргә 15:8 дә: «Ә инде миңа, җитлекми туган балага сыман, иң ахырда күренде»,— дип әйткән. Монда Паул күренештә күктәге Гайсәне күргән очракны күздә тоткан. Элек без Паулның «җитлекми туган бала» дигән сүзләрен ничек аңлый идек? Без бу күренеш аның өчен вакыттан алданрак тууга, ягъни күктәге тормышка терелтелүгә охшаш булган дип уйлаган идек. Андый терелтелү гасырлар үткәч кенә булырга тиеш булган. Әмма бу шигырьне тирәнтен тикшерү аңлавыбызга үзгәреш кертергә кирәклеген күрсәтте.

Шулай булгач, «җитлекми туган бала» дип әйткәндә, Паул нәрсәне күздә тоткан соң? Бу сүзләрне төрлечә аңлап була.

Паулның мәсихче булып китүе көтелмәгән хәл була һәм аңа авырту китерә. Бала җитлекми туганда, бу, гадәттә, көтелмәгән хәл була. Шаул (соңрак ул Паул дип атала башлый) Дәмәшекъкә мәсихчеләрне эзәрлекләргә барганда, күренештә терелеп торган Гайсәне күрермен дип уйламагандыр да. Паулның мәсихче булып китүе үзе өчен генә түгел, ә шулай ук Дәмәшекътәге мәсихчеләр өчен дә көтелмәгән хәл булган. Өстәвенә, бу очрак аңа авырту китергән, чөнки ул вакытлыча күрү сәләтен югалткан (Рәс. 9:1—9, 17—19).

Паул, «көтелмәгәндә», мәсихче булып киткән. «Җитлекми туган бала» дип тәрҗемә ителгән грек сүзен шулай ук «көтелмәгәндә туган бала» дип тә тәрҗемә итеп була. Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә бу шигырь болай дип бирелгән: «Мин, әйтерсең лә, беркем дә көтмәгәндә тудым» («The Jerusalem Bible»). Паул мәсихче булып киткәндә, Гайсә инде күккә кайткан булган. Башка мәсихчеләрдән аермалы буларак, Паул терелтелгән Гайсәне, ул күккә күтәрелгәнче, күрмәгән булган (1 Көр. 15:4—8). Ә Гайсә аңа көтмәгәндә күренгәч, Паулның андый мөмкинлеге туган. Әмма бу, «көтелмәгәндә» булганга, вакытсыз булып тоела алган.

Ул үзе турында тыйнаклык белән сөйләгән. Кайбер белгечләрнең фикере буенча, Паул монда үзе турында кимсетеп сөйли. Бу чынында шулай икән, Паул үзенә күрсәтелгән хөрмәткә лаек булмаган дип санаган. Һәм чыннан да алга таба Паул болай дигән: «Мин бит рәсүлләрнең иң кечесе, һәм Аллаһы җыелышын эзәрлекләгәнгә, рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен. Ләкин мин кем булсам, Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә шул булдым» (1 Көр. 15:9, 10).

Шулай итеп, Паул, күрәсең, Гайсәнең үзенә көтмәгәндә һәм кинәт күренүен я башкалар көтмәгәндә мәсихче булып китүен я андый гаҗәеп күренешне алырга лаек булмаганын күздә тоткандыр. Ничек кенә булмасын, шул күренеш Паулның күңелендә тирән эз калдырган. Бу аңарда Гайсәнең үледән терелтелгәненә бер шик тә калдырмаган. Шуңа күрә Паулның, вәгазьләгәндә, ни өчен бу очракны еш телгә алганы аңлашыла (Рәс. 22:6—11; 26:13—18).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу