Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 апрель 13-14 б.
  • Җаваплы абый-кардәшләр, Тимутидән үрнәк алыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җаваплы абый-кардәшләр, Тимутидән үрнәк алыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИМУТИДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ
  • ХӨРМӘТЛЕ ВАЗИФАЛАРЫГЫЗНЫ КАДЕРЛӘГЕЗ
  • Хезмәтегезне чын йөрәктән башкарыгыз!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Алга китешең ачык күренсен
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Яшьләр Аллаһыны данлаучы максатлар куегыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • «Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 апрель 13-14 б.
Тимути

Җаваплы абый-кардәшләр, тимутидән үрнәк алыгыз

СОҢГЫ ел дәвамында бөтен дөнья буенча Йәһвә халкында меңләгән абый-кардәш өлкән я хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнде. Шул абый-кардәшләрнең берсе булсагыз, сез хезмәт белән бәйле яңа вазифалар алуыгызга бик шатланасыздыр.

Шулай да сезнең кайбер борчылулар да булырга мөмкин. Джейсон исемле яшь өлкән болай дип сөйли: «Өлкән итеп билгеләнгәч, минем вазифаларым күбәйде. Моңа ияләшергә туры килде». Муса һәм Ирмия, Йәһвәдән яңа йөкләмә алгач, башта аларны үти алмас дип санаган (Чыг. 4:10; Ирм. 1:6). Сез дә шундый хисләр кичерәсез икән, ничек алардан арынырга һәм тәҗрибәле өлкән я хезмәттәш ярдәмче булып китәргә? Тимутинең мисалы бу сорауга җавап табарга булыша (Рәс. 16:1—3).

ТИМУТИДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

Рәсүл Паул Тимутине миссионер хезмәтендә юлдаш булырга чакырганда, Тимутигә, күрәсең, 20 яшьләр тирәсе булган. Тимути, яшь булганга, башта үзенең көчләренә ышанып бетмәгәндер һәм яңа вазифаларын оялып үтәгәндер (1 Тим. 4:11, 12; 2 Тим. 1:1, 2, 7). Әмма, якынча ун ел үткәч, Паул Филипия шәһәрендәге җыелышка болай дип әйтә алган: «Тиздән яныгызга Тимутине җибәрермен дип өметләнәм. Чөнки аңа хас карашлы... башка беркемем дә юк» (Флп. 2:19, 20).

Тимутигә яхшы өлкән булып китәргә нәрсә ярдәм иткән һәм аның мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

Тимути апа-кардәшкә бүләк бирә

1. Ул кардәшләр хакында эчкерсез кайгырткан. Паул Филипиядәге кардәшләргә: «[Тимути] сезнең хакта... ихлас күңелдән кайгыртыр»,— дип язган (Флп. 2:20). Әйе, Тимути кайгыртучан булган. Ул башкаларның рухи иминлеге белән эчкерсез кызыксынган һәм аларга ярдәм итәр өчен бар көчен куйган.

Пассажирлар утырту турында түгел, ә графиктан калышмау турында гына уйлаган автобус йөртүчегә охшап китмәгез. 20 елдан артык өлкән булып хезмәт иткән Уильям яңа гына билгеләнгән абый-кардәшләргә мондый киңәш бирә: «Кардәшләрне яратыгыз. Формалист булмагыз, күбрәк кешеләрнең ихтыяҗлары турында уйлагыз».

Тимути кешегә вәгазьли

2. Ул рухи эшләрне беренче урынга куйган. Тимутине башкалар белән чагыштырып, Паул болай дигән: «Калганнары бит Гайсә Мәсих турында түгел, ә үзләре турында уйлап яши» (Флп. 2:21). Паул бу сүзләрне Римда язган. Ул андагы абый-кардәшләрнең күбрәк шәхси эшләре белән мәшгуль булганнарына игътибар иткән. Аларга фидакарьлек җитеп бетмәгән. Ләкин Тимути алардан аерылып торган! Яхшы хәбәр таратырга мөмкинлек туганда, ул «Менә мин! Җибәр мине!» дип әйткән Ишагыя рухын чагылдырган (Ишаг. 6:8).

Алтын урталыкны табып, шәхси эшләргә дә, җыелыштагы эшләргә дә тиешле игътибар бирергә сезгә нәрсә ярдәм итәр? Беренчедән, приоритетларны дөрес куегыз. Паул болай дип язган: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Флп. 1:10). Аллаһы өчен мөһим булган нәрсәләр сезнең өчен дә мөһим булсын. Икенчедән, тормышыгызны гадиләштерегез. Вакытыгызны һәм көчегезне урлаган нәрсәләрдән баш тартыгыз. Паул Тимутигә мондый киңәш биргән: «Яшьлеккә хас теләкләрдән кач. ...Тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, тынычлыкка омтыл» (2 Тим. 2:22).

Тимути җыелышта нотык сөйли

3. Ул изге хезмәттә тырыш булган. Паул Филипиядәге мәсихчеләргә: «[Тимути] үзенең нинди булуын күрсәтеп, минем белән яхшы хәбәр таратуда, атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, кол булды»,— дип язган (Флп. 2:22). Тимути ялкауланмаган һәм, Паул белән иңгә-иң хезмәт итеп, тырышлыклар куйган. Бу аларны бер-берсенә тагы да якынлаштырган.

Бүген Аллаһы оешмасында эш бик күп. Бу эштә катнашу канәгатьлек китерә һәм кардәшләр белән берләштерә. Шуңа күрә изге хезмәттә ашкынып катнашыгыз. «Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрегез күп булсын» (1 Көр. 15:58).

Тимути рәсүл Паулдан өйрәнә

4. Ул белгәннәрен тормышта кулланган. Паул Тимутигә болай дип язган: «Син өйрәтүемә, яшәү рәвешемә, максатыма, иманыма, түземлелегемә, мәхәббәтемә, чыдамлылыгыма иярдең һәм үрнәгемне төгәл тоттың» (2 Тим. 3:10). Тимути, тормышында белгәннәрен кулланганга, җаваплы вазифалар үтәргә яраклы булган (1 Көр. 4:17).

Ә сезнең үз тәҗрибәсе белән уртаклаша алган җитлеккән дустыгыз бармы? Булмаса, ни өчен эзләп карамаска? Күп еллар өлкән булып хезмәт иткән Том болай ди: «Бер тәҗрибәле өлкән мине үз канаты астына алды һәм күп нәрсәгә өйрәтте. Мин һәрвакыт аңардан киңәшләр сорадым һәм аларны куллана бардым. Моның ярдәмендә кыюлыгым тиз арада артты».

Тимути, башкаларны өйрәтер өчен, шәхси өйрәнү үткәрә

5. Ул үзен даими рәвештә күнектергән. Паул Тимутине болай дип дәртләндергән: «Аллаһыга бирелеп яшәр өчен, үзеңне күнектер» (1 Тим. 4:7). Атлетның тренеры булса да, ул үзе дә күнегүләр ясарга тиеш. Паул Тимутигә мондый сүзләр язган: «Башкалар алдында кычкырып укы, үгет-нәсыйхәт бир һәм өйрәт, үзеңне шуңа багышла. [...] Алга китешең һәркемгә ачык күренеп торсын өчен, моның барысы турында уйлан, шулар белән мәшгуль бул» (1 Тим. 4:13—15).

Сезгә дә рухи яктан остара барырга кирәк. Рухи яктан үсүегезне дәвам итегез һәм оешманың иң соңгы җитәкчелеге буенча эш итегез, рухи нәрсәләрдә артта калмагыз. Өстәвенә, үз-үзегезгә чиктән тыш ышанудан сакланыгыз. Мин болай да тәҗрибәле, шуңа күрә тикшерү үткәрмичә дә бу сорауны хәл итә алам, дип беркайчан да уйламагыз. Тимути кебек, үз-үзегезне күзәтеп торыгыз һәм өйрәткәннәрегезгә игътибарлы булыгыз (1 Тим. 4:16).

Тимути дога кыла

6. Ул Йәһвә рухына таянган. Тимутинең хезмәтен күздә тотып, Паул аңа болай дип язган: «Үзеңә ышанып тапшырылган бу хәзинәне бездә яшәүче изге рух ярдәме белән сакла» (2 Тим. 1:14). Үз хезмәтен алга таба да дәвам итәр өчен, Тимутигә Аллаһы рухына таянырга кирәк булган.

Дистәләгән еллар өлкән булып хезмәт иткән Дональд кардәш болай ди: «Билгеләнгән ир-атлар Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен кадерләргә тиеш. Шулчак „аларның көченә көч кушылыр“ [ягъни алар көчле булыр]. Аллаһыдан изге рух сорап дога кылсалар һәм рух җимешен тәшкил иткән сыйфатлар үстерсәләр, бу абый-кардәшләр җыелыштагылар өчен чын фатиха булыр» (Зәб. 84:7; 1 Пет. 4:11).

ХӨРМӘТЛЕ ВАЗИФАЛАРЫГЫЗНЫ КАДЕРЛӘГЕЗ

Яңа гына билгеләнгән шулкадәр күп абый-кардәшләрнең рухи яктан үсүләрен күрү бик шатлыклы. Мәкалә башында искә алынган Джейсон болай ди: «Өлкән булып хезмәт итеп, мин күп нәрсәгә өйрәндем, һәм хәзер үз-үземә ышанычым ныгыды. Вазифам миңа зур шатлык китерә, мин аны зур хөрмәт дип саныйм!»

Сез тәҗрибәлерәк өлкән я хезмәттәш ярдәмче булырга телисезме? Алайса, Тимутидән үрнәк алыгыз. Шулчак сез дә кардәшләрнең сөенече булырсыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу